|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2017 Мәдәният
Алтынчы тапкыр "Ел хатын-кызы" исеме бирелдеМенә берничә ел инде “Туган як” редакциясе 8 Март уңаеннан төбәгебездә яшәүче татар хатын-кызларының иң лаеклы бер вәкиленә “Ел хатын-кызы” исемен бирә килә. Быел бу дәрәҗәле исем алтынчы тапкыр инде тапшырылды. Күп санлы укучыларыбызның фикерен исәпкә алып, без аны Кызыл Октябрь район администрациясенең мәгариф һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗановага бирергә булдык (фотода). Җитәкче урында Әлфия ханым әле ел башыннан бирле генә эшли, бу өлкәдә яулыйсы үрләре алда аның. Ә “Ел хатын-кызы-2016” исеменә ул татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклап үстерүгә куйган олы хезмәте өчен лаек булды. Әлфия ханым ике дистә елдан артык туган авылы Зур Рбишча мәктәбендә тарих фәнен укытты, ул җитәкләгән крайны өйрәнүчеләр түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, гел призлы урыннар яулый килделәр, үзе дә туган ягының, авылының тарихын барлауда эзлекле эшли. Әлфия Хайдаровна тәҗрибәле тарихчы, крайны өйрәнүче, иң актив хатын-кызларыбызның берсе һәм без аны чын күңелдән бу югары дәрәҗәле бүләге белән котлыйбыз! Милләтебезне үстерүгә куйган фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт, алда да Сезне гел уңышлар гына көтсен, хөрмәтле Әлфия ханым. Редакция.
--- |
Иң күп укылган
|