поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.03.2017 Җәмгыять

Беренче татар barber! Кем ул? Нәрсә ул? (ФОТО, ВИДЕО)

Билгеле булганча, Казанда шактый барбершоплар эшләп килә. Ә гади чәчтарашханә белән барбершоп нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсыз? Барбершоп – ул бары ир-атлар территориясе. Анда чәчне дә бары ир-ат чәчтарашлар гына кисә, буый һәм башкасы. Шулай итеп, беренче татар barber белән таныш булыгыз!

Ул – Илнар Сафин. Казан егете. Бик аралашучан. Чын татар егете. Җитмәсә, җырчы Эльмира Кәлимуллинаның икетуган энесе дә булып чыкты.

–    Илнар, син беренче татар barber. Бу профессия турында тулырак сөйләп кит әле.

–    Barber инглиз теленнән кергән сүз. Ир-атлар чәчтарашы дигәнне аңлата. Мин бары ир-атлар белән генә эшлим. Ислам кануннарына туры килерлек эшне бик озак эзләдем. Кайда һәм кем булып кына эшләмәдем мин. Ниһаять, үземне таптым. Барбер эшендә син бары ир-атлар белән генә эшлисең. Бүгенге көндә Казанда ир-атларны ир-ат кисә алырлык чәчтәрашханәләр бик аз. Ничектер бу эшемнең хәләл булуын теләдем. Әлегә мин шәхси эшмәкәрнең салонында эшлим. Киләчәктә үземнең чәчтарашханәләр челтәрен булдырырга телим.

–    Гомумән, барбер эшенә ничек кереп киттең? Моңарчы кайсы уку йортларында белем алган идең?
–    Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура институтында белем алдым. Төзелеш көллиятендә эретеп ябыштыручыга да укып чыккан идем. Массажист курсларында да укыдым. Төрле профессияләрдә эшләп кардым. Менә соңгы ел ярым да гына күңелемә якын булган профессияне таптым. Моңарчы 8 ел буе дзюдо белән шөгыльләндем. Спортчылар массажисты булып эшләдем. Бер әйберне аңлап бетермәгәнмен.

Бармаклар аша кешенең начар энергетикасы күчә. Эштән кайткач, нык арый идем. Ул чагында душ белән ванна гына коткарды. Аннары мин кеше йөзләрен сүрәткә төшерергә яратам. Прическаларын уйлап, ак биткә төшердем. Шул рәсемнәремне таныш барбер күреп алды да, “Син кешеләргә бик оста образ тудыра алыр идең. Мин сине чәчтарашханә һөнәренә өйрәтәм. Ошаса каласың, ошамаса башка юлны сайларсың”, – диде. 3 ай буе иртәдән кичкә кадәр аның барбершобында ныклап өйрәндем. Кичке тугызда гына өйгә кайта торган идем. Чын мәгънәсендә барбер һөнәрен үз иттем. Чәчтараш эше – ул кеше чәчен генә кистем түгел. Баш формалары төрле булган кешеләр килә. Зур яки кечкенә булырга мөмкин. Йөзенә туры килерлек итеп чәчләрен кисәргә кирәк. Үзенә ошарлык итеп образ тудыру алырга тиешбез.

–    Димәк, бу синең соңгы профессияң.
–    Әйе, барбер булу миңа бик ошый. Бигрәк тә беренче татар барберы булу. Эшемнең хәләл икәнлеген беләсең. Хатын-кызларның чәчләрен кисмим. Чит хатын-кыз чәченә кагылу харам бит (елмая).

Профессия буенча шуны әйтер идем. Ярты ел Төркиянең Истамбул шәһәрендә яшәдем. Анда гид булып эшләдем. Русчадан төрекчәгә, төрекчәдән русчага, татарчадан төрекчәгә тәрҗемә иттем. Шул вакытта профессия турында ныклап уйландым. Ә Төркиядә миңа профессиягә карата мөнәсәбәт ошады. Безнең илдә күп кешеләр булачак профессиясе аңа туры киләчәкме-юкмы турында уйланмыйча, әлеге уку йортына укырга керә. Мәсәлән, мин инженер, банкир буласым килә дип, шунда юл тота. Ул кая барасын белмичә бара. Ә бәхетле кешеләр алар кечкенәдән үк кем буласыларын белеп, әлеге һөнәр буенча укырга керәләр.

