|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2017 Мәгариф
Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары мастер-класс үткәрдеМәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү практикасы үзәгендә «МУВИ» форум-театрының мастер-классы узды. Әлеге очрашуны «Имин мәгариф мөхите» проекты авторлары оештырды. «МУВИ» (Мирное Урегулирование Вопросов Интернационала) форум-театры Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистарының иҗат проекты. Аның асылында милләтара киеренкелекне уен формасында чишү ята. Форум-театр командасы үсештә, яңа катнашучыларны кабул итә, актуаль сценарийлар төзи, конфликтлы вакыйгадан чыгу юлларын яшьләр белән бергәләп эзли. Форум өлешенә күчү күп кенә студентларны гаҗәпкә калдырды. Тамашачы роленнән алар сценарийны теләгәнчә үзгәртә алучы актер роленә күчтеләр, вакыйга герое булып уйнадылар һәм сюжет конфликтын чиштеләр.
--- |
Иң күп укылган
|