05.04.2017 Медицина
Трансплантология һәм донорлык – хәрәмме, хәләлме?
Трансплантология, ягъни әгъзаларны күчереп утырту мәсьәләсендә бәхәсләр гел булып тора. Бу мәсьәләдә җәмәгатьчелекнең, табибларның, галимнәрнең фикерләре кайчак бер-берсеннән аерыла. Казандагы Галиев мәчетендә узган бәхәс клубында әлеге гамәлгә дини яктан да тукталдылар. Чарага Сәламәтлек саклау министрлыгы юристы Татьяна Стрюкова килгән иде.
Юрист фикеренчә, кеше әгъзаларын, тукымаларын күчереп утырту бүген дә актуаль. 1992 елда трансплантология буенча кабул ителгән федераль законда хокуклар һәм бурычлар хакында бәйнә-бәйнә язылган. Татарстан табиблары да федераль нормалар буенча эшли. Әгъза күчереп утыртуны бары тик дәүләт оешмасында гына башкарырга ярый. Аның өчен махсус лицензия кирәк. Татарстанда трансплантология белән 1991 елдан шөгыльләнәләр. Бездә күбрәк авыру кешегә туганнарыннан бөер күчереп утыртыла, Бавыр, күзнең мөгез катлавын күчереп утырту очраклары да бар. Ихтыяҗ зур булганлыктан, пациентлар федераль үзәкләргә дә җибәрелә. Закон нигезендә әгъзаларны сату тыела.
Федераль закон исә табибларга үлгән кешенең әгъзасын алып, аңа мохтаҗ кешегә куюны тыймый. Белгечләр бу хакта вафат булучының якыннарына хәбәр итмәскә дә мөмкин. Менә ул ягы каршылыклы фикерләр уята да. Кайбер кеше үзе үлгәннән соң әгъзасын файдалануга катгый каршы. Бу хакта паспортка да, медицина полисына да кисәтү язуы теркәргә рөхсәт ителми. Паспорт эчендә үз кулың белән язылган, имза куйган язу йөртсәң генә. Ләкин адәм баласы исән чагында бу хакта уйлыймы соң? Татьяна Стрюкова әйтүенчә, законда ризалык бирүнең ниндидер бер формасы турында фикерләр юк. Тик үлгән һәрбер кешене яралар һәм әгъзасын алып калалар, дип уйлау шулай ук дөрес түгел. Трансплантология – шактый четерекле һәм катлаулы процедура.
1991 елдан республикада барлыгы 333 кешегә әгъза күчереп утыртканнар. Узган ел 19 очрак булган. Әйткәнебезчә, күбрәк бөер күчереп утырту операцияләре башкарыла. Аның өчен сырхауның якыннарының әгъзасы файдаланыла, әйтик, әти-әниләр балаларына бирә. Пациент озак вакыт медицина оешмасында тикшеренү уза. Әгъза күчереп утырткач, тиешле дәва билгеләнә.
Безне бу гамәлнең шәригать буенча ничек кабул ителүе дә кызыксындыра. Россия Ислам университетының өлкән мөгаллиме, Голәмәләр шурасы советы әгъзасы Рөстәм Нургалиев фикеренчә, беренчедән, дин кеше әгъзалары белән сату итүне катгый тыя. Шулай ук башка төрле аятьләр дә бар. Әгәр кеше гомеренә куркыныч яный икән, бер кешенең әгъзасын икенче кешегә күчерү рөхсәт ителә. Мөгаллим фикеренчә, бу кан тапшыруга да кагыла.
Чөнки донорлыкны да хуплаучылар да, аңа каршы чыгучылар да бар. Әйтик, мөселман операция вакытында яки бала тапканда бик күп кан югалткан ди, аңа чит кеше канын салу хәрәм саналмый. Тагын бер ягы: кеше кан тапшырганнан соң, ашау-эчү, тернәкләнү өчен күпмедер акча ала. Ул дәүләт тарафыннан шулай куелган. Бу акча да хәрәм түгел, чөнки ул савыгу өчен тотыла. Кеше гомеренә куркыныч янаганда үзеңнең сәламәтлегеңә күпмедер дәрәҗәдә зыян китереп, әгъзаңны бирү дә дин буенча тыелмый. Киресенчә, изге гамәл. Чөнки ниндидер табыш артыннан куу түгел, ә кемнедер исән калдыру максатыннан эшләнә.
Медицинада йөрәге авырткан кешегә кабан дуңгызы йөрәге клапаны күчереп утырту да киң кулланылышта. Тагын бер урынлы сорау килеп чыга: бу процедура мөселман өчен фарызмы? Мөселманга дуңгыз ите, тиресе, каны, әгъзаларын куллану тыелган. Рөстәм Нургалиев фикеренчә, монда да ике уйлап торасы түгел, кадерле вакытны ычкындырырга ярамый. Сәламәтлеккә, гомергә куркыныч яный икән, дин каршы килми.
Үлгәннән соң әгъзаларны алу мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтсак, аның буенча интернетта ачык база булсын иде. Бәхәс клубында катнашучылар әнә шундый фикердә. Анда бу гамәлгә кемнең әзер, кемнең каршы булуы хакында мәгълүматлар тупланса, табиблар вафат булган кешенең әгъзасын алганчы, шул базага күз салыр иде.