23.03.2017 Җәмгыять
"Гомерем буе көттем, бәхет тик быел гына елмайды"
Казан шәһәренең Кызыл химик урамында яшәүчеләр инде менә ничә елдан бирле яңа фатир көтә. Тик бу бәхеткә аларның әлегә бер өлеше генә ирешә алган. 2013 елдан Россиядә авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы эшли башлады.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган саннарга күз салсак, республикада 2013 – 2017 еллар дәвамында 1 мең 195 авария хәлендәге йортта яшәүчеләр (8 мең 764 фатир яки бүлмәләрдә гомер итүчеләр) күчерелергә тиеш.
Бупрограмма моңа кадәр республикада эшләп килгәненнән шактый аерыла. Торакта ничә кеше пропискада булуга карамастан, иске йортта күпме мәйдан булган, яңасыннан шулкадәр генә бирелә. Шуңа күрә дә халык арасында ризасызлык бар. Моннан тыш хосусыйлаштырылган һәм социаль наем белән яшәүчеләргә дә торак бирүдә үзгәрешләр бар. Министрлыкның матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге йортлардагы фатир-бүлмәләрнең 6 меңләбе хосусыйлаштырылган. Андыйларга дәүләттән торак өчен субсидия бирелә. Программа эшли башлаганнан алып бүгенгәчә 4 мең 400ләп милекче белән килешү төзелгән. Аларның шактые тораклы булган инде.
Кемнәр фатирлы булган?
Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды Казан шәһәренең Мәҗит Гафури урамында дүрт йорт (барлыгы 352 фатир) төзегән. Тыштан карап торышка гадәти күренсә дә, эче бик үзенчәлекле аның. Эконом класслы бу фатирларның өч бүлмәлесе, мәсәлән, балкон белән бергә 53,9 квадрат метрлы. Кухня белән зал бергә, тагын кечкенәрәк кенә ике бүлмәсе, ванна-туалеты бар. Ике бүлмәлесе дә балкон белән 30,7 квадрат метрлы. Бер бүлмәлесе бик кечкенә генә бүлмәдә кухня белән зал бергә, балконы, туалет-ваннасы үзендә. Анда халык күченә башлаган инде.
Ләкин әлеге дүрт йорттагы фатирларның нибары 10 процентына гына күченгәннәр. Калган фатирлар әлегә буш. Ни өченме? Чөнки Казан хакимияте фатирларны үз балансына алып бетермәгән, документларны тиешле таләпләргә китерәселәре бар. Кәгазь эшләре беткәч, социаль наем белән яшәүчеләрне дә бирегә күчермәкчеләр.
Күченүчеләр кемнәр соң? Торак фондының матбугат хезмәткәре Лилия Мәннапова сүзләренчә, алар – авария хәлендәге фатир-бүлмәләрен үзләренеке итеп хосусыйлаштыручылар. Дәүләт андыйларның милкен бер квадрат метрын 11 мең 22 сумнан сатып алган.
– Әгәр дә кешенең тузган торакта, мәсәлән, 30 квадрат метр милке булса, аңа 300 мең сум чамасы акча бирелә, – дип аңлатты бу уңайдан Лилия Мәннапова. – Торак фондыннан фатир алырга теләүчеләр бу акчаны беренче взнос итеп күчерә һәм түләнеп бетмәгән квадрат метрлар өчен ипотека килешүе нигезендә аларга 28 елга кадәр 7 процентлы заем бирелә.
Алар ни өчен бу программадан аламы? Тузган торакта яшәүчеләрне йортсыз-җирсез калдырмас өчен, республика җитәкчелеге социаль ипотекага кертергә булган. Сер түгел, бүген мондый җирләрдә күбесенчә аз керемле, базар бәясеннән сафка бастырылган торакны алырга мөмкинлеге булмаган категория кешеләре яши. Нәкъ менә шуны истә тотып, арзан бәядән тәэмин итү максатыннан Торак фонды аша сафка баскан йортлардан фатир бирергә булганнар. Риза булмаучыларга башка йортлардан да сайлау мөмкинлеге бирелгән.
