• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

29.11.2009 Мәдәният

РЕЖИССЕР ХЫЯЛЫ ҺӘМ КЫРЫС ЧЫНБАРЛЫК

Бу истәлегемне чагыштырмача аз вакыт – нибары тулыр-тулмас ун ел чамасы – таныш булган, аралашкан, хезмәттәшлек иткән бер шәхес хакында кыскача гына язармын дип башлаган идем. Тик, хәтер янчыкларында актарынып, булып узган хәлләр, аларның әһәмияте хакында уйлана торгач, хикәямнең киңрәк буласын аңладым. Кайбер вакыйгалар, фактлар тәфсилләбрәк тасвирлауны сораса, гомум иҗтимагый күренешләр дә тиешле игътибарга лаек булып чыктылар.
Шулай ук аның үтенече, хәтта басымы астында диярлек, ягъни үзем әллә ни теләмичә, ниятләрнең аклануына ышанып бетмәгән хәлдә икеләнеп кенә тотынган бер эшем, дөресрәге, эшчәнлегем юнәлеше ул үзе арадан киткәч тә дәвам итте, кәсебемнең бер өлешенә, хәтта тормышымның бер мәгънәсенә дә әйләнә язды. Махсус проектка әверелде…
Ул сәхнәгә куйган спектакльләрнең, тамашаларның кайберләре безнең буын кешеләре күңелләрендә хәзергә кадәр саклануы да шик тудырмый. Әмма аның иң зур мөмкинлекләре тормышка ашмаган хыял рәвешендә үзе белән бергә китеп барды.
Аның актив ярдәме белән дөнья күргән кайбер китаплар хакында укучыларның: «Карале, татар тарихын болай да язып булган икән бит!» – дип сокланулары һаман истә.
Димәк, Дамир (Раид) Равил улы Сираҗиев (1954 – 1998) турында тәфсилләбрәк сөйләргә кирәк икән.
Әлбәттә, үземә яхшырак таныш сыйфатлары хакында сөйләргә тырышырмын.

Ректораттагы эш бүлмәмә алар дүртәү килеп керделәр. Алдан телефоннан сөйләшеп куйган Разил Вәлиев, егетләр күрешеп, утыруга ук, алар белән таныштырып чыкты:

 

 – Режиссер, депутат Дамир Сираҗиев, – диде ул әүвәл.

 

Күпереп торган чем кара чәчле, шундый ук кап-кара кырыкма сакаллысы вәкарь белән генә башын изәп куйды.

 

Режиссерның исемен элек тә ишеткәләгән, кайбер спектакльләрен караган булсам да, үзен, чандыр гәүдәле җыйнак кыяфәтен беренче мәртәбә күрүем иде. Чем кара күзләре көч һәм җегәр чаткылары белән янып, кыяфәтендә тәвәкәллек, кискенлек чагылса да, бер үк вакытта үзендә шикләнгәнлек сыман нәрсә дә сизелеп ала иде.

 

Килүчеләрдән калган ике егетне – Рәшит Баһаветдинов белән Фәрит Хәмидуллинны, элекке комсомол хезмәткәрләрен – беренче мәртәбә күрүем иде.

 

Яңа танышларның өчесе дә утыз белән кырык арасындагы, ягъни ир-атларның иң өлгергән, җитлеккән чорындагы кешеләрдән булуы игътибарымны җәлеп итте. Болар юк-бар белән генә йөрмиләрдер дип уйлап куйдым.

 

Хәер, Разил Вәлиев үзе дә вак-төяк белән йөрүчеләрдән түгел. Аның белән моңарчы да беркадәре аралашкан идем, ул Казанга килгәнче бөтенләй тузып, тәмам таркалып бетә язган республика китапханәсен аякка бастыра башлаганлыгын, хәтта аның рәсми статусын Милли китапханә дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешүен дә яхшы белә идем. Берничә мәртәбә шул китапханәдә яңа бүлекләр, җөмләдән, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеген оештыру буенча киңәшләшкән, фикер алышкан да идек.

 

Очрашуны оештырган кеше буларак, Разил, үгезне мөгезеннән тотып дигәндәй, сүзне турыдан башлады. «Хәзерге форсаттан файдаланып, халык, милләт өчен файдалырак берәр конкрет эшкә тотынасы иде. Мәсәлән, татар мәдәниятен, туган телебезне, сәнгатебезне саклау, яклау һәм үстерүне максат итеп куя торган, шул юнәлештә инициатива күрсәтеп, кайбер конкрет эшләр белән шөгыльләнә торган бер хәйрия вакыфы – махсус фонд оештырасы иде, – диде ул. – ХХ гасыр башында да мәдәниятебез хәйриячеләр ярдәмендә үскән бит! Патша хөкүмәтеннән бернинди ярдәм булмаган хәлдә. Мәсьәләне «алай кирәк, болай кирәк!» дип коры сөйләүләргә генә кайтарып калдырмыйча, нәрсәләр һәм ничек эшләргә кирәклекне эштә, гамәлдә күрсәтәсе иде…

 

«Менә бу егетләр, – диде Разил, тагын йомгаклап, – шундый изге ният белән йөриләр. Алар билләрен буып, җиңнәрен сызганып эшкә тотынырга әзерләр!»

 

Ниятнең изгелеген таныган хәлдә, аның нечкәлекләрен белеп бетермәвемне әйтеп, берничә сорау бирдем:

 

 – Элекке вакыфлар хәйрия юлы белән төрле байлардан җыелган зур милеккә таянып эш иткән. Ә сезнең фондыгызның андый байлыгы бармы соң? Аннары, элек мәктәп-мәгарифкә, матбугат һәм сәнгатькә конкрет байлар реаль ярдәм күрсәткән, ә безнең хәзер андый байларыбыз кайда, булса, кемнәр алар?.. Һәм хәзер, гомумән, андый киң күңелле, ихлас юмарт кешеләребез бармы соң? Безнең халык исә, турысын әйткәндә, тулаемы белән милексез, ярлы кешеләрдән тора. Өстәвенә рухан люмпенлашкан кешеләрдән гыйбарәт түгелме соң?!

 

Сорауларым сагаеп кына утырган егетләрне бераз аптыратыр, аларны татлы иллюзияләрдән айныта төшәр дип уйлаган идем. Тик, моңарчы кыска-кыска репликалар белән чикләнеп утырган Дамир Сираҗиев, шул сорауларны гына көткән шикелле, кызып-кызып, хәтта очынып-очынып дигәндәй, сөйләргә кереште, фикерләрен куәтләп төрле дәлилләр китерә башлады. Мәсьәләнең матди ягы да төрле яктан уйланылган икән. Әгәр акыл белән эшләнелсә, акчасы да табылачак икән. Ничекме? Мәсәлән, фонд янында, аның канаты астында алу-сату буенча берәр сәүдә ширкәтеме яки җитештерү цехымы булдырылачак. Шул оешма кергән файданың бер өлешен фондка бирәчәк. Димәк, яхшы китаплар чыгарырга, концерт-спектакльләр куярга мөмкинлекләр туачак дигән сүз. Ә акча, һичшиксез, булачак, мөмкинлекләр бар хәзер!..

 

«Алу-сату дигәч, хәрәмләшү дә китә дигән сүз…» – дип, Дамирны бүлдереп, сәвитчәрәк акыл сата башлаган идем, Разил шунда ук җавабын тапты:

 

 – Ә Хөсәеневләр, Акчуриннар, Апанаевлар, Яушевлар сәүдә итмәгәннәрме соң? Гомумән, сәүдәдән башка татар баен – татар хәйриячесен күз алдына китереп буламы? Кулыңа кергән акчаның бер өлешен ихлас күңелдән хәйрия юлына, халкың мәнфәгатенә тотсаң, сәүдәгәрлектән кергән мал да хәләлгә әвереләдер инде!

 

Мин тагын икеле-микеле шикләнүләр белдерергә теләгән идем, Разил мәсьәләнең башка ягына басым ясады:

 

 – Эшләп карамыйча торып идеяне кире кагарга кирәкмәстер. Эшләп карасыннар әле! Барып чыкмаса, туктарга бер вакытта да соң булмастыр, минемчә. Ният әйбәт, теләк изге бит!

 

Мин барыбер егетләрнең ни өчен университет ректоратына, нәкъ минем янга килүләренең сәбәбен аңлап бетерми идем әле, шуны да ачык итеп әйттем. Разил аңлатты:

 

 – Берәр фонд оештырыр өчен бездә, канун буенча, андый фондның кирәклеген таныган, шуны раслый торган, иң мөһиме, аның эшчәнлеге өчен үз өстенә беркадәре җаваплылык та ала торган рәсми учреждениеләр, оешмалардан хуплау кирәк икән. Бер гарантияне Милли китапханә бирә. Бирде дә инде! Әгәр мәшһүр император университетында татар факультетын оештыруны хәл иткән галимнәр дә уңай сүз әйтсә, мәсьәлә җиңел чишелер иде. Менә шундый үтенеч белән нәкъ сезнең янга килеп утыруыбыз. Иң зур, иң абруйлы уку йортыннан ярдәм өмет итеп, ярдәмгә ышанып килдек.

