22.03.2017 Мәдәният
Эльвира Фәйзуллина: “Җырчы – күңел халәте генә түгел, кешенең асылы ул” (ИНТЕРВЬЮ)
Итальян, француз, инглиз телләрендәге җырларны да искиткеч җиңел һәм төгәл итеп башкарса да, җырчы Эльвира Фәйзуллинаның татарча репертуарын тамашачы ихлас ярату белән кабул итә. Җырчы гына түгел, алып баручы буларак та сынатмаган Эльвира Стәрлетамак дәүләт филармониясендә гөрләп иҗат итә, ә җырлары Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да игътибарга лаек булды.
— Стәрлетамак дәүләт филармониясендә ничек эшли башладыгыз?
— Мин Стәрлетамак шәһәрендә туып-үстем. Мәктәпне тәмамлауга Стәрлетамак дәүләт педагогик институтына укырга кердем. Ә яраткан һөнәрем буенча Башкортстан республикасының мәдәният һәм сәнгать көллиятендә иң талантлы укытучы — Уршеева Светлана Рәшит кызы канаты астында белем алдым. Белем алуны тәмамлауга филармониягә эшкә урнаштым. Безнең төркемдә бик талантлы артистлар җыелган, коллектив белән рәхәтләнеп эшлибез. Иҗади атмосферада эшләве үзе бер бәйрәм, һәрвакыт илһамланып эшлибез.
— Чыгышларыгыз югары бәяләнә, телевизион экраннардан да еш күренәсез. Үзегез иҗади юлыгыз белән канәгатьме?
— Әлбәттә, канәгать. Сәнгатьтә эшләү үземә рухи көч өсти. Алга таба да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышачакбыз.
— Иҗатның тагын нинди юнәлешләрендә эшлисез? Алып бару өлкәсенә күптән кереп киттегезме?
— Юнәлешләр күп, тик барысына да өлгерү кыен, чөнки вакыт, чыннан да, җитми икән. Мин портретлар һәм пейзажлар ясыйм, шигырьләр язам, төрле бизәнү әйберләре эшлим, кул эшләре белән кызыксынам, үземнең сәхнә киемнәремнең дизайнын булдырам. Ә менә алып бару өлкәсендә мин инде узган гасырдан бирле эшлим (көлә). Беренче җитди чараны 1999 нчы елда уздырган идем һәм бүгенге көндә дә шулай ук бәйрәмнәр өлкәсендә уңышлы эшләп киләм.
— Артист кеше сәхнәдән башка яши алмый диләр. Җырчы – ул күңел халәтеме?
— “Басып сайрар талы сынса сандугач та моңлана” дип җырлана бит. Мин беренче тапкыр сәхнәгә унҗиде яшемдә чыктым һәм шунда ук аңа гашыйк булдым, гәрчә бик зур каушау һәм дулкынлану хисе булса да. Залда утыручы тамашачы сине елмаеп каршы ала, башкарган җырыңа биеп яисә күз яше белән тыңлап утыра икән, димәк, синең иҗатың юкка түгел һәм бу очракта артист та битараф була алмый. Җырчы – ул күңел халәте генә түгел, ә синең асылың булып чыга.
— Җырлар яздыру, клиплар төшерү шактый чыгымлы эш, ләкин аннан башка иҗатны алып барып булмый. Әлеге эшкә җитди карыйсызмы? Җырларны махсус язалармы?
— Әлбәттә, җырларга карата җитди карашым да, таләпчәнлегем дә бар. Дөресрәге, авторларга. Җырларның да иң матурларын гына яздырасы килә. Мин танылган композитор Урал Рәшитов, сәләтле Гөлназ Фәхертдинова, бик яхшы аранжировщик Олег Зиннәтуллин, искиткеч шагыйрә Гөлфия Шакирова белән эшләдек. Аларга мин башкарган хезмәтләре өчен генә түгел, ә ярдәмнәре һәм киңәшләре өчен дә рәхмәтле. Алга таба тагын бергә хезмәттәшлек итәргә язсын.
— Профессиональ җырчыга үсеш алу өчен җыр бәйгеләрендә катнашып тору кирәк дигән фикер белән килешәсезме? Үзегезнең нинди фестивальләрдә катнашканыгыз бар?
— Конкурсларда катнашу, дөрестән дә, һөнәри яктан җырчыны яңа дәрәҗәгә чыгара, монда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бар. Җыр бәйгеләрен һәрбер башкаручы өчен дә кирәкле тәҗрибә дип саныйм. Үземә дә республика, бөтенрәсәй һәм халыкара фестиваль-бәйгеләрдә катнашырга һәм лауреат исемнәрен яуларга туры килде. Мин Уфада узган “Вдохновение”, “Планета талантов”, “Таланты Башкортостана”, “Моң чишмә”, Бирскта үткәрелгән “Крещенские морозы”, Туапсе шәһәрендә булган «Лучшие из Лучших», Мәскәүдәге “В мире искусства – 2016” һәм башка бик күп җыр бәйгеләрендә катнаштым һәм алдынгы урыннарга лаек булдым.
— Иҗади яктан максатчан кешеме сез? Нинди хыяллар белән яшисез?
— Максатчан дип саныйм, ләкин яраткан тормыш иптәшемнең ярдәменнән башка иҗатта моның кадәр дәрәҗәгә ирешмәгән дә булыр идем. Ул минем беренче тәнкыйтьчем, киңәшчем һәм илһамландыручым. Барысы өчен дә беренче чиратта аңа чиксез рәхмәтлемен. Ә хыялларым бик күп. Барыбыз да сәламәт тормыш иткәндә һәм янда терәк булырдай гаилә булганда җырлар да яздырып, концертлар да куеп һәм барлык иҗади проектларны да тормышка ашырырга була. Мин һәрбер кешегә бәхет һәм теләкләрнең кабул булуын телим.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 22.03.2017