|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2017 Фаҗига
Казанда батырларча һәлак булган Эдуард Илларионов белән хушлашалар
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең манеж бинасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы федераль хезмәте 35 нче махсус идарәсенең 3 нче махсус янгын-коткару каравыл җитәкчесе, эчке эшләр капитаны дары заводындагы янгын вакытында батырларча һәлак булган Эдуард Илларионов белән хушлашу уза. Искәртеп үтик, Казанда дары заводында чыккан янгынны сүндерүгә беренче булып Эдуард Илларионов расчеты килеп җитә. Ул беренче булып янгын сүндерүгә керешә. Шартлау нәтиҗәсендә Эдуард Илларионов җәрәхәт ала һәм ашыгыч ярдәм машинасында аның гомере өзелә.
Александр ЕЛИСЕЕВ |
Иң күп укылган
|