 

Шулай итеп, визитнең төп сәбәбе аңлашылды. Мин исә, алар идея, ягъни фонд-вакыф хакында миннән тарихи белешмә сорыйлар дип уйлап, үземчә әлләкемсенеп, «югары материялар» хакында акыл сатып утырган булам. «Ярар, – дидем, – теләк ихлас, ният катгый булса, университет гыйльми советының карарын алырга тырышырбыз. Шундыйрак юнәлештә бер тәҗрибәбез бар инде. Тик фонд өчен акча бирү хакында сүз булмасын иде: үзебез дә авызны ачсак, үпкәбез күренерлек хәлдә, штатларны кыскартып, лабораторияларны яба башладык инде… Тагын андый эшләр артыннан йөрергә үземнең дә шәхсән мөмкинлекләрем, вакытым булмаячак…»

 

Шул сүзләрне генә көтеп торгандай, Разил, тиз-тиз сөйләп, миннән бернинди башка эшләр кирәк булмавын, калганнарын егетләрнең үзләре башкарачагын әйтте. Дамир исә, Разилнең һәр сүзе саен «әйе, әйе!» дигән сыман ияк кагып, кулларын изәп, сүз барышыннан канәгать булып утырды. Калган ике егет, Рәшит белән Фәрит тә, елмая төшеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагалар иде.

 

Егетләрнең болай сүздә генә бирелгән, әле сәнәк белән суга язылган ризалыктан шулкадәре сөенүләренең сәбәбен мин соңрак белдем. Разилнең әйтүенә караганда, башта «Татар йорты» дигән берәр зур мәдәни үзәк дәрәҗәсендә сәүдә фирмасы оештыру планы туган икән. Тик ул идея кайбер дәрәҗәле җитәкчеләрдә, югары оешмаларда хуплау тапмаган. Яңалыктан курыкканнар, күрәсең. Ни дисәң дә, совет хакимиятенең ажгырып торырлык көче калмаса да, кыҗырынып маташкан еллары иде бит әле. Шуңа күрә егетләр әлеге идеядән өлешчә баш тартып, шушы фикергә – Милли китапханә, Университет ярдәмендә икенчерәк юнәлештәге фонд оештыру фикеренә килгәннәр һәм ректоратка кергәннәр икән.

 

* * *

 

Гыйльми советта (аның утырышына Разил белән Дамир да килгәннәр иде) мәсьәлә, кайбер вак-төяк сорауларны исәпкә алмаганда, җиңел хәл ителде. Чөнки күптән түгел, 1986 елда, КДУда татар филологиясе, тарихы һәм шәрекъ телләре факультетын ачуны бертавыштан хәл иткән (университет тарихында сирәк күренеш) гыйльми совет ул елларда милли мәсьәләгә карата сизгерлек күрсәтеп килде. Безнең кайбер садә, наив романтикларыбызның урамнарда «татар университеты ачып», дәресләр уздырыр өчен аудиторияләр эзләп йөргән еллары иде бит. КДУда татар факультеты ачылуга карата бер профессорның (акыллы яһүд кешесенең) елмаеп: «Кайчакларын паровоз алдыннан чабуы да файдалы» дигәне хәтердә. Кыскасы, фонд оештыруга фатиха бирү мәсьәләсе тиз һәм уңай хәл ителде.

 

Әйе, Разил әйткәнчә, моннан соң миңа фондны оештыру буенча әллә ни мәшәкатьләр күрергә туры килмәде. Ара-тирә егетләрнең кайберләре яки Дамир үзе килеп киңәшеп, әйтик, фондның уставы, аның кайбер үзгәрешләре һәм гомумән эшләрнең ни дәрәҗәдә баруы белән таныштырып киткәли иде. Мәсьәлә юридик яктан тәмам хәл ителер алдыннан Дамир тагын килеп чыкты һәм миннән «Татар теле һәм мәдәнияте» («Татарский язык и культура») дип исемләнә торган яңа фондның рәисе булуга ризалыгымны сорады.

 

Мин икеләндем, хәтта каршы да булдым. Чөнки ректоратта болай да исәпсез-хисапсыз административ эшләргә күмелеп утыруым артыгы белән җиткән иде. Дамир исә чигенергә һич тә уйламый. Шомырт төсле күзләрен ялтырата-ялтырата туры карап, минем кандидатурамның иң лаек, хәтта «бердәнбер» икәнлеген кабатлый; тарихны, культурабызның узган чорын белүемне искәртә, «нык принципиаль» булуымны да әйтә. Ниһаять, фонд башында университет профессоры торуның да фонд өчен горурлык икәнлеген искәртә. Мактаганны кем яратмый? Минем дә йомшара башлавымны, әле генә олылап телгә алынган «нык принципиальлекнең» дә тупсалары бушый баруын сизгән Дамир һөҗүмгә икенче яктан күчә:

 

 – Финанс, акча-макча мәсьәләсенә килгәндә, бер дә борчылмагыз, сез генә түгел, хәтта фондның үзе дә финанс-хуҗалык проблемалары белән шөгыльләнмәячәк. Сәүдә эшләрен фонд канаты астында оештырылачак «ТатАрт», ягъни «татар сәнгате» дип исемләнәчәк махсус үзәк башкарачак. Алу-сату белән эш итү, акча табу, аның кеременнән фондка өлеш чыгару бары «ТатАрт»ның гына өстендә булачак. Димәк, дәүләт алдындагы исәп-хисапны, тиешле салым-налогны да, кирәге чыкса, юридик җавапны да шул «ТатАрт» үзе бирәчәк! Сез бары идеолог кына булырсыз. Идеолог кына! Без сез кушканнарны гына эшләрбез. Сез кирәк дигән эшләрне йөгереп йөреп башкарырбыз. Сез әйткән кирәкле китапларны бастырырбыз, бушлай халык арасында таратырбыз. Төп максатыбыз туган телебезне саклау, үстерү, милли мәнфәгатебезне яклау булыр! Телисез икән, ипи тотып ант итәрмен! Риза гына булыгыз!..

 

Минем яхшы ук йомшара башлавымны тоеп алган Дамир тагын да дәртләнә төшеп болай дип өстәде:

 

 – Фонд өчен кирәкле ике-өч кешенең хезмәт хакы «ТатАрт» тарафыннан түләнәчәк. Алар, ширкәт штатында исәпләнсәләр дә, фонд өчен генә эшләячәкләр… Сезгә дә хезмәт хакын шуннан билгеләрбез!

 

Соңгы тәкъдимнән мин шунда ук кискен рәвештә баш тарттым (ул елларда «профессорлар хәерчелеге» башланмаган иде әле). Кеше җәмгыятькә вә үз кавеме өчен нәрсәнедер бөтенләй бушка эшләргә тиеш – бу минем иманым, дидем. Үзем эчтән генә «рәте-ние булмаса, тәртәгә тибеп китеп барырга да җайлырак булыр» дип уйлап куйдым. Дамир исә нәрсә уйлагандыр, анысын белмим, әмма бу сүзне сөенеп дигәндәй кабул итте, хәтта «профессорлар хәерчелеге» башлангач та әлеге мәсьәләгә кайтып тормады.

 

Хезмәт хакына дигән нәрсәгә болай махсус тукталуым тикмәгә түгел. Ара-тирә тормыш шартлары, матди мөмкинлекләр хакында сүз чыкса, кайберәүләр, «синең фондың бар», дип, мәгънәле рәвештә төрттереп куялар. Ләкин фонд оешкан көннән алып бүгенгә кадәр аннан бер тиен дә хезмәт хакы алганым булмады. Үземнең хезмәтләрем кергән (редакторлык итүем һәм мәкаләләрем басылган) китаплар чыкканда да акча өмет итмәдем. Бары унбиш-егерме, кайчакларын утыз-кырык нөсхә китап алып, аларны иң элек кафедрам хезмәткәрләренә, аспирантларга, кирәксенгән, кызыксынган каләмдәшләргә, дусларга өләшүдән, хәтта чит илләрдәге коллегаларга җибәрүдән тәм таптым. Кыскасы, «гонорарым» – шул китаплар, өләшүләрем исә чын бәйрәмнәрем булды. Бу гадәтем һаман да дәвам итә…

 

Болар хакында тәфсилләбрәк язуым тикмәгә түгел: мөнәсәбәтләрнең шулай акча-макчадан өстенрәк урнашуы бөтен яктан да уңайлы, файдалы булып чыкты. Дамир Сираҗиның үзе белән дә, «ТатАрт»тагы башка егетләр белән дә акча хакында сүзгә килү, ямьсезләнү, рәнҗешү күренешләре булмады. Аллага шөкер! Дамир вафат булып, аның мирасы тирәсендә туганнары, варислары арасында беркадәре ыгы-зыгылар чыккан вакытта да миңа җил-яңгыр тимәде.

 

Димәк, җыеп әйткәндә, татар телен, мәдәниятен яклау, үстерү буенча махсус фонд оештыру хакындагы фикер-идеянең барлыкка килүендә минем турыдан-туры катнашым юк икән. Бу хакта махсус әйтергә теләвем очраклы түгел. Берничә мәртәбә матбугатта «М.Госманов оештырган махсус фонд» ише фикерләр яңгырап алгалаган иде. Дөреслектә идея тәүбашта бүтән кешеләр – Дамир Сираҗи һәм Разил Вәлиевләр башында туып, аларның тырышлыклары, үҗәтлекләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән, тормышка ашкан иде. Болардан да төп инициаторның һәм иң нык җигелеп эшләүченең, йөгереп йөрүченең Дамир Сираҗи булуы, Разилнең исә идеолог, киңәшче, әйдәп баручы икәнлеге сизелеп торды миңа. Үзем исә хәрәкәткә бары юл башында гына, ягъни фикер-идея туып, оешып өлгергәннән соң, дөресен әйткәндә, теләр-теләмәс рәвештә, икеләнеп кенә кушылучы, аның баштагы чор эшчәнлегенә чамалы гына өлеш кертүче булдым.

 

Хәзер уйлап, анализлап карасам, хәйриячелек эшен җанландырыр өчен Дамир тәкъдим иткән юл – фонд янында сәүдә үзәге, ширкәт сыман бер нәрсә оештыру моделе – ул чор, халыкта хосусый милек булмаган шартлар өчен бердәнбер мөмкин, шунысы белән шактый дөрес алым булган икән. Иҗтимагый активлыкның бу моделе үзен аклады дип әйтергә мөмкин.

 

Әлбәттә, фондның шулай әкренләп тәмам оешып җитүенә, махсус исем алуына миңа да актив катнашырга туры килде. Әгәр фонд тарафыннан чыгарылган беренче басмаларда нашир сыйфатында аның исемен белдергән сүзләр кыскартылган рәвештә «ТЯК» (янәсе «Татарский язык и культура») дип бирелгән булса, бераз соңрак рәсми исем «Җыен»га үзгәрде. Сәбәбен алга таба күрербез.

 

* * *

 

Фондның актив эшли башлаган, хезмәттәшлекнең нәтиҗәлерәк барган чоры аның офисы Чехов белән Лесгафт урамнары чатындагы йортның беренче катында булган чагына туры килде бугай.

 

Фонд алдына куелган бурычлардан башкарылган беренче эш сыйфатында 1990 елда Михаил Худяков китабының яңа басмасы чыгарылуын атарга кирәк…

 

Шулай итеп, милли хәрәкәтнең шактый көчәйгән, киң канат җәйгән чорында Михаил Георгиевич Худяковның хезмәте дә иҗтимагый аңыбыз үсүгә үз өлешен кертте дип әйтергә мөмкин…

 

Ниһаять, Худяков китабын бастыруның республикабызда үзешчәнлек юлы белән китап чыгару хәрәкәтенең беренче карлыгачларыннан икәнлеген дә әйтү артык булмастыр. Моннан соң андый китаплар чыгару киң колач җәйде.

 

* * *

М. Худяков китабының 1990 елгы басмасы тудырган тәэсирдән канәгатьләнү безне 1991 елда Карл Фуксның татарлар хакындагы хезмәтләрен җыеп, «Казанские татары» исемендә аерым китап рәвешендә чыгаруга китерде. Китапка галимнең төп ике әсәре: «Краткая история города Казани» һәм «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях» дигән хезмәтләре кергән иде.)

 

Бу юлы инде китапның яңа басмасын чын-чынлап репринт (ягъни төгәл фотокүчермә) ысулы белән бастыру мөмкинлеген таба алдык. Техник җайланмалары булган типографияне, тырышып эзли торгач, Дамир тапты. Хәтта басманың кәгазен дә сайлау, аны XIX гасыр кәгазенә охшаганрак итүгә ирешү дә аның идеясе булды.

 

Күп тираж белән басылган, нигездә бушлай таратылган китап тиз арада күпләгән укучыларын тапты, аларның ихтирамын казанды…

 

Табигате буенча гадел, гел дөреслеккә омтылучан чын гуманист Карл Фукс татарлар турында язган чакта читтән торып яки өстән аска карап, кайбер авторлар сыман үзе өчен аңлаешсызрак күренешләр хакында борын җыерып яисә мыскыллап сөйләми, бәлки предметны белеп, вәзгыятьне аңлап яза. Гореф-гадәтләрдәге үзенчәлекләрне күрә белүдән тыш, уңай сыйфатларны, өстенлекләрне махсус билгеләргә онытмый, кимчелек, җитешсезлек дип исәпләгән нәрсәләр хакында да гап-гади итеп әйтү осталыгына ирешә. Кайбер сәеррәк күренешләрдән җиңелчә, дустанә рухта көлә дә белә. Ләкин мондый юлларны укыган чакта синдә ризасызлык яки хурлану хисе тумый. Баксаң, татарлар турында кешечә дә язып була икән!

 

Җыеп әйткәндә, К. Фукс – рус һәм европалы авторлар арасыннан тәүгеләрдән диярлек булып Казан шәһәре һәм андагы татарлар хакында беренче гыйльми объектив, гуманистик рухлы тарихи, этнографик хезмәтләрнең үрнәкләрен биргән үзенчәлекле галим ул…

 

Алга йөгереп шуны әйтәсе килә: 1991 елгы башлангычны дәвам итеп, «Җыен» фонды 2005 елда Карл Фукс хезмәтләренең күпкә тулырак җыентыгын бастырып чыгарды. Элекке китабы нибары 210 биттән генә гыйбарәт булса, соңгысы 480 битле булып, галимнең тормыш юлына, эшчәнлегенә караган документлар, фоторәсемнәр белән истәлекләрне дә эченә алган. Матур бизәлештә чыккан китапны җәмәгатьчелек шулай булырга тиеш дигән төсле тыныч һәм җылы кабул итте. Хәзер фонд галимнең төп хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итүне оештырып, аны «Шәхесләребез» сериясендә чыгаруны планлаштыра.

 

90нчы елларның беренче яртысы һәм урталарында нәшер ителгән төрле китаплар арасында заманасында күренекле, ләкин соңрак билгеле сәбәпләр аркасында исеме оныттырылган тарихчыбыз Һади Атласиның «Сөенбикә»се дә бар (1992). Элекке чор язуыбызны өйрәнергә теләүче яшьләребез өчен күнекмә кулланмасы да булсын дигән ният белән текст биткә-бит янәшә урнашкан ике язуда – гарәпчә дә, кирилицада да бирелгән иде.

 

Шул елларда чыгарылган китапларның мөһимнәреннән берсе сыйфатында бөек мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринскийның үз чорында ук русча язылган «Россия и Восток» исемле китабын атарга мөмкин (1993). Совет чорында авторның гел пантюркизмда, ягъни төрки халыкларны башка милләтләргә каршы куюда, башкаларга карата дошманлык аңын уздыруда гаепләнүе хөкем сөргән иде. Баксаң, беренче төркичә гәзит «Тәрҗеман»ның нашире Русия шартларында төрки халыкларның да, башкалар кебек үк, тигез хокукка хаклы булуын теләгән, шул теләген алга сөргән, раслаган фикер иясе икән.

 

Китап басылып чыккач, аны Мәскәү һәм Петербурглардан, Симферопольдән соратып алдылар. Димәк, китап үзенең әһәмияте белән милли кысалардан чыккан икән.

 

Кырымлы кардәшләребезнең соңрак хәбәр итүләренә караганда, Кырымга кайтып, анда нормаль хәлдә урнаша алмаган кешеләргә «җирле» рус-украин түрәләре белән сөйләшүләр алып барган, аңлашкан чакларда әлеге китап шактый ярдәм иткән икән. Кырым татарларын гел «хаиннар» дип гаепләргә, И. Гаспралыны исә «ата дошман» рәвешендә танырга, танытырга күнеккән чиновникларның, «Россия и Восток» китабын укып карагач, тупсалары бераз йомшарып, позицияләре дә беркадәр үзгәрә төшкән…

 

Дөрес, «Җыен» фонды тарафыннан чыгарылган китапларның кайберләре аерым укучыларга ошап та бетмәде. Мәсәлән, Австралиягә барып, Аделаида шәһәрендә кунак булып кайткан Президент аппараты җитәкчесенең тәкъдиме буенча (Мәдәният фонды исәбенә) чыгарылган «Ихлас дога» исемле кечкенә җыентык (1995). Ләйлә Садрыйның шигырь-мөнәҗәтләрен эченә алган, ләкин шул чор өчен шактый күркәм итеп чыгарылган китапчыкка карата бер шагыйрәбез көнләшеп, «бай хатын китабын чыгаргансыз икән», дип төрттереп куйган иде. Икенче бер мәгълүм шагыйрәбез исә китапка кергән әйберләрнең уртакул булуын әйтеп, «Мондый матур китабым чыкса, үләргә дә риза булыр идем», – диде. Хәер, авторның үзенә дә аны һәвәскәр дип атавым ошамады шикелле.

 

* * *

 

90нчы елларның беренче яртысында эшләр шулай, әкрен генә булса да, алга бара дип әйтерлек иде. «ТатАрт» үзәгенең Дамир Сираҗи тырышлыгы белән вакыт-вакыт гөрләп эшләве сизелә. Андагы егетләрнең, кызларның саны кайвакытлар уннан артып китсә, берара дүрт-бишкә генә калган була. Дамир үзе исә гел хәрәкәттә, тыз-быз чаба: Мәскәүгә, Киевкә, Ташкентларга барып кайткалый. Татарстан шәһәрләрен әйтәсе дә юк. Сәфәрләре, чапкалаулары гел «ТатАрт» буенча. Кыскасы, Дамирның төп кызыксынганы фондтан бигрәк «ТатАрт» эшчәнлеге икәнлеге ачык күренә иде.

 

Фонд офисы Лесгафт урамында, ягъни безнең йортыбыздан нибары йөз адым чамасы гына күршедә булган чакта, Дамир безгә еш кергәли, тәмәкесен тарта-тарта чәй, кофе эчеп гәпләшеп, киңәшеп утырырга ярата иде. Бер темадан икенчесенә күчә-күчә, кыска җаваплардан да канәгатьләнеп, кайбер тарихи вакыйгалар, эшчәнлекләре бездә аз өйрәнелгән, начар яктыртылган элекке чор татар әдипләре, җәмәгать эшлеклеләре хакында сораштыра иде. Дөрес, Дамирның үзен дә белемсез, тарихтан хәбәрсез дип әйтмәс идем. Тик милли тарихыбыз буенча белгәннәренә система, эзлеклелек җитмәве сизелеп куя иде. Аның каруы рус һәм европалы халыкларның мәдәниятләре, бигрәк тә театр һәм сәхнә сәнгатьләре, режиссер вә артистлары хакында шактый белә, яратып сөйли торган иде. Фикерләве оригиналь һәм кыю дип әйтер идем.

 

Офистагы бүлмәләргә абстракт рухта ясалган берничә рәсемнең килеп керүе зәвык һәм мәнфәгатьнең кайлардарак йөрүенә ишарә итсә кирәк.

