поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.11.2009 Җәмгыять

ПРОМОУТЕР БУЛЫП ЭШЛӘП КАРАДЫМ ӘЛЕ...

Эре сәүдә үзәкләре, урам чатларында сәеррәк киемнәргә төренгән яшь егет һәм кызларны еш күрәбез хәзер. Аларның берсе сиңа реклама кәгазьләре сузып төрса, икенче берләре махсус акцияләрдә катнашырга өнди. Ара-тирә йогурт, тәмәке, кофе таратып торучысы да очрый. Нинди генә булмасын алар барысы да реклама тармагында хезмәт куя һәм промоутер дип атала. Аерым бер вакыт аралыгында гына булгалый торган мондый эштә хезмәт хакы сәгатьләп түләнә, бәлки шуңадыр да күпчелек очракта промоутер булып студентлар эшли.

Казандагы эш базарының торышын “тикшереп” йөргәндә, миңа да промоутер булып эшләп алырга тәкъдим иттеләр. Бу эш белән шөгыльләнүче махсус фирмалар аша түгел, турыдан-туры кибет хуҗасы белән элемтәгә кердем мин. Шуңа да акчасын эшләп бетерүгә бирәбез, дип вәгъдә иттеләр. Моңа кадәр әлеге һөнәр белән таныш булмаганлыктан, ризалаштым – бу тормышта барысын да татып карарга кирәк...

 

Минем эшем шәһәрнең эре сәүдә үзәгендә дүрт сәгать дәвамында махсус нәшер ителгән “листовкалар” таратудан гыйбарәт иде. Уч төбе хәтле әлеге “битчектә” кибет, анда сатыла торган товарлар хакында тулы мәгълүмат бар. Минем максат – икенче катта урнашкан әлеге кибеткә мөмкин кадәр күбрәк халык җәлеп итү. Ә кибеттә мунча, сауна өчен махсус товарлар сатыла. Биредә мунча себеркесеннән алып әзер саунага кадәр бар нәрсәне дә сатып алырга мөмкин.  Әйтергә кирәк, әйберләре шактый кыйммәт. Шуңа күрә клиентлар да хәлле кешеләр.

 

Әйләнә-тирәдәге халыкның игътибарын җәлеп итү максаты белән булса кирәк, мине эшкә яллаучы “хуҗа” башыма мунчада гына кия торган эшләпә, өстемә махсус япма – килт кидерде. Шундый кыяфәттә мин ишек төбенә килеп бастым. Кулыма бер кочак кәгазь тоттырдылар да: “Теләсә кемгә бирмә – хәллерәк кешеләрне сайла”, – дип боердылар.

 

 Беренче унбиш минут сизмичә дә үтеп китте. Кеше керә тора, мине күреп елмая – ә мин ул арада кулларына – шалт, кәгазь тоттырам. Ярты сәгать эчендә кулымда булган бар кәгазьне таратып та бетердем. Шул арада хуҗа төшеп җитте: “Кибеткә керүчеләр чыннан да күп, яхшы эшлисең – менә сиңа тагын бер “пачка”, – шул сүзләр белән китеп тә барды.

 

Шатлыгым эчемә сыймый – авызым да ерылды, кәеф тә күтәрелеп китте. Ул арада каршыма бер зур гәүдәле ир-ат килеп басты: “Мунча әйберләрен сатасызмени? Үзегез дә безнең белән мунчага барасызмы соң?”. Көтелмәгән мондый сөйләшүдән куркып куйдым.  Тиз арада үземне кулга алып, учына теге кәгазьләрне тоттырдым да, ишек төбендәге сак формасын кигән егеткә таба борылып бастым. Шул арада теге абзый юк булды.

 

Инде моннан соң артык елмаймыйча гына, эшемне дәвам итәм. Бер сәгать үткәч тә, яныма компьютер кирәк-яраклары кибетенә ялланган минем кебек үк промоутерлар килеп басты. Чандыр гәүдәле ике кыз күземә карап: “Бу безнең урын. Монда без эшлибез”, – дип сүз куштылар. Хуҗа дигән кеше алар белән дус булырга кирәк, дип алдан ук кисәтеп куйган иде. Каршы килмичә генә мин читкәрәк бастым. Берникадәр вакыттан соң кызларның татарча сөйләшкәнен ишетеп, үзем дә аралашуга кереп киттем. Унбиш минуттан без көлешеп, кергән бер кешегә алмаш-тилмәш үз “листовкаларыбызны” тоттырып эшләвебезне дәвам  иттек. Ике сәгать булгач та, бераз ял итеп алу максаты белән шунда ук урнашкан кафега чәй эчәргә кердек.  Моны күреп алган хуҗа да каршы килмәде – ял итү кирәкле фал ул, дип кенә белдерде.

 

Соңгы ике сәгать беркадәр озаграк үтсә дә, артык арылмады. Соңгы кәгаземне кибеткә кергән бер апага тоттырдым да хуҗа янына киттем. Аның кәефе шәп – сату яхшы булган ахрысы. Миңа 320 сум акча (сәгатенә 80 сумнан) бирде дә рәхмәт әйтеп саубуллашты. Мин дә үз чиратымда рәхмәт әйтеп, китеп бардым.

 

Бер дә булмаганда ярый инде, бигрәк студентлар өчен уңайлы. Ял көннәрендә тулай торакта ятканчы, рәхәтләнеп акча эшләргә була. Әз булса да керем бит.

 

P.S. Бу ялларга тагын эшләп алырга чакырды әле, тик мин генә баш тарттым...


Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ | 27.11.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»