–    Ә син кечкенә чагыңда кем булырга теләдең?
–    Белмәдем, әлбәттә. Янгын сүндерүче, коткаручы булырга
хыялландым. Кешеләргә булышырга тели идем. Булачак профессиям кешеләргә файда китерерлек булырга тиеш дип санадым. Мәсәлән, миңа бик күп студент егетләр чәчләрен рәтләргә киләләр. “Бу уку йортына ни өчен барырга булдың?” – дип сорыйм алардан. 70%ы: “Әти-әниләр куштылар”, – ди. Алар әти-әниләренең сүзләренә карап, 5 ел вакытларын бушка үткәрәләр. Минемчә, булачак профессия кешенең үзенә ятышлы булырга тиеш. Аңа бит киләчәктә бу юнәлештә эшләргә дә кирәк. Мәсәлән, Истамбулда итекче профессиясе бик абруйлы. Итекче әти кеше баласын кечкенәдән үк әлеге эшкә өйрәтергә мөмкин. Әгәр бездә, Россиядә, берәр кызга “Ул егет итекче булып эшли” дисәң, кыз әлеге итекче егет белән танышмаячак! Чөнки бездә бу профессияне җитди эш дип карамыйлар.

–    Бик күп ир-ат татар йолдызлары синдә чәчләрен рәткә китерә дип беләм.
–    Әйе, соңгы вакытта Салават Миңнеханов, Булат Бәйрәмов, Илгиз Шәйхразиев, блогер Татар малай, гитарист Альберт Исмаилов кебек йолдызлар булып китте.

–    “Ярдәм” мәчетендә хәйриячелек күрсәткәнсең. Бу идея каян килде?
–    Идеяләр миндә ташып тора. Аны тормышка ашырып кына барырга вакыт җитсен. “Ярдәм” мәчетендә авыру, гарип булган ир-атларның чәчләрен кисү акциясен уздырырга теләп, башта танылган җырлар авторы Лилия Сәләхетдиновага чыктым. Ул әлеге мәчетнең активисты.

Рәхмәт аңа, идеямне күтәреп алды. Шулай итеп, ике көнемне әлеге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә багышладым. Беренче килүемдә ир балаларның чәчләрен кистем, ә икенчесендә коляскада утыручыларны. Кемнәргә яңа образ тудырдым, алар шатлыкларыннан нишләргә белмәде. Ә кем күрми, алар миннән кемгә охшаганлыклары турында сорадылар. “Коръән”не яттан белүче Имранны беләсездер. Ул шул сорауны миңа биргән иде. Хәйрия акциясендә төшкән фотоларны Лилия апа интернетка куйгач, бөтен кеше күрде. Сораулар да күп булды.

Аеруча рәхмәт сүзләре. Үземнең социаль челтәрләремдә фотоларны куярга ашыкмадым. “Показуха” булуыннан курыктым. Алла боерса, 3 апрель көнне шушы ук хәйриячелек акциясен Рональд Макдональд йортында уздырачакмын.

–    Чит илләрдә булырга яратасың. Якын киләчәктә кая барырга уйлыйсың?
–    Апрель аенда Малайзиягә җыенам. Чит илләргә ял итәргә йөрмим мин. Дөрес аңлагыз. Күбрәк шушы илне өйрәнергә, кругозорны арттыру максатыннан. Малайзиядә барбер һөнәре алга киткән. Шул максаттан да анда юл тотмакчы булам. Анда барып кайткач, күргәннәремне сөйләрмен.

 

Эльза ГАЗИЗОВА


---
Матбугат.ру
№ --- | 30.03.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»