поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.03.2017 Мәдәният

“Кече Рбишча – кече ватаным” күргәзмәсе булып үтте

Нижгар төбәгенең татар авыллары талантларга бай, һәр тармакта диярлек алар бар. Сынлы сәнгать тә читтә калмаган – рбишчалы Әмир Хамзин менә дигән пейзажлар яза. Март башында район мәдәният йортында аның “Кече Рбишча – кече ватаным” дип аталган иҗади күргәзмәсе дә булып үтте. Анда рәссам 40 картинасын тамашачылар хөкеменә тәкъдим итте.

Әйтергә кирәк, белгечләр әфәнде эшләренә югары бәя бирде.

Әмир Нурәхмәт улы Нижгар төбәге самородогы. Махсус белеме булмавына карамастан, картиналарын бөтен сынлы сәнгать ысулларын кулланып яза ул. Аның эшләре искиткеч композицияле, күләмле, ә төсләр аеруча мактауга лаек. Чын мәгънәсендә профессионал ул, ә иң мөһиме - Әмир минем дустым, - ди районның танылган рәссамы Салих Алимов.

Әйе, Әмир әфәнде үзешчән рәссам, чөнки ул рәсем ясарга мәктәп программасы кысаларында гына өйрәнгән, авылдашы Җәфәр абый Рәхимов янында тәҗрибә туплаган. Ә профессиональ дәрәҗәгә сәләте ярдәмендә ирешкән.

Беренче сыйныфтан ук рәсем дәресләрен яраткан ул. Бишенче сыйныфта рәсем ясау нечкәлекләрен аларга Хәсән абый Үмәров укыта башлаган. Ул Әмирдә бу сәнгатькә мәхәббәт тудырган да. Ә Җәфәр абый авылның танылган балта-пычкы остасы булган. Ул матур бизәкләр белән бизәлгән агач әйберләр эшли булган, майлы буяулар кулланып, әйбәт рәсемнәр дә ясаган. Әмир Нурәхмәт улы да иҗатында шушы техник алымны куллана.

Күбесе өчракларда авыл малай-кызларына теләгән һөнәрләрен үзләштерергә авыр була, аеруча ошаган кәсеп иҗади булса. Менә Әмир әфәнде дә җирле мәктәпне тәмамлап, рәссам кәсебенә укырга тели, ләкин махсус уку йортына укырга керергә көнкүреш проблемалар комачаулый. Шуңа да карамастан, ул балачак хыялына хыянәт итмичә, рәсем ясауны җан шөгыленә әверелдерә. Ә профессиональ эшчәнлек итеп төзүче һөнәрен сайлый. 2000 елларда ул үз куллап йорт, терлек каралтысы, мунча төзи. Өендәге барча мебель һәм көнкүреш кирәк-яраклар аның алтын куллары белән ясалган.

Әмир Нурәхмәт улының иҗади күргәзмәсендә без дә булдык һәм аның белән әңгәмә кордык.

- Әмир әфәнде, сезнең рәсемнәрегездә аеруча күп кече ватаныгыз - Рбишча табигате сүрәтләнгән. Сез пейзажлар гына ясыйсызмы?
- Әйе, мин пейзажист. Башка юнәлештә эшләгәнем дә, дөресен әйткәндә, тырышып караганым да  юк. Сынлы сангатьтә, кагыйдә буларак, жанрлар кушылмый. Мәсәлән, бөек пейзажист Иван Шишкинга да “Наратлыкта таң” картинасындагы аюларны башка рәссам – Константин Савицкий ясарга булышкан икән.
- Картиналарыгызга сюжетлар каян аласыз?
- Минем өчен туган авылым – илһам чыганагы. Рбишча табигате искиткеч матур, күптөрле төсләргә бай. Туган җирем мине иҗатка канатландыра. Аеруча кышкы күренешләрне сүрәтләргә яратам. Кышкы табигать сихри, тынычлык хөкем итә анда. Нәкъ менә тыныч¬лыкны, чиксез ап-ак киңлекне холкыма тиңдәш дип табам.
- Рәсем ясаганда нинди хисләр кичерәсез?
- Ял итәм, җаным, тәнем белән иҗади процесска чумып, рәхәтләнәм, ләззәт алам. Бу минем җан шөгылем, шуңа күрә картиналарымда туган ягыма карата булган бар мәхәббәтемне сүрәтлим, ачыклыйм.
- Сез хәтердә калганнардан яки натураданмы язасыз?
- Натурадан дияргә була. Дөресрәге, тәрәзәдән. Безнең авыл тирәсендә, кай якка гына карашны юнәлтсәң дә, матур күренеш. Баш¬та шуларны холстка төшерә идем, соңрак балаларым сюжетларны фотога төшереп китерә башладылар. Әлбәттә, табигать кочагына чыгып, рәсем ясау бернәрсә белән дә чагыштырмаслык ләззәт. Тик безнең халыкның менталитеты башка, беләсез бит, алар иҗади шөгыльне көлкегә күтәрергә тыры¬ша. Мольберт тотып кырлар буйлап йөрегәнне күрсәләр, шаяралар. Шуңа күрә фотолардан каралмалар (набросок) ясыйм, ә төсләрне фан¬тазиям ярдәмендә баетам.
- Беренче картинагыз исегездәме?
- Әйе, мин Исаак Левитанның “Алтын көз” картинасыннан күчермә ясадым. Бүгенге иҗат җимешләрем белән чагыштырганда, сыйфаты түбән иде аның. Шулай да аны хөрмәтле урында саклыйм. Бу эшкә ике дистә ел булып килә инде.
- Белемегезне ничек арттырасыз?
- Махсус әдәбият укыйм, бөек рәссамнарның иҗатын, техникасын өйрәнәм, Аларны практикада кул¬ланырга тырышам.
- Сезнең стиль кемнекенә якынрак?
- Исаак Левитанныкына, дип беләм. Аның әсәрләренә карап мин өйрәндем, аларга күчермәләр ясап, тәҗрибә тупладым. “Алтын көз” картинасын ике, “Март”ны бер тапкыр күчереп ясадым.
- Сезнең шөгылегезгә туганнарыгыз ничек карый?
- Хуплыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Иң мөһиме – комачауламыйлар. Мин эш булмаганда, аеруча кыш айларында картинаар язам. Әти-әни белән яшәгәндә аңламыйлар иде кебек. “Бу кәсеп ипи ашатмас”, - дияләр иде туганнар да. Бүгенгә үз йортымда үзем хуҗа. Тормыш иптәшемә, балаларыма шөгылем ошый.
- Сез картиналарыгызны бүләк иткәнегез яки сатканыгыз бармы?
- Сатканым юк, еш кына бүләк итәм. Туганнарым, дусларым бик теләп алалар. Аңлагыз, мин сатып табыш алыр өчен язмыйм аларны. Сынлы сәнгать – минем хобби. Менә район мәдәният йортында беренче күргәзмәм дә булып үтте. Әлбәттә, моңа мин бик шат. Аны оештырган өчен Хөсәин Мансур улы Аймалетдиновка аеруча рәхмәтлемен.
- Киләчәккә иҗади планнарыгыз нинди?
- Иҗат итәргә, яңа сюжетлар эзләргә. Рәссам һәрвакытта да эзләнергә тиеш. Туган авылым табигатен сүрәтләп, киләчәк буынга мирас итеп калдырасым килә. Шулай ук планда күргәзмәләр оештырып, Түбән Новгород һәм Мәскәү мәйданнарына чыгу. Бу эштә дә минем беренче ярдәмчем Хөсәин әфәнде булыр дип ышанам.
- Әмир әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 29.03.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»