|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2008 Интернет
АЗАТЛЫК РАДИОСЫ СӘХИФӘСЕНӘ ҺӨҖҮМ БУЛДЫ«Азатлык» радиосы веб-сәхифәсенә шимбә иртә белән һөҗүм башланды. Башта һөҗүм радионың Белоруссия хезмәте сәхифәсенә булса, соңыннан ул радионың “Татар-башкорт” сәхифәсе белән бергә, аның 18 телдә эшләгән башка битләренә дә үз тәэсирен күрсәтте. Кулланучылар сәхифәгә керә алмады. Һөҗүмне турыдан-туры үзендә тойган Белоруссия хезмәте сәхифәсе башлыгы, шимбәнең Чернобыль фаҗигасен һәм корбаннарын искә алуда үтә әһәмиятле көн булуы турында белдерде. Белоруссия хөкүмәтенең илдә яңа атом корылмасы төзү тырышлыкларына каршы Чернобыль корбаннарын искә алып уздырылган протест чаралары турында сөйләүче бердәнбер бәйсез мәгълүмат чыганагы «Азатлык» иде. «Азатлык»ка булган һөҗүм белән беррәттән, илдәге хөкүмәттән бәйсез башка оешма сәхифәләренә дә охшаш һөҗүмнәр булган. Һөҗүм башлауга, Белоруссиядәге бәйсез интернет сәхифәләре «Азатлык» хәбәрләрен үз сәхифәсенә ташыган.
--- |
Иң күп укылган
|