|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Балтачта ире белән ызгышкан хатын баласын тәрәзәдән ташламакчы булганБалтач районы прокуратурасы әлеге хатынга карата ачылган җинаять эшен судка җибәргән. Хатынны мәҗбүри дәвалануга җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. 2016 нчы елның 3 нче октярбендә Балтач район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә ятучы хатын, ире белән ызгышканнан соң, баласыннан котылырга уйлаган. Уен тормышка ашыру өчен, ул күкрәк баласын одеялга төреп, икенче этаж коридоры тәрәзәсеннән атарга җыенган. Ярый әле янындагы башка пациентка аны вакытында туктатып калган.
--- |
Иң күп укылган
|