29.03.2017 Фаҗига
Фаҗига: Әгерҗедә яшүсмерне йөк поезды бәрдергән
Якшәмбе көнне 18 сәгать 25 минутта Әгерҗедә БАМ күпере астыннан узучы җәяүлеләр юлында 2нче мәктәптә белем алучы яшүсмерне йөк поезды бәреп китә. Тимер юлдагы әлеге һәлакәтнең төп сәбәбе – аның наушниклар кигән булуы. Яшүсмернең юлдашы сүзләренә караганда, зыян күрүче наушниклар һәм капюшон кигән булган.
Аның әйтүенчә, тимер юл аша чыкканда алар поезд килү-килмәвен карап тормаганнар. Чөнки төп игътибарларын музыка тыңлауга юнәлткән булганнардыр, күрәсең (икенче яшүсмер дә бер колагына наушник кигән булган).
Яшүсмерләр шәһәрнең түбән ягыннан килгәннәр. Ике поезд арасында калудан куркып, тиз генә кире килү ягына кайтырга уйлаганнар. Кечерәге кире йөгереп чыгарга өлгергән, зуррагы – юк.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы яшүсмерне Әгерҗе район хастаханәсенә алып киткән. Хәзерге вакытта ул – авыр хәлдә.
КАТ-КАТ АҢЛАТЫГЫЗ, ӘТИ-ӘНИЛӘР
Әлеге тимер юл аша чыгу юлындагы аянычлы хәл беренчесе генә түгел инде. Моннан берничә ел элек шулай ук колагына наушник кигән ир-егетне биредә поезд бәреп китеп, ул һәлак булган иде. Әнә шундый “текәлекләрнең“ үлемгә китерүе бик тә аяныч, әлбәттә. Һәм мондый очракларның күбесендә зыян күрүчеләр әле яңа гына яши башлаган яшүсмерләр, яшьләр булуы бигрәк тә борчуга сала.
Шушы урында яшьләр һәлакәтенә китерүче тагын бер мавыгу турында язмый мөмкин түгел. Анысы – селфи. Яшьтәшләренең игътибарын үз фотолары аша җәлеп итү өчен егет-кызлар вагон түбәсенә менеп фотога төшәләр һәм электр тогы сугудан һәлак булалар. Шунысын онытырга ярамый: әлеге үткәргечләрдәге көчәнеш 27 мең вольтка кадәр җитә! Хәтта үткәргечләргә ике метрдан якынрак килгән очракта да бу үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Сүз уңаеннан: Әгерҗедә биш катлы йорт түбәләренә менеп селфи төшүче, хәтта шунда менеп биюче яшүсмерләр дә бар икән. Дүшәмбе көнне район хакимияте бинасында оешма җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә бу хакта да сүз булды. Идарәче компания алдына күпкатлы йортларның түбәләренә чыгу өчен куелган ишекләрдәге йозакларның бикле булуын ныклы контрольгә алу бурычы куелды.
Хөрмәтле әти-әниләр! Мондый фаҗигаләр булмасын дисәгез, балаларыгызның кайда, кем белән булуын даими контрольдә тотыгыз. Тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләрен кат-кат аңлатыгыз. Колакка наушник кию, юлдан барганда кәрәзле телефоннан сөйләшү кебек гамәлләрнең нинди аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин булуын һәрдаим кисәтеп торыгыз.
КҮПЕР КИРӘК
– Авылдан Әгерҗегә эшкә килгәндә еш кына БАМ күпере өстеннән баручы укучыларга юлыгабыз. Нәкъ менә иртән сигезенче яртылар тирәсендә өлкәннәр – эшкә, ә укучылар мәктәпкә ашыкканда БАМ күпере астында озын состав туктап тора. Күпер өстенә менәргә иренеп, бәлки, кайбер яшүсмерләр поезд астыннан гына чыгадыр. Кемдер составны әйләнеп үтәдер. Күпчелеге, әлбәттә, БАМ күпере өстендәге җәяүлеләр юлыннан бара. Тик бертуктаусыз машина йөреп торган күпер өстеннән бару да куркыта бит. Шушы күренешкә юлыккан саен “тимер юлны аркылы чыгар өчен җәяүлеләргә аерым күпер төзеп булмый микәнни соң?“ дигән сорау туа, – дип сөйләгән иде күптән түгел көн саен Әгерҗегә килеп эшләүче бер танышым.
Шәһәрнең түбән өлешен үзәк белән тоташтыручы күпер төзү турындагы мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан бер генә тапкыр күтәрелмәде инде. Шәһәр хакимиятенең күпер төзү турындагы инициатива белән Россия тимер юллары җитәкчелегенә дә берничә тапкыр чыкканы бар. Хәзерге вакытта күпер төзү эшен проектлаштыруны планлаштыруга кагылышлы сөйләшүләр алып барыла.
P.S. Язма ахырында әлеге фаҗигагә тагын кире әйләнеп кайтыйк әле. Һәлакәткә юлыккан малайның юлдашы әлеге хәлдән соң югалып кала һәм ашыгыч ярдәм хезмәте номерын җыя алмый гаазаплана. Шулчак аның янына яшьләр килә һәм ул алардан хастаханәгә шалтыратуларын сорый. Ир-егетләр карап басып торалар да бу фаҗига турында беркая да хәбәр итми китеп баралар...
Мондый битарафлыкны аңлату өчен артык сүзләр кирәкмидер...
Екатерина САМСОНОВА, "Әгерҗе хәбәрләре"