19.03.2017 Мәдәният
Муса Камалов: “Көрәшкә җыр аша кереп киттем” (ИНТЕРВЬЮ)
Яшь җырчы Муса Камалов Казанның зур сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачы күңелен көчле тавышы белән беррәттән сөйкемлелеге белән яулады. Киң җилкәле егетнең көрәшче һәм Сабантуйлар батыры икәнен дә күбесе чамалагандыр. Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән Муса бүгенге көндә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.
Көрәш белән җыр сәнгатендә югары уңышлар яулаган Муса Камаловның максатына ирешә торган егет икәне беренче карашка ук беленеп тора.
— Муса, спортка тартылган егет буларак музыка белән ничек кызыксына башладың?
— Мин балалар бакчасында ук җырлый башладым. Мәктәпкә укырга кергәндә беренче сентябрьдә Асаф Вәлиев репертуарыннан “Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама!” җырын башкаруга ук күтәреп алдылар һәм мәктәп, шәһәр күләмендә чыгышларым башланып китте. Әти-әнием, вакытны юкка сарыф итмәс өчен, безнең өй янында гына урнашкан музыкаль мәктәпкә укырга бирде. Ул чакта музыкага карата аның кадәр кызыксыну да булмагандыр, чөнки укып чыгуга тизрәк малайлар янына футбол уйнарга чаба идем.
— Көрәшкә ничек тартылдың?
— Көрәшкә дә җыр аша кереп киттем. Шәһәр күләмендә үткәрелүче көрәш бәйгесендә җыр белән чыгыш ясарга чакырдылар. Җырлап чыкканнан соң минем янга бер көчле көрәшче килеп, чыгышым турында сүз башлады, үземне дә шөгыльләнергә чакырып калды һәм шунда ук көрәшче һәм җырчы Вил Усмановны искә төшереп куйды. Ул вакытта көрәш белән шөгыльләнергә әле уемда да юк иде. Мин футболист булырга теләгән идем, ләкин билгеле бер вакыт үткәч, танылган көрәшче Ринат абый Гәйнетдинов мине футбол түгәрәгеннән чыгып барганда эләктереп алды да, көрәшкә алып кереп китте. Мин шуннан кызыксынып киттем. Минем әти көрәшне ярата. Әле дә хәтердә: Сабантуйда мине җилкәсенә утыртып көрәш карарга алып бара иде. Шул чакта: “Мин дә келәмдә көрәшермен әле” — дигән хыялларым бар иде. Әти бу шөгылемне хуплап алды. Шөгыльләнә торгач, ярышларга да кереп киттем. Яшьләр арасында Татарстан чемпионатын җиңдем, төрле бәйгеләрдә уңышлы гына чыