|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2017 Мәдәният
PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге рус эстрадасына да дәгъва кыла (ФОТО)Продюсер Айдар Шәймәрданов җитәкчелегендәге PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге татар эстрадасында яшь, максатчан, сәләтле башкаручыларның иҗатын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен зур мөмкинлекләр ача. Татар җыр сәнгатендә генә түгел, рус эстрадасында да лаеклы һәм сыйфатлы иҗаты белән халык мәхәббәтен яулый алырдай җырчыларны тәкъдим итү өстендә эшләүче компания шушы көннәрдә яшь башкаручы Иван Громов белән иҗади хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Иван Громов - И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен төгәлләгән, Н. Г. Җиһанов исемдәге Казан дәүләт консерваториясенең соңгы курсында белем алучы профессиональ җырчы һәм вокал укытучысы. Артистның Ауропа стиленә тартылган иҗади образын тудыру өстендә продюсерлык үзәгенең стилист-имиджмейкерлары, саунд-продюсерлары һәм PR-белгечләре эшлиячәк. PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәге барлык оештыру мәсьәләләрен, иҗади проектларны җитәкләү һәм пиар юнәлешен үз өстенә алып, сәләтле артистларның иҗади потенциалларын ачуга юнәлдерелгән эшчәнлекне башкара.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|