24.03.2017 Дин
“Исәнмесез!” дип сәлам бирү – көферлек, имеш
Узган җомга намазын Казан янындагы бер район үзәгендә уку насыйп булды. Бик күркәм мәчет! Тик имамы таныш, тавышы йөрәккә май булып ята, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора, дип иртәрәк куанганмын икән. Җомга вәгазеннән күңелдә юшкын калды. Бик тә мөһим теманы – әдәп-әхлак тәрбияләүнең зарурлыгын күтәрде анда имам.
Диннең төп бурычы – кешеләрдә күркәм әхлак тәрбияләү, дип әйтеп калдырган борынгыларыбыз. Чынлап та, йомшак сүз, кешелекле мөгамәлә белән әллә нинди кире кешеләрне дә ипкә китерергә, үз тарафыңа аударырга мөмкин. “Без бер-беребез белән “Әссәламегаләйкүм!”, “Вәгаләйкүмәссәлам!” дип күрешү, төчкергәч “Әлхәмделилла!“ дигән мөселман кардәшебезгә “Ярхәмәкулла!” дип җавап кайтару... – саваплы гамәл”, – дип, хәзрәт үз вәгазендә ислам әхлагының бик күркәм мисалларына тукталды. Тик менә яшьләрнең, бигрәк тә укучы балаларның “Исәнмесез!” дип сәлам бирүләренә бик эче поша икән аның. Берничә минут шушы сүзгә бәйләнгәннән соң, тәмам кызып китеп: “Исәнмесез дип әйтү – көферлек ул!” – дип, болай сәламләшүдән баш тартырга чакырды имам.
“Гарәпчә, татарча, урысча алынмалар сүзлеге”ндә “көферлек” сүзенең мәгънәсе “карышу, Аллага ышанмау, динсезлек” дип аңлатылган. Миңа калса, мәсьәләне шушылай куерту, үзебезчә, саф татарча “Исәнмесез!” дип сәлам бирүчеләргә болай дәгъва белдерү һич тә дөрес түгел. Без гарәп түгел бит, татар! Нигә әле ияләшкән бу сүзебездән баш тартып, без гарәпчә сәламләшергә тиеш?! Мөгаен, имамның әлеге фикерен уртаклашмаган башка кешеләр дә булгандыр. Әмма җомга намазында тел озайтып, киресен дәлилләү мөмкин түгел һәм ярамый да! Мулла хаклымы-түгелме, кеше алдында, йөзен “ертып”, сүз көрәштерү әдәпсезлек булыр иде. Шуңа күрә җомга намазы тәмамланып халык таралыша башлагач, бу хакта сүз катып, хәзрәтебезгә килешмәвемне белдердем. Сәлам сүзе тынычлык теләүне аңлата, “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!” дию, йокыга талыр алдыннан гаилә әгъзаларыңа тыныч төннәр, татлы төшләр теләү дә шул ук мәгънәдә бит инде, дип үз фикеремне җиткердем.
Хәзрәтебез килешәсе килмичә, сәлам сүзе бик киң, бик тирән мәгънәле ул, дип тәкрарлады. Бәлкем шулайдыр да. Әнә төрекләрне тыңлап баксаң, “гүзәл” сүзен нәрсәгә карата гына кулланмый алар. Төрекләр өчен ризык та, хатын-кыз да, араба-машина һәм башка бик күп әйберләр дә “чок гүзәл”! Миңа калса, мондый хәл телнең ярлылыгыннан, дөресрәге, сөйләүче кемсәнең ялкаулыгыннан, ягъни кирәкле урында кирәкле сүзне эзләп торырга иренүеннән килә. Көндәлек тормышта аралашу өчен берничә йөз сүз җитә диләр бит. Бу ашкын заманда, баш казаныңны эшләтеп, сүз эзләп, нигә әле вакыт әрәм итеп торырга! Акыл хезмәте белән шөгыльләнүче, зыялы саналучы байтак милләттәшебезнең телефоннан сөйләшкәненә, һәрхәлдә ничек саубуллашканына игътибар иткәнегез бармы икән: күбесе “Давай!”, “Пока!” дип хушлаша! “Яхшы! Хуп!” яисә “Хәерлесе!” дип әйтеп булмыймы?! Ә монда, “Исәнмесез!” сүзе урынсыз, дип дәгъва белдерәләр...
Дөрес, әлеге сүз кайбер зыялыларыбызга да ошап бетми. Әйтик, мөхтәрәм әдибебез Рабит Батулла бервакыт, “Исәнмесез!” дип эндәшү бик борынгы заманнан килә булса кирәк; бик мөшкел, аяныч хәлдә калган татарларыбыз, бер-берсенең хәлен белешкәндә, тереме, үлеме икәнлекләрен ачыклау өчен, син исәнме әле, дип күрешкән, дигән мәгънәдәрәк язып чыккан иде. Бу очракта киресенчә, сүз мәгънәсен артык тарайту килеп чыккан. “Исәнлек-саулык телибез!” – дип әйтәбез, язабыз бит. Шуңа күрә бу кәлимәне дә саулык, арулык теләү дип аңларга кирәк. Без – татарда бер үк вакытта ике мәгънәдә әйтелә, саулык, иминлек теләүне генә түгел, хәл белешүне дә аңлата бу гыйбарә. Әйтик, үземнең туган авылым Мәлләтамакта (Мөслим районы) “Исәнмесез!” дип сәлам бирүчеләргә “Әйбәт кенә!” дип җавап кайтаралар. Кайберәүләр: “Аллага шөкер!” дип тә әйтә. Шулай булгач, бу рәвешле сәлам бирүдән, хәл белешүдән ниндидер көферлек эзләп, гаепләп маташмаска кирәк. Әле киресенчә, болай хәл белешүләре, хәлеңә керергә теләүләре саваплы гамәл саналырга тиеш. Әйдәгез, хәл белешкән милләттәшләребезгә хәерхаһлы булыйк!
Әнә мөселман дәүләте саналган Төркиядә җәмәгать урыннарында “Мәрхабә!”, “Хуш килдегез!” дип сәлам бирешәләр. Шул ук вакытта мәчетләрендә сәлам сүзе яңгырый. Билгеле, Сезгә Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын (“Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!”) дип телиләр икән, без дә Пәйгамбәребез кебек “Вәгаләйкүм!”, ягъни “Сезгә дә!” дип җавап кайтарырга өйрәник.