 

Бер көнне, алдан шалтыратып, вакыт мөмкинлеген ачыклагач, кофе эчәргә, беркадәре ял да итеп алырга дип өебезгә килде. Кәнәфидә җәелеп утырган, челемен суыра-суыра кофе чөмереп ләззәтләнгән чакта, җаен китереп, үземне кызыксындырган нәрсәләр хакында сорауларымны бирдем. Өркетмәс өчен ерактанрак сүз каттым. Хезмәттәшлек итә башлаганда, – дидем, – төп максат фонд эшчәнлеге, ә сәүдә оешмасы ярдәмчел урында булырга тиеш кебек иде. Хәзер исә киресенчәрәк килеп чыга, фонд үзе ярдәмчел чарага әйләнеп калды шикелле. Беренче урында «ТатАрт» эшчәнлеге, аның мәнфәгатьләре торганлыгы бәхәссез. Ярар, бүлмичә тыңлап тор, әйтеп бетерим, – дидем. – Мин боларны үпкә рәвешендә яки гаепләп әйтмим. Әгәр дә матди мөмкинлекләр тудыра торган «ТатАрт» булмаса, фондның үзе булуы да бәхәсле икәнлеген яхшы аңлыйм хәзер… Шулай ук сине бары байлык булдыру өчен генә тырышасың дип тә раслый алмыйм. Дөресен әйткәндә, син бары байлык комфорты өчен тырышучы кешегә охшамагансың. Җүнләп ял да итә белмисең, зиннәт-бизәкләр белән дә мавыкмыйсың. Шулай да синең әллә нинди бер омтылышың, максатың, стратегик максатың барлыгы миндә шик тудырмый хәзер. Шулай бит, Дамир? –  дидем.

 

Ул тартылып бетмәгән сигаретын сүндерде, шунда ук икенчесен алып кабызды, бер миңа, бер идәнгә карап, тиз-тиз челемен суыргалап алды. «Әгәр бик яшерен сер, яки тегендирәк, ягъни интимрак ният булмаса, миңа да әйтерсең. Белеп кенә торырмын, башкаларга сөйләмәм сереңне… Бәлкем, киңәш-уңаш та кирәк булуы мөмкин. Һич югы комачауламам», – дидем.

 

Дамир беравык сүзсез утырды. Аннары яртылаш тартылган челемен сүндереп тормыйча савытына ыргытты да, миңа күтәрелеп карады:

 

 – Бар андый хыялым, – диде. – Моңарчы ачык итеп әйтеп йөрмәгән серем бар, Миркасыйм абый. Ярар, әйтим инде, сез сорагач. Мин бик нык баерга телим. Тик байлык эчендә күмелеп, кыйммәтле җиһазлар арасында адашып яшәү өчен түгел! Андый байлыкның юк нәрсә, мәгънәсез икәнлеген яхшы аңлыйм… Әгәр әйбәт баесам, мин үземнең шәхси театрымны булдырыр идем!..

 

 – Ничек «үземнең»? – дидем аңлап бетермичә. – Хосусый театр дигәнеңме бу? Мөмкинме соң ул?

 

 – Бик мөмкин, – диде Дамир, күзләрен ялтырата-ялтырата елмаеп. – Үз акчама бинасы салынган, үзем бирә торган хезмәт хакына эшләп, мул, нормаль яши торган труппасы булган, иң әйбәт техника, заманча җиһаз белән тәэмин ителгән үземнең шәхси, ягъни личный театрымны булдырырга теләр идем!.. – дип беразга туктап калды, аннары тагын бер сигарет кабызып, уйчанрак рәвештә дәвам итте. – Хәзер бездәге кебек артистлары хәерче хәлдәге, директор белән режиссерның бугазларыннан чиновниклар тоткан кол театр түгел, үзем теләгәнчә чын сәнгать әсәрләрен уйный торган ирекле театр булдырыр идем…

 

Мин әңгәмәнең болай таба борыласын көтмәгән идем. Бераз уйланып утыргач:

 

 – Барып чыгар микән бу? – дип шик белдердем.

 

 – Ник чыкмасын?! – диде Дамир, яңадан дәртләнеп. – Нормаль илләрдә ул гел шулай бит! Белмисезмени: иң әйбәт опера, драма театрлары бездә түгел, Италиядә, Франциядә, Америкада, Германиядә, Англиядә. Иң әйбәт кинолар да шуларда куела. Иң мәгънәле спектакльләр хосусый театрларда уйнала.

 

 – Аның каруы безнең балет көчле бит, – дидем, үземнең дә төшеп калганнардан булмавымны күрсәтергә теләгәндәй.

 

 – Әйе,  – диде Дамир, беркадәре ачырак елмая төшеп, – революциягә кадәр язылган һәм чит ил композиторлары музыкасына куелган балетларыбыз бар барын. Әйбәт биючеләр дә юк түгел… Тик, Миркасыйм абый, Рудольф Нуриев белән Ирек Мөхәммәдевләрнең ни өчен чит илләргә качулары, шунда дөньякүләм танылып, миллионер булулары хакында уйлаганыгыз бармы сезнең? Ни өчен, нигә?!. Бездәге кебек режиссер белән артист якаларына чиновниклар ябышкан шартларда сәхнә сәнгате үсә алмый шул! Чак кына иреклерәк, иҗатчарак кылана башлаган режиссерның артына тибәләр. Артистның да… Хөкүмәт карамагында булган, аның акчасына яшәгән театрларда торгынлык хөкем сөрә, анда тынчу атмосфера хөкем сөрә, гомумән алганда шулай ул. Ара-тирә генә, ялгышып дигәндәй, җиңел сулап куясың…

 

Мин бу сүзләрне тыңлаганда Дамирның еш-еш эш урыннарын алмаштыруы хакында уйлап алдым. Атмосфераны бераз булса да йомшартырга теләдем:

 

 – Хыялың әйбәт әйбәтен, – дидем, – тик безнең Русия шартларында андый планнар эшкә аша алыр микән? Бездә бит халык та, түрәләр дә башкачарак тәрбияләнгән, шуңа күрә бүтәнчәрәк уйлыйлар.

 

 – Үзгәрәчәк, барсы да үзгәрәчәк! – диде ул, яңадан күзләрен очкынландырган хәлдә миңа төбәлеп дәвам итте. – Ә беләсезме, мин нәрсәдән өмет итәм? Көлмәгез, Миркасыйм абый, мин хәзерге түрәләребезнең сатлык булуларына зур өмет баглыйм! Алар хәзер элекке, идеяле, принципиаль начальниклар түгел инде. Аларның күпчелеге, кирәк тапсалар, аналарын да сатачак! Гаҗәпләнмәгез, хәзер үсеп чыккан байларның күпчелеге иман алыштырган кичәге партия лидерлары, комсомол вожаклары ул. Җитәкче урыннар белән дә рәхәтләнеп сату итәләр. Акча булса, менә шуларны сатып алып, теләгән кадәр яңалык кертергә мөмкин. Ә иреккә чыккан бер яңалык ул шешәдән чыккан җен шикелле. Бөтенесен аздыра-аздыра киң тарала… Кыскасы, бөтен тәртипләр үзгәрәчәк, киләчәктә догматик принциплар түгел, акча хәзрәтләре хакимлек итәчәк!.. Димәк, шәхси театрлар да туачак!

 

 – Хыял гына булып калмагае… – дидем мин. Ул исә көлеп сабыр гына җавап бирде:

 

 – Әйе, хәзергә хыял гына шул. Ә хыялсыз яшәп буламы соң бу дөньяда?!

 

Әңгәмәбез нәкъ шул төштә өзелеп калды: шаулап-гөрләп балалар кайтып кергән иде.

 

Икенче мәртәбә бу темага сөйләшү насыйп булмады безгә. Миңа сүз кузгатырга туры килмәгән төсле, Дамирның үзенә дә аңа кагылу уңайлы түгел иде, күрәсең. Ул, бәлкем, шулай ачылып сөйләшүе өчен үкенеп тә йөргәндер әле…

 

* * *

 

Дамир Сираҗиның киң колачлы, хыялга бай, хәтта кодрәтле мөмкинлекләргә ия режиссер икәнлегенә миңа 1991 елның җәендә (20-25 июнь көннәрендә) Казан шәһәрендә уздырылган «Җыен» бәйрәмендә чын-чынлап ышанырга туры килде. «Татар теле һәм мәдәнияте» фонды исеменнән оештырылган иң зур чаралардан булган иде ул «Җыен» бәйрәме. Мин башта гадәти генә концертлар, чираттагы шоу җыелмасы гына булыр бу дип уйлаган идем. Ләкин Дамир хәзерге заман концерт номерларына ерак тарихка күргәзмәле сәяхәт ясау алымнарын да кушкан, шәһәрнең үзәгендә – Кремль һәм аның тирәләрендә, хәтта күгендә дә – бер үк вакытта бара торган «уеннардан», хәзергечә әйтсәк, моңарчы бездә күрелмәгән галаспектакльдән гыйбарәт булды әлеге «Җыен».

 

Башта, 20 июньдә, стадионда, ачык һавада, зур артистлар катнашлыгында җыр-бию, акробатика номерлары, самолетлар «концерты», парашюттан сикерүләр белән башланып киткән иде. Тамаша икенче көнне (21ендә) Кирмәндә – Кремльдә барды. Анда, караңгы төшә башлауга, Казанны яулауны, аны саклаучылар каршылыгын, диварлар шартлау, мөдһиш «каратуннар» баскынын, аннары нарасыен күкрәгенә кыскан Сөембикәнең әсир алынуын, сөргенгә озатылуын гәүдәләндергән күренешләр күз алдыннан кичте, аннары тагын туплар шартлады… Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы белән баетылган «Сөембикә кыйссасы» иде бу…

 

Тамаша идеясенең иң элек кем башында тууын, сценарие кем тарафыннан язылуын, репетицияләрнең ничек, кайларда уздырылуын, кызганычка каршы, белмәдем. Йөзләгән кеше катнашкан, һәрберсенә гонорар бирелгән, транспорт, самолетлар өчен дә түләнгән тамашаның күпмегә төшүе белән дә, гадәтемчә, кызыксынмадым. Әмма тамашаның шундый киң колачлы планда оештырылуы режиссураның эзлекле, һәр тарафтан уйланылган, бөтен чараларның җитди рәвештә оештырылган булуы мине шаккатырды. Мондый бер урында карап, күреп торып, турыдан-туры җитәкчелек итеп булмый торган шартларда да зур «сәхнә» белән шулай уңышлы идарә итә алу җитәкченең, бу очракта режиссерның, гаҗәеп күрә белү, булачак хәрәкәтләрне дә күз алдына китерә алу сәләтенә ия булуын раслый иде, әлбәттә.

 

Мине чын-чынлап тетрәндергәне, төрле яклап уйландырганы, хәзергәчә уйландыра торганы асылда әлеге шау-шулар, эффектлы манзаралар түгел, бәлки бөтенләй башка нәрсә булды. Ул нәрсә 1552 елның октябрендә Кирмәнне саклап бихисап кан коелганнан, башлар киселгәннән, җирле халык шәһәрдән бөтенләй сөрелгәннән соң дүрт йөз дә кырык (440!) ел узгач, әлеге фаҗигале туфракта шул вакыйгаларны хәтердә яңарту, шул хакта ачыктан-ачык игълан итү иде.

 

1919 елга кадәр татар кешеләренә Кирмәнгә керү тыелган булуын, шул елда гына Сөембикә манарасына ай куябыз дип бер талпынып алуны искә төшердем. Совет чоры татар куштаннарының әлеге вакыйгаларны бөтенләй онытырга тырышулары, манараның кемнеке булуы хакында сүз әйтүләрне катгый тыюлуы әле дә хәтердә. Димәк, күпне күргән, күпне кичергән тарихи Кремль туфрагында оештырылган әлеге «Җыен» дигәннәре гадәти генә уен-тамаша түгел, бәлки милли-азатлык хәрәкәтенең бер мөһим күренеше дә икән!

 

Фонд тарафыннан «Җыен» бәйрәменең дүртенче көнендә (23 июнь) Болгарда уздырылган Сабан туе да оештырылу сыйфаты ягыннан истә калырлык вакыйга булган иде. Анда да Дамир үзенең киң колачлы оештыручы, күп нәрсәләрне алдан күрә белүгә сәләтле сизгер режиссер икәнлеген раслады. Мине аерата кызыксындырганы шул булды: Казаннан килгән фонд егетләре, махсус чакырылган артистлар гына түгел, җирле Спас районы кешеләре дә, җөмләдән, шәһәрдәге урыс түрәләре дә актив катнашып, кирәге чыкканда йөгереп йөреп хезмәт иттеләр. Моңа, ихтимал, милли хәрәкәтнең ул еллардагы көче, куәте дә тәэсир иткәндер.

 

«Җыен» бәйрәме шулай шаулап узгач, мин фондыбызның исемен «Җыен» дип үзгәртергә тәкъдим иттем. Иптәшләр килештеләр. Шул рәвешчә, яңа басмаларда элекке килешсезрәк ТЯК урынын «Җыен» нәшрияты» дигән гыйбарә ала башлады.

 

Дамир Сираҗиның режиссерлык куәте, таланты аның профессиональ театр сәхнәләрендә куелган спектакльләрендә дә чагылгалап алган иде. Шулардан мине (мине генә микән?!) искитәрлек дәрәҗәдә гаҗәпләндергәне, хәтта шаклар катырганы, әлбәттә, «Ахырзаман» спектакле булды. Чыңгыз Айтматовның болай да тирән фәлсәфә һәм үтемле әдәби чаралар белән язылган бик тә катлаулы, гаҗәеп талантлы әсәрен ул, Дамир, искитәрлек бер осталык белән сәхнәләштергән иде. Сәхнәдәге вакыйгалар әллә кайлардагы ерак Тянь-Шань таулары арасында, безнең өчен ят дип әйтерлек кешеләр, хәтта җан-җанварлар, бүреләр катнашында барса да, әсәрдәге ситуацияләр һәммәбез өчен дә якын, уртак итеп бирелгән. Көчекләрен, ягъни балаларын җуйган ана бүренең үкси-үкси улаган тавышы һаман да колакта яңгырый кебек.

 

* * *

 

«Җыен» фонды оештырган чираттагы зур чараларның берсе 1993 елда уздырылган «Балалар җыры» конкурсы иде. Кечкенә генә булса да, аның шактый гыйбрәтле тарихы бар.

 

1987-1989 еллардан алып, милли-азатлык хәрәкәте көчәю аркасында СССР дигән зур дәүләт таркалу процессын кичерә башлаган дәвердә бер «сәер» яңалык барлыкка килгән иде. Моңарчы илдә татар дигән халык барлыгын үзе дә оныта язган, башкаларны да оныттырырга теләгән Мәскәү, дөресрәге, аның үзәк радиосы, көн саен диярлек төш вакытларында, хәтта кайбер көннәрне иртә-кичләрен дә, татар җырларын бирә башлады. Ректораттагы эш бүлмәмдә радионы, вакыйгалардан хәбәрдар булып торыр өчен, гел ачык тотам, шуңа күрә Мәскәүдән тапшырылган татар җырларын ишетеп тора идем.

 

Ләкин шул ук елларда безнең Казанда элек атнасына ике-өч мәртәбә диярлек балалар өчен махсус тапшырулар бирә торган татар радиосы аларны бөтенләй оныта язды. Бераздан исә, балалар программасын кайтарырга теләп, балаларның үзләреннән дә мәхәббәт җырларын җырлатырга тотынды. «Тала-тала беләгем, яна-яна йөрәгем» ише. Күрәсең, элекке пионер җырлары вакыт рухына туры килмәгәнлектән, яңалары язылмаганлыктандыр инде.

 

Һәрхәлдә, бик сәер, гайре табигый хәл иде бу. Шуңа күрә бер очрашуда борчылуларымны Дамирга да әйттем. Берәр композиторга заказ биреп, балалар өчен махсус җырлар яздырмаскамы микән, дидем. Дамир уйга калды, учлары белән кара сакалын капшап, иякләрен кашып алды, аннары:

 

 – Бик дөрес фикер бит бу! – диде. – Әйдәгез, балалар җырына конкурс оештырабыз! Ә сез шуны нигезләп бер мәкалә языгыз!

 

Һәм мин «Ник янмасын бала йөрәге» дигән текстны яздым. Фондта карап чыккач, аңа конкурс шартлары да өстәлде. Мәкалә-игълан өч гәзиттә басылып чыкты (1993). Күп тә узмый җырлар да килә башлады. Бер Казаннан гына түгел, Себердән дә, хәтта Америкадан да бар иде җырлар. Димәк, җәмәгатьчелек ихтыяҗны дөрес аңлаган. Әмма профессиональ композиторларыбыз исә – ләм-мим. Ягъни берни бирмәделәр конкурска. Һәвәскәрләрдән генә килде җырлар…

 

Дамир да канәгать түгеллеген яшермәде: «Кыен чакта тоткан чыгымнар акланмады бит», – дип мыгырдады.

 

Мин исә күпмедер еллар узгач кына әлеге сүлпәнлекнең сәбәбен аңладым: гел дәүләт, хөкүмәт кулыннан ашарга өйрәнгән, шулай күнеккән, шул рәвешчә рухан люмпенлашкан совет композиторлары шәхси инициативага, хосусый чараларга ышанып бетмәгән икән. Аларга югарыдан төшә торган күсәкле-кәнфитле күрсәтмә җитмәгән икән…

 

Ләкин яңа шартларда оештырылган беренче конкурс, үз максатына ирешмәсә дә, бөтенләй үк эзсез узмады. Шуннан соң республикада җыр сәнгате буенча төрле конкурслар уздырыла башлады. Бүген дә дәвам итә алар. Яңа талантлар ачылуга да, бармак белән «йолдызлар» әвәләүгә дә өлеш кертеп киләләр, шөкер…

 

* * *

 

90нчы елларның урталарына таба эшләр авырая төште. Илдә барлыкка килгән кайбер икътисади кыенлыклар «ТатАрт» эшчәнлегенә дә тәэсир итте. Дөрес, вак-төяк уңышсызлыклар элек тә булгалый иде. Мәсәлән, 91-92 елда кышын «ТатАрт» үзәге, киләсе елда Идел буенча круизлар оештырырга дип, теплоходлар өчен күпләп төрле җиһазлар сатып алган иде. Тик язга таба ягулыкларның кинәт кыйммәтләнүе, халык кулындагы акчаларның да «дөрләп януы» аркасында бөтен планнар челпәрәмә килде, «ТатАрт» зур зыян күрде. Әмма 90нчы еллар уртасыннан алып андый уңышсызлыклар системага әверелә башлады. Ләкин гомумән алганда нинди конкрет уңышсызлыклар булганын мин җүнләп белмәдем һәм белергә дә тырышмадым. Фонд буенча нәрсәләр һәм ничегрәк эшләргә кирәклеген әйтү, шулар хакында киңәшүдән ары узмаска тырыштым. Дамирның үзе белән якыннан аралашып, дуслашып китмәгән кебек, «ТатАрт» эшләренә дә бик тыгылмадым.

 

Үзәк эшләренең авырая, начарлана баруының бер нәтиҗәсе компаньон Фәрит Хәмидуллинның «ТатАрт»тан бүленеп чыгуы булды.

 

«ТатАрт»ның конкрет эшчәнлегенә килгәндә, ул, башта ук планлаштырылганча, алу-сатудан, ягъни сәүдәдә арадашчылык итүдән гыйбарәт иде. Бу урында шуңа да басым ясап махсус әйтергә кирәк, сәүдә эшләре гомумән мондый арадашлыктан башка бармый, бара да алмый. Мәсәлән, төрле тауар җитештерүче белән кулланучы арасында аларның берсен икенчесе белән «кавыштыручы» булмаса, кулланучының вакыты, көче тауар эзләүгә китеп, төп эшчәнлеге ахыр чиктә тукталып калачак.

 

Шул рәвешчә, тауар әйләнешендә «үз урынын» таба алган арадашчы, әйтик, завод-фабрикалардан бер тауарны күпләп «үз бәясенә» (монысын җитештерүче билгели) ала да, аны кулланучыга базар бәясенә сата. Ике бәя арасындагы аермадан арадашчының файдасы барлыкка килә. Шундый файдадан «ТатАрт» төрле салым-налогларны, бина арендасы, транспорт, ут-су, почта, телефон чыгымнарын түли. Шулай ук үзәкнең үзендә һәм «Җыен»да эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түләнә. Ниһаять, әлеге чыгымнардан соң гына «Җыен» чараларына да өлеш чыгарыла. Тик алдан тәгаенләнгән ныклы өлеш – процентлар рәвешендә түгел, бәлки планлаштырылган, уздырылуы кирәк табылган чараларга, чыгарылуы хәл ителгән китапларга яисә башкарылуы тиеш бүтән эшләргә кирәкле күләмдә генә. Кыскасы, аяк-кулны әлләни иркен сузарга мөмкинлек юк иде. Шулай да, шөкер, җай гына эшләп ята идек әле.

 

Мондый базар шартларында уңышлы эшләп, файда казанып торыр өчен, әлбәттә, гел туктамыйча, бәйрәм-ялны белмичә гамәл кылырга, эзләнергә, башкалар (көндәшләр) белән ярыша-ярыша хәрәкәт итәргә кирәк иде. Баштагы елларда Дамирның тырышлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә «ТатАрт» ярыйсы гына эшләп калды.

Шулай ару гына эш майтарып яткан бер мәлдә Дамир «ТатАрт»ның дүрт-биш хезмәткәре белән Таиландка барып кыска вакытлы ял итеп кайтуны оештырган иде. Бу аның беренче рәсми ялы иде бугай, ләкин ул аннан нык авырып кайтты (бу чир хакында соңрак сүз булыр әле).

 

Шул ук елларда Дамирның салынып бетмәгән бер йорт алып, шуның белән маташуы да билгеле. «Башкача мөмкин түгел! Менә кырыкка җиткәнче бер ел да нормаль шартларда яшәгәнем булмады, гел общежитиедә, гел частный фатирда, алачык кебек караңгы почмакларда интектем. Ичмасам бераз вакыт булса да, адәмчә яшәп каласы иде!» дигәне истә.

 

Мин моны һич гаепләмәдем. Һәркемнең дә үзен кайгыртырга хакы бар. Үзенең тормыш шартларын рәтләргә теләмәгән кеше башкаларның хәленә керергә дә сәләтле булмый бит. Ә Дамир чыннан да ярдәмчел, башкаларны да кайгырта белә торган зат иде. Ул мохтаҗ кешеләргә матди ярдәм оештырды, талантлы студентларга стипендияләр биргәләүне гамәлгә кертергә тырышты.

 

Дамир Сираҗи чыннан да күп эшли иде. Ул гел хәрәкәттә, гел юлда булды, тегендә барып тауар табып кайтса, монысына барып сата. Тауарлары исә төрле-төрле. Кием-салым ише «вак-төякләр»дән алып химия продукцияләре, «КамАЗ» автомашиналары, цистерна-цистерна нефть продуктларына кадәр. Дөресен әйткәндә, мин боларны тикшереп, белеп тормадым. Минем өчен моның әһәмияте аз иде. Шуңа күрә, кайчакларын бераз кызмачарак була торган Дамир чак кына җәелебрәк сөйли башлады исә, башны артык авырттырмас өчен сүзне бүтән якка борырга ашыга идем.

 

«ТатАрт» эшләре шулай җайга салынсын өчен аның җитәкчесенең бетмәс-төкәнмәс җегәргә, искитмәле активлыкка, һәм, ниһаять, кыюлыкка, хәтта әрсезлеккә дә ия булуы шарт иде. Ә Дамирда боларның барысы да җитәрлек иде. Холкы буенча ул ишектән кусаң, тәрәзәдән керергә күп сорап тормый торган максатчан кеше иде.

 

Бу сыйфатлары өстенә Дамирның әлеге эшләр башланган елларда Югары Совет депутаты булуы да, һичшиксез, зур роль уйнагандыр. Чөнки түшендә депутатлык билгесе булган кешене һәр җирдә аягүрә торып каршы алалар. Моңа дәлил рәвешендә, миңа соңрак Разил Вәлиев сөйләгән бер хатирәне язып үтәсем килә.

 

Алар икәү «ТатАрт»ка берәр тауар алу нияте белән Түбән Камага барып, андагы зур химик предприятие җитәкчесенең кабул итү бүлмәсенә керәләр. Анда папка кочаклаган ун-унбиш кеше хуҗа янына керер өчен нәүбәт көтеп утырган була. Түргә үк узган Дамир, эчке бүлмәнең ишеге янына киләрәк, секретарь ханымнан: «Кем бар анда?» – дип сорый. Ханым: «Ярдәмчесе», – дип җавап бирә. Бер кулы белән ишек тоткасына ябышкан Дамир: «Мне кофе, ему чай!» – дип, секретарьга боерык бирә-бирә кабинетка кереп тә китә. Чират көтеп утыручылар да, секретарь ханым да авызларын ачып кала. «Кунаклар» хуҗа белән күрешеп, исәнлек-саулык сорашкан арада кофе-чәйләре белән чибәр ханым да килеп керә. Сөйләшүләр җайлы уза, «ТатАрт» җитәкчесе теләгенә артыгы белән ирешә.

 

Баштагы елларда Д. Сираҗиевның дәүләт, хөкүмәт җитәкчеләре белән уртак тел таба алуы шик тудырмый. Бигрәк тә ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт Сабиров чын теләктәшлек күрсәтте бугай. Премьер-министрның инициаторларны яратуын беләбез бит.

 

* * *

 

Инде әйткәнемчә, 90нчы елларның урталарында «ТатАрт» эшчәнлегендә кыенлыклар барлыкка килә башлады. Моңа, илдәге икътисади үзгәрешләрдән тыш, Д. Сираҗиның депутатлык статусы үзгәрүе, ягъни икенче срокка депутат булып сайлана алмавы да сәбәп булгандыр. Син югары урында утырганыңда фәлән җиреңне яларга омтылучыларның, син аннан төшкәч, нәкъ шул җиреңә тибәргә мөмкин икәнен беләбез бит.

 

Яңа сайлау кампаниясе башлангач, Дамир, зур түрәләр ярдәм кулын сузмагангамы, бераз аптырап калды, шуңа күрә киләчәге шөбһәлерәк булган Иван Рыбкин тарафдарларына кушылды һәм, табигый ки, берни дә барып чыкмады. Өстәвенә, ул вакытта сәясәттә оппозициядә торучы тынгысыз җаннардан һәм башка төрле «балласт»тан котылу тенденциясе көчәйгән, шуның аркасында, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, милли хәрәкәт идеяләренең үсентеләренә, тамырларына балта чабыла башлаган иде. Бер үк вакытта республика парламентына «ләббәйкәле» чиновниклар һәм теләсә нинди шартларга яраклаша белгән «сыгылмалы» демагогларга юл киң ачылган иде. Нәтиҗәдә «тотрыклы» парламент оешып, халык-милләт мәнфәгате өчен чын-чынлап кайгыртучылар, тырышучылар парламентта бик аз калган иде.

 

Шунысы да бар: Дамирның депутат буларак үзен әллә ни күрсәтә дә алмады кебек. Сәяси планда берәр конкрет эш майтаруын да, истә калырлык, бигрәк тә зур түрәләр күңеленә хуш килерлек нотык сөйләвен дә хәтерләмим. Ә синең сәүдә эшләрен үстерү юлындагы тырышуларыңның да, мәдәнияткә ярдәм иткәләвеңнең дә кемгә хаҗәте бар ди хәзер?! Ниһаять, Дамирның әче теллелеге, турыдан ярып әйтү гадәте дә, бәлки, кайберәүләргә ошап бетмәгәндер.

 

* * *

 

Әле генә чыгарылган нәтиҗәләргә мин, татар акылы төш узгач дигәндәй, соңрак килдем. Элек исә эшләрнең начараюында күбрәк Дамирның үзе гаепледер дип уйлый идем. Чөнки ул соңгы вакытларда кызмача хәлдә күбрәк күренә башлады. Әүвәлләре кәефле килеш йөрсә, хәзер инде яхшы ук кызган хәлдә дә очрый иде. (Депутатлык статусы аны тыеп торган булса кирәк.) Фонд ихтыяҗларына бармак аша каравы да үзен ныграк сиздерә башлады. Минем кайбер тәкъдимнәрем, сүздә кабул ителсә дә, асылда хәрәкәтсез ята бирде. Кайвакытларны моңа ачуым да килә иде. Шундый мәлләрнең берсендә мин Дамирга аны күрәсем килүем, мөһим мәсьәлә барлыгы хакында егетләр аша хәбәр җибәрдем.

 

Бераз кәефле рәвештә килеп керде ул. Кәнәфигә җәелеп утырып, гадәттәгечә исәнлек-саулык сорашкач, ашыкмыйча челемен кабызды, хозурланып кына ике-өч төтен «алкасы» чыгарды. Аннары, башын чак кына артка чөеп, беркадәр вәкарьле, эреләнгән кыяфәт белән:

 

 – Йә, Миркасыйм абый, тыңлыйм сезне! – диде.

 

Аның үзен болай тотышы миңа ошамады, әлбәттә. Аңа туры төбәлгән күзләремне чак кына кыса төшеп, алгарак иелеп, әкрен тавыш белән иҗекләп-иҗекләп кенә:

 

 – Юк, Да-мир, – дидем, – хәзер мин си-не тың-ларга ти-еш!

 

Ачыла төшкән авызы ябылып та өлгермәде, баягы вәкарьле кыяфәт эреп юкка чыкты. Үзе дә шиңеп, бөрешкән төсле кечерәеп калды. Нәрсәдән ул шулай шүрләп, шикләнеп калгандыр әлеге мизгелдә – моны хәзер дә аңлый алмыйм. Ә башка вакытларда ул үзе белән килешмәүне ишетүгә үк, кагыйдә буларак, иң элек, кем әйтмешли, күтәрелеп бәрелә, аннары тавышын күтәргәннән-күтәрә барып, үзенең хаклылыгын раслый башлый иде. Бу юлы исә ул янып торган тәмәкесен дә онытып, башын игән килеш сүзсез утыра бирде. Ул миңа кызганыч булып тоела башлады. Баягы ачуым да юкка чыкты. Һәм мин Дамирның чынлыкта тиз яраланучан нечкә күңелле, нәзберек табигатьле кеше икәнлеген тойдым.

 

Сүзне ипләп кенә башка якка боруның кирәклеген аңладым. «Җыен» фонды исеменә рәхмәт сүзләре ишетүемне әйткән булдым, тагын бер-ике әйбәт китап чыгара алсак, шулай мөһимрәк эш күрсәтсәк, «Җыен»ның да, «ТатАрт»ның да абруе һичшиксез артачак дигән булдым. Җаен китереп, сәламәтлеген саклауның кирәклеге, хәмер-шәрабның зарары хакында да акыл сатып алдым. Шул рәвешчә ачулануым аны кайгырту кебегрәк килеп чыкты. Бер-ике чынаяк кофе эчкәч (ул чынаягына гадәттә ике-өч кашык кофе порошогы сала, шикәргә кагылып та тормый иде), Дамир яңадан үз кыяфәтенә кайта башлаган, баягы кызмачалыкның әсәре дә калмаган иде инде. Аның шул көнге соңгы сүзе иртәгәдән үк авызына бер тамчы да алмаячаклыгы хакында булды.

 

Икенче бер очрашуда, тыныч кына барган әңгәмә дәвамында, Дамир «ТатАрт» эшләренең авыраюы, гомумән, эшмәкәрлекнең гел кысырыклана баруы хакында сөйләде. Шулар аркасында фонд эшчәнлегенең дә сүлпәнләнүен таныды. Матди керемнең азаюы хакында әйтеп, үз йортының да әле тәмам төзелеп, эшләнеп бетмәгән җирләре булуын искә төшерде. Шунда ук ул үзенә бер үк вакытта «ТатАрт» җитәкчесе дә, «Җыен» фонды рәисенең урынбасары, ягъни фонд директоры да булуның авыргарак килүен әйтеп, фондка хезмәт хакы алып эшли торган башка директор билгеләүнең кирәклеген әйтте. Мин аның фикерен хупладым. Күптән түгел Кыргызстаннан күченеп килгән, хәзер «ТатАрт»та эшләүче Фуат Рәфиковның кандидатурасын тәкъдим иттем. Бу кешенең, сәнгатьтән махсус әзерлеге, белеме булмаса да, артистларны, театрны ихлас күңелдән яратуы, Илһам Шакировка бөтенләй мөкиббән китүе күптән игътибарымны җәлеп иткән иде. Дамир тәкъдим белән шунда ук килеште.

 

«ТатАрт»та исә штатларны кыскарту күздә тотыла, чөнки эш күләме кими бара икән. «Их, нинди әйбәт башлап җибәргән идек!.. Тагын бер дүрт-биш ел гына җитмәде шул!..» – дип уфтанып алды ул. Бурычка биргән акчаларын кайтара алмавын да әйтте. «Ул бурычларның куркыныч яклары да бар бит әле. Түләп тормас өчен… Әнә бер-берләренә юкка гына атмыйлар шул…» – үзе белән үзе сөйләшкән төсле, шулай дип тә өстәп куйды, хәтта.

 

Ахырда, уй-хәсрәтләренә йомгак ясагандай:

 

 – Бик ышанып, теләкләремә тиз ирешермен дип өметләнеп башлаган идем, барып чыкмый шул хәзергә, – диде.

 

Чем кара күзләре яшьләнеп тә алган төсле булды…

 

Соңрак ишетүемә караганда, аны кайбер көндәш эшмәкәрләр төп башына утырткан булса кирәк.

 

Аның өчен хәзер элекке ачык ишекләр дә ябык иде бугай. Һәм бу шулай булырга тиеш иде, минемчә. Күбрәк кызмача хәлдә йөргән, вакыт-вакыт бөтенләй онытылып эчә башлаган кешегә ышаныч һәм хөрмәт кимүе табигый инде ул.

 

* * *

 

Шулай да Дамир тырышудан, талпынудан тукталмады. Запойдан чыккан араларда өзелеп калган эшләрен кузгатып җибәрергә, кирегә киткәннәрен төзәтергә тырышты. Берара башкарак, иҗадирак юнәлешкә керү хакында хыяллана башлады. Мәсәлән, музыкаль студия булдыру ише проектлар турында да сөйләп йөргән иде. Тәҗрибәләр дә эшләп караганы да булды бугай. Кыска метражлы кинофильмнар да төшергәне мәгълүм. Телефильмнар хакында да уйланды. Ләкин көндәшләре бу юнәлештә дә йоклап ятмаган. Бер гәзиттә «ТатАрт»ны хурлаган, әлеге «Ихлас дога» китабын чәйнәү юлы белән «Җыен»га да таш аткан мәкалә басылып чыкты. Аның кемнәр заказы буенча һәм кемнәрнең «консультацияләре» белән язылганлыгы әлләни сер түгел иде.

 

Мин башта Дамирны, аны элегрәк бөтенләй белмәгәнгә, хәмер-шәраб белән шаяртып кына маташадыр дип уйлаган идем. Бераз кәккәләп йөргәләү ул үз тормышыннан канәгатьлекне, «булдыклы ир-егетлекне» күрсәтү уены сыманрак та гадәткә кергән бит. Әмма соңрак, аны озаграк күзәткән саен, эшнең уен-муеннан узып киткәнлеген, егетнең куркыныч чиргә сабышканлыгын аңладым.

 

Шунысы да бар: берәр эшлекле очрашуга айнык хәлдә китеп, аннан исереп тә кайткалый башлады. Димәк, махсус эчертеп җибәрәләр. Көндәшләр арасында киң таралган күренеш, хәтәр чирне көчәйтү алымы.

 

Әйе, куркыныч тырнакларыннан бик сирәк кешеләр генә котыла ала торган мәкерле чиргә тарыган иде Дамирыбыз…

 

Айнык чагында мөстәкыйль фикергә ия кызыклы әңгәмәдәш булган Д. Сираҗиев нык исергән чакта башкалар кебек үк бик ямьсезләнә, холкы тәмам бозыла иде. Өч мәртәбә гаиләсе таркалуга да шул сыйфаты сәбәп икәнлеге шик тудырмый.

 

Дамир торган саен чиргә ныграк бирелде. Аның язмышы өчен чын-чынлап борчылган театр җитәкчеләре, мәсәлән, Шамил Закиров аны табибка, шул чир белгеченә дә күрсәтеп карый. Марсель Сәлимҗанов исә көчләп дигәндәй кардиологка алып бара. «Тагын ике-өч запойдан соң бөтенләй чыга алмас» дигән нәтиҗәне үзенә дә әйтә. Дамир исә: «Ә нигә берсеннән соң ук үлмәм икән?!» – дип җикеренә. Һаман ышанмый ул чиренең чынлыгына…

 

Чираттагы бер кризистан ул чыннан да чыга алмый – йөрәге башка түзми…

 

Дөньяга килгәч Раид дигән исем кушылган, үзенә ошамаган шул исем урынына Дамир тәхәллүсен алган, исемен генә түгел, кәсебенең дә бер юнәлешенә үзгәрешләр кертергә теләгән гайәр егет әлеге исемнәрен дә, якты хыялларын да, җәмгыятебез чиренең бер кечтеки өлешен дә үзе белән бергә алып арадан китеп барды…

 

* * *

 

Кеше китә – җыры кала, дигән канатлы әйтем бар. Аннан «эше кала» дигән вариант та ясарга мөмкин. Әмма чын җыр, чын эш бик сирәкләрдән кала шул.

 

Дамир Сираҗи белән ничегрәк булыр икән, анысын өздереп әйтүе кыен хәзергә. Режиссер, артист, театр белгече буларак сәхнә сәнгатебез тарихында аның үз урыны, «үз сүзе» булганлыгы бәхәссез, әлбәттә. Бу хакта Юныс Сафиуллин тарафыннан бер китап та язылды инде. «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» дип атала.

 

Әмма эшчәнлегенең бу сыйфаты буенча вафатына кадәр үк Дамир «сәхнәдән төшкән», дөресрәге, башкарак юнәлешкә кереп киткән, шуңа күрә ул даирәләрдә «онытыла да башлаган» иде (мәсәлән, «Татар энциклопедия сүзлеге»нә исеме кертелмәве шуңа ишарә.) Әйе, ул бер карауга җиңел булып күренгән, ләкин чынлыкта гаҗәеп дәрәҗәдә кыен, өметле һәм шул ук вакытта шөбһәле, сирәкләрне генә елмаеп, күпләрне исә ачы ыржаеп озата торган мавыктыргыч юнәлешкә кергән иде. Дуслардан бигрәк дошманнары – көндәшләре күбрәк булган, шуларның күпчелеге дус булып кылана торган, шунысы белән мәкерле юнәлешкә череп баер өчен түгел, бәлки матди мөмкинлекләр тудырып, үзе теләгән, «шулай булырга тиеш» дип исәпләгән мөстәкыйль рухлы, ирекле театр сәхнәсен «әйләндерергә» омтылган иде Дамир.

 

Язмышы исә бөтенләй башкача хөкем чыгарган икән.

 

Әмма ләкин нәкъ шушы юнәлештә ярдәмчел чара рәвешендә башлаган, дөресрәге, башлануына сәбәп булган, гамәлгә ашуына шактый өлеше кергән эшләре аның исемен хәтерләрдә озаграк саклар кебек. Шуңа күрә мәсьәләнең шушы ягына да махсус тукталу зарурдыр.

 

Дамирдан соң дүрт-биш ай чамасы узгач, хуҗасыз калган «ТатАрт» башына, дәвамчы сыйфатында, мәрхүмнең туганнары, варислары чакыруы буенча, Ринат Мингалиев дигән берәү килде. Элек миңа бу тирәләрдә күренмәгән, һәрхәлдә, минем өчен бөтенләй таныш түгел кеше иде ул... Әмма, «ТатАрт»ның яңа җитәкчесе белән хезмәттәшлек озак дәвам итә алмады. Ул мескен дә әлеге мәгълүм социаль чир белән интегә икән: чираттагы бер кризистан ул да чыга алмаган… Нәтиҗәдә күп серләре Дамир белән бергә үк киткән, күп йомгакларының очлары буталып беткән «ТатАрт» ширкәте дә яшәүдән туктады…

 

Шул рәвешчә, бушлыктан тап-такыр янчыгын гына тотып төп башына утырып калган «Җыен» фондын инде нишләтергә дип белмичә йөргән вакытта, көтмәгәндә диярлек, «Татнефть» тарафыннан оештырылган «Рухият» фонды белән хезмәттәшлек барлыкка килде. Моның да үзенә күрә, кечкенә генә булса да, гыйбрәтле тарихы бар.

 

Шәкертләремнән Раиф Мәрданов, Рамил Миңнуллиннар үз инициативалары белән, «Рухият» фондының матди ярдәмендә, Шиһабеддин Мәрҗани һәм Риза казый Фәхреддинәргә багышланган ике җыентык чыгаруга ирешәләр (1998 һәм 1999). Аларга Сөләйман Рәхимев тә кушылып әзерләнгән өченче китап – бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихын яктырткан җыентык та эшләнеп бетәр алдыннан Раиф минем янга киңәшкә килде һәм яңа китапка редактор булуымны сорады (1999).

 

Сөйләшә-киңәшә торгач, шундый рухтагы тагын берничә җыентык чыгару мөмкин дигән фикер туды. Бубыйлардан соң Фатыйх Кәримигә тотынырга, аннары Газиз Гобәйдуллин һәм бертуган Рәмиевләр хакында уйларга кирәк таптык. Күз уңында тагын ун-унбиш күренекле шәхесебез бар иде. Әгәр барып чыкса, ягъни «Рухият» фонды кабул итсә, бер махсус серия чыгарырга мөмкин булыр дип уйладык. Серия булгач, аңа исем дә кирәк бит инде. Шул әңгәмә вакытында ук мин ул сериягә «Шәхесләребез» дигән исем бирүне лаек таптым.

Фатыйх Кәримигә багышланган китапта (2000) серия исеме махсус рәвештә игълан да ителде.

 

Шул рәвешчә «Рухият» фонды ярдәме белән әлеге сериядә тагын өч китап дөнья күрде (2002 елда Г. Гобәйдуллин, Бертуган Рәмиевләр һәм Г. Гомәригә багышланган җыентыклар; димәк, «Шәхесләребез» сериясендә «Рухият» ярдәмендә барлыгы җиде китап дөнья күргән иде).

 

Моннан соң «Рухият» фонды иң элек хәзерге исән әдипләрнең, беренче нәүбәттә Кама аръягында туып-үскән кешеләрнең әсәрләрен чыгаруны төп бурычы итеп сайлады. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә ул аз вакыт эчендә һәрьяклап хуплауга лаек зур нәтиҗәләргә ирешә алды. «Афәрин!» дип әйтәсе генә кала.

 

* * *

 

Басылып чыккан, халык кулына кергән китап ул хәтер юлындагы багана сыман гел күренеп, гел искәртеп торачак.

 

Дамир Сираҗиның фонд эшчәнлегенә ясаган икенче бер тәэсире дә бар. Ул тәэсир «Җыен» фондының театрыбыз тарихы, бигрәк тә Галиәсгар Камал исемендәге академик театрның эшчәнлеге белән якыннан кызыксынуыннан гыйбарәт.

 

Бу процесс бер кечкенә публикациядән башланды. Дамирның инициативасы белән «Җыен» фонды Вәлиулла Мортазин-Иманский белән Төхфәт Ченәкәйләр тарафыннан язылып, 1926 елда Мәскәүдә нәшер ителгән «Татар театры тарихыннан» исемле кечкенә генә күләмле, ләкин эчтәлеге ягыннан әһәмиятле истәлек китабын яңадан бастырып чыгарган иде (1996). Анда бер төгәлсезлек тә киткән: яңа басманың Д.Сираҗиев инициативасы белән басылуы әйтелмәгән, аның фамилиясе редакция шурасына да кертелми калган. Моңа, ихтимал, китап эшләнеп бетәр вакытында минем сырхаулап (бер-бер артлы ике инфаркт сугып), хастаханәләрдә яткалавым сәбәп булгандыр. Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, төгәлсезлек өчен гаепне мин үз өстемә алдым. Һәм, Илтани ханым Илалова тәкъдиме белән 1926 елда чыккан «Татар театры (1906-1926)» дигән зур күләмле, бай эчтәлекле китапның 2003 елда чыккан икенче басмасын әзерләгән чакта (текстны басмага Әнвәр Хәйри әзерләде), «Алтын баганаларыбызның берсе» дип исемләнгән кереш мәкаләдә мин әлеге төгәлсезлекне төзәтергә тырыштым (9нчы бит).

 

Узган гасырның 30-80нче елларында, ягъни большевистик субъективлык хөкем сөргән чорда, театрыбыз тарихы буенча махсус рәвештә бозып бирелгән ялгыш мәгълүматларны, аңлы рәвештә тарих «үзгәртүләрне» төзәтергә сәләтле иде бу китап. Ул, өстәмә фотоматериаллар белән тәэмин ителгән хәлдә, затлы бизәлештә шулай яңадан «Мәгариф» нәшриятында басылып чыкты. Камал театры белән «Җыен» фонды арасындагы актив хезмәттәшлек җимеше буларак дөньяга чыккан бу китап тәҗрибәсе нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яңа төрләренә дә сәбәпче булды.

 

Менә бишенче ел инде театр җитәкчеләре инициативасы белән уздырыла башлаган «Яңа татар пьесасы» конкурсын оештыруга, җиңгән әсәрләрне бүләкләүгә, игътибарга лаеклы пьеса текстларын бастырып чыгару эшенә «Җыен» фонды да якыннан катнашып килә. Соңгы елларда бу чарага Татарстан Мәдәният министрлыгы да кушылды. Яңа пьесалар текстларын эченә алган җиде том дөньяга чыкты инде, сигезенчесе эшләнеп ята. Димәк, башка театрлар, һәвәскәр коллективлар өчен дә сайларга, файдаланырга материаллар ишәя дигән сүз.

 

Һәр елның 12 декабренә, Дамирның арадан киткән көненә туры китереп, Камал театры коллективы, «Җыен» фонды катнашуында, аның истәлегенә багышланган хәтер кичәсе уздыра. Шул көнне хәзерге чор сәхнә сәнгатебез үсүгә өлеш керткән режиссерларга, сәхнә осталарына Дамир Сираҗиев исемендәге махсус бүләкләр тапшырыла…

 

Шулай итеп, Дамир Сираҗиев эшчәнлеге, аның кайбер идеяләре, иҗат һәм тормыш юлының чагыштырмача кыска булуына карамастан, замандашларының, хезмәттәшләренең хәтерләрен гел очып бара торган якты метеорит сыман һаман ымсындырып, яктыртып тора икән...

Миркасыйм ГОСМАНОВ
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

Фикерләр

№4 (28557) / 01.12.2009 00:04:56

Модадан калышасыз, җәмәгать. Хәзер спорт һәм спортсменнар заманы...

№3 (28556) / 01.12.2009 00:03:19

Модадан калышасыз, җәмәгать. Хәзер спорт һәм спортсменнар заманы...

№2 (28533) / 30.11.2009 22:36:51

Кигәвеннән кала бу талант иясен белүчеләр күренми бу сайтта...
1 спектакле белән дә тарихка кереп калырлык кеше.Әйе,бурный темперамент белән озак яшәп булмый.

№1 (28503) / 30.11.2009 19:38:29

Бу язманы укып чыгарга күпләрнең сабырлыгы да.вакыты да җитмәскә мөмкин.
Ә монда-тулы бер тарихи роман да,ачы язмышыбыз да,һ.б.күп нәрсәләр салынган.
Берсен генә әйтеп карыйм.
Татар-аракы эчү өчен яраклашмаган халыкларның берсе(минем ачыш түгел).Күпме талантлы улларыбыз(хәтта кызларыбыз) шул сазлыкка чумды-юкка чыкты.Әгәр алар исән булып,шешә эчендәге шайтан белән көрәшкәнче,соңгы сулышына кадәр халкына хезмәт итә алган булсалар?!.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом