|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда ягулык ташу машинасы фурага бәрелеп чак шартламаган (ФОТО)Бүген иртән Чаллыда юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юлда ягулык ташый торган машина белән фура бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте турында 112 номеры аша коткару хезмәтенә иртәнге сәгать 7дә хәбәр кергән. Ачыкланганча, М7 трассасында хәрәкәт иткән ягулык ташучы "КамАЗ" машинасы тизлекне арттыра һәм туктаган "Фредлайнер"га килеп бәрелә. Һәлакәт вакытында фураның йөртүчесе кабинада булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында "КамАЗ"ның 35 яшьлек йөртүчесе тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.
--- |
Иң күп укылган
|