Сания апа кыйссасы
Гомер буе бернинди уңайлыклары булмаган йортта яшәгәннән соң Сания апа Тумакаева бүген башка шартларда гомер итә башлаган. Бөтен балачагым, тормышым иске торакта үтте, ди ул.
– Яңа йортка гыйнвар ахырында күчендем, – дип каршы алды Сания апа. – Моңа кадәр булган шартлар белән мондагысын чагыштыра торган түгел инде. 2004 елдан башлап безне, яңа йортка күчәсез, дип ышандырып килделәр, – ди Сания апа. – Әмма мондый бәхет бары тик быел гына тиде. Кечкенәрәк, әлбәттә. Минем кебек ялгыз кешегә ярый инде. Гаиләлеләр дә бар бит. Хәзер миңа ипотека түләргә кирәк. Ипотекага – 5 мең, фатир өчен 3,5 мең сум түләдем. Әле тагын иске фатир өчен түләргә. 11 мең пенсиягә ничек яшәрмен, белмим. Шунысы бик куркыта. 75 яшеңдә 1 миллион сумга якын бурычың булсын әле.
Фатирлы булыр өчен Сания апа моңа кадәр дә ипотека алырга ризалыгын белдергән булган. Тик пенсия яшендәгеләргә социаль ипотека бирелми дип, бар өметен сүндергәннәр. Узган ел искесен 11 мең сумга биреп, яңасын 35 мең сумга сатып алырга мөмкин икәнлеген әйткәч тә, ризалашкан. Тараканнар, тычкан-күселәр арасында тагын күпме интегергә була, ди ул.
– Туганнарым, дусларым күченергә булышты, әле ярый алар бар, – ди Сания.
Туганнары белән дә сөйләшеп алдык. Картлык көнендә ипотека кабаласына керүе өчен борчыла алар. Әмма бернинди мөмкинлекләрсез, җимерелү куркынычы янаган йортта яшәүгә караганда, монда яхшырак инде, дип үз-үзләрен тынычландыралар. “Тегендә мәйданы 38 квадрат метр иде, монда балкон белән 31 квадрат тирәсе. Кечкенә инде, әмма без аны тынычландырабыз, чистада, рәхәттә яшәрсең, дибез. Җитмәсә, бөтен нәрсә электр белән эшли торган, фатир түләве кыйммәткә чыгар микән инде?” – дип тагын бер көрсенеп куялар. Сания апа бүген фатирын җиһазлау белән мәшгуль.
Куркыныч йорт
Сания апа элек яшәгән Кызыл химик урамындагы 24 нче йортка да барып кайттык. Әлеге бинаның кайчан төзелгәнен берәү дә төгәл генә әйтә алмады. Туганнан бирле биредә яшибез, бабай алган фатир диючеләр дә булды. Сания апа аннан иң беренчеләрдән булып күченгән кеше булып чыкты.
– Безнең торак хосусыйлаштырылмаган, – ди биредә 46 ел яшәүче Аида Нәбиуллина. – Әнием гомер буена фатирлы булырга иде дип хыялланды, булмады. Әби белән бабай да фатир күрмәде. Безгә соцнаемга бирәбез дип ышандыралар. Кайчан булыр, билгесез. Үзебезнең дә тизрәк китәсе килә. Мондый шартлар туйдырды. Күреп торасыз: йортыбыз бик начар хәлдә. Бөтен нәрсә җимерелә. Стенада ярыклар хасил булды. Торбалар эшләми диярлек, су агып тора, кайнарын күргәнебез юк.
Дүрт катлы әлеге йортта яшәү чыннан да куркыныч.
– Бу фатирны минем бабам алган иде, – ди, инде үзе дә бабай булган Дмитрий Васильев. – Күчерәбез, диләр инде, кем белгән. Хәер, ел саен күчерәләр инде безне, – дип кул гына селтәде ул.
P.S. 2013 елдан башлап бүгенгәчә тузган торак мәйданнарын хосусыйлаштырган 1532 гаилә яңа куышлы булган. 508 фатир (соцнаем) муниципаль берәмлекләргә тапшырылган. 755 милекче үз фатирларының төзелеп бетүен (социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлардан) көтә.