поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2009 Могҗиза

АКАМУЛЛА КҮЗЛӘРЕ

Сектага кереп китүе бик тиз икән ул. Гомер андый упкынга эләкмәм дип үземә-үзем нык ышанып йөргән бер мәлдә чак кына "дөньяны әшәкелектән арындыручылар" рәтенә керми калдым.

Бәләкәй улым тумыштан ук тынычсыз булды. Туганчы да, тугач та табиблар кат-кат тикшерде, төрледән-төрле диагнозлар куелды. Им-томчылар да калмады, әбиләр дә күп өшкерде. "Балагызда сихер көчле, корсакта чакта ук үлсен дип ясаганнар". Күрәзәчеләр беравыздан шулай дип тәкрарлый. Алар сүзенә бик ышанмасам да, күңелгә шик кереп оялады. Намазларымны укыган вакытта Ходайдан баламны савыктыруын кат-кат ялварып сорыйм, сәбәбен күрсәт, чишелеш юлларын бир, дим.

 

Бервакыт каенана: "Безнең күршеләргә бер сәер кеше килде. Янына кереп чыкканнар аны могҗиза иясенә тиңлиләр. Килеп карамыйсыңмы?" – дип башка шәһәрдән шалтырата.

 

Сәер кеше дигәне 45-50 яшьләрдәге бер ир-ат икән. Аякларын бөкләп, кәнәфигә менеп утырган. Башында түбәтәй. Үзен Акамулла дип таныштырды. Чегәнгә охшап тора. Бүлмәсенә килеп керүгә үк Акамулла миннән күзен алмады. Иремә дә күз салмый бу, балага да игътибарсыз.

 

– Син нәрсәдән куркасың? – Аның беренче соравы шул булды.

 

Үзем дә сизмәстән, нәрсәдән курыкканымны искә төшерә башладым. Чыннан да, мин кайчак бик куркам икән шул. Артымнан гел кемдер йөргән төсле тоела. Кайчак төннәрен куркып уянам да 2-3 сәгать тынычлана алмыйм. "Фатиха", "Аятел-көрси" догаларын кат-кат укыганнан соң гына арып йокыга китәм. Мин боларның барысын да искә төшергән вакытта Акамуллага да сөйләп барганмын икән. Үзем исә сизми дә калдым.

 

– Йә, аңлашылды, – ди бу. – Хәзер инде курыккан чагыңны күзалла да үзеңне читтән кара. Артыңда кем бар, нигә син аннан куркасың?

 

Бер ноктага төбәлдем дә, бер мәл эчендә күзләремдәге ниндидер бер пәрдә ачылып киткәндәй булды. Үземне үзем ерактан карап торам төсле. Ә артымнан зур башлы, озын койрыклы аҗдаһа йөри. Имәнеп үк киттем. Аждаһаларны әкиятләрдән генә карап беләм бит. Ә тормышта ул каян килергә мөмкин соң?

 

– Аптырама, – ди Акамулла.– Әгәр дә кешедә сихер йә берәр бозым бар икән, ул елан, бака, аждаһа кебек теләсә нинди берәр җан иясе булып күренергә мөмкин. Хәзер инде игътибарыңны арттыр. Менә шул җан ияләре белән синең арада нинди бәйләнеш бар: җеп, энә, тәре юкмы?

 

Үзе сөйләве буенча, Акамулла кебек кешеләр дөньяда берничә генә икән. "Безне Ходай җир йөзендәге сихерчеләр белән көрәшергә җибәрде. – Моннан соң син дә безгә ярдәм итә алачаксың",– ди бу, минем ризалыгымны да сорамыйча. Ул – шундый кеше, икеләнергә бер урын да калдырмый. Әйтте – бетте. Ходай шулай язган, шулай булырга тиеш. Алда килеп туган проблемаларның барысы да сихер-бозымга бәйле икән. Һәрхәлдә, бу кеше миңа да, бүлмәдә утырган башкаларга да шулай аңлатырга тырышты. Аңа гозере төшеп килгән кешеләрне ул башта "чистартырга" куша. Моны инде минем кебек "күзләре ачтырылган" кешеләр башкарырга тиеш. Кешенең үзен "чистартып" бетергәннән соң, аның нәсел-нәсәбе тикшерелә, алар да "чистартыла". Шуннан соң гына Акамулла 3-4 сәгать тоташ бу кешене өшкерә башлый. "Чистартмыйча" өшкерүнең файдасы юк, дип аңлата ул.

 

Мин бит баламны күрсәтергә дип килгән идем. Акамуллага һаман улым турында әйтмәкче булам. Ул исә мине ишетми дә. Һаман үземне карата. "Гаиләңне, нәселеңне чистартыйк, аннан соң барыгызны да өшкерермен", – ди бу.

 

Беренче көнем иртәнге сигездән алып кичке тугызга кадәр әнә шулай "чистарту" эшләре белән узды. Иремне дә, каенанамны да, баламны да, туганнарымны да "чистарттым". Аларның һәркайсында сихер-бозым икән. Икенче көнне теләмичә генә тагын Акамуллага кереп киттем. Ул көнне дә вакыт шулай "чистартып" узды. Акамулланың башкаларны ничек өшкергәнен карап тордым. Өч сәгать тоташ өшкерә. Ләкин бик тиз укый бу догаларны. Хәтта чамалап та калып булмый. Күп укыйсы булганга шулай тиз тота торгандыр инде, дип уйладым мин. Мине исә өченче көнне генә өшкерәчәген әйтте. Тагын төннәрен йоклый алмадым. Бер кара усал эт артымнан куа, ул да түгел, буа башлый. Карасам, күзләре урынында – Акамулла күзләре... Бу кеше белән бәйләнешле вакыйлар төшемә гел кара төсмерләр белән керә, гел куркып уянам. Акамулланың үзенә бу хакта сөйләп бирдем. "Сиңа карата җеннәр, шайтаннар сугыш ачкан. Мине синең алда әшәке итеп күрсәтәселәре килә", – дип аңлата бу. Минем бер дә ышанасым килми. Саваплы эш булса, Ходай аны барыбер берәр ничек сиздерергә тиеш ләбаса. Өченче көнне дә бик авырлык белән генә кердем Акамуллага.

 

– Минем бер генә дә бу эшләр белән шөгыльләнәсем килми, – дим.– Күңелем бары тик намаз гына укырга куша, бу эшләр минем өчен түгелдер кебек, күңел тынычлыгымны югалттым, – дим.

 

Акамулланың күзләре ачу белән тулды:

 

– Мин бит сиңа намаз укымаска кушмыйм. Анысын да эшлә, монысы да бик кирәк. Без чистартмасак, дөньяны кем чистартыр соң? Менә өшкергәннән соң күрерсең, күзләрең тагын да әйбәтрәк күрә башлар. Сихер-бозымнарны тагын да яхшырак чистарта алачаксың, – дип бу мине өшкерә үк башлады.

 

Өшкергән вакытта күз алдыма берни дә килмәде. Берара үзем дә сизмәстән "Ихлас" сүрәсен укый башлаганмын. Кат-кат укыйм, күз алларым яктырып китте, хәтта тынычланып йоклап та киткәнмен. Төш күрәм. Алдымда бер өстәл тора. Анда исә ачык Коръән китабы ята. Бүлмә эче яп-якты. Бер ак сакаллы бабай: "Сиңа, кызым, әнә шул Коръән юлыннан гына барырга кирәк, башка юлларга кермә, шайтан күзеңне буа", – ди. Уянып киттем. Акамулла һаман нәрсәдер мыгырдый. Иң кызыгы шул: мин янә "Ихлас" сүрәсен укый башлагач, укый алмый башлады бу. Туктап кала, сүзнең беренче хәрефен генә әйтә дә дәвам иттерә алмый. Көчкә-көчкә укып бетерде. Мин исә көчкә-көчкә түзеп яттым. Тизрәк сикереп торып, бу өйдән бөтенләйгә чыгып китәсем килде.

 

Урамга чыккач, рәхәтләнеп киттем, ниндидер бер җиңеллек тойдым. Әле хәзер, ул вакыйгалардан соң берничә ай вакыт узгач кына, нинди юләрлек эшләгәнлегемне аңладым. Көннәр буе, бер ноктага карап, күз алдына килгән елан-чаяннар белән виртуаль төстә көрәшеп утыруның нинди савабы булсын инде? Миңа калса, бу кеше (ул аны үзе дә инкарь итми) үз кул астына кешеләр җыя. Бу язмам аша сихер-бозымнан арынырга теләп теләсә нинди чараларны кулланырга да әзер булучыларны кисәтәсем килә. Ялгыш юлга кереп китүе бик тиз икән, мине Ходай саклады.


Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 240 | 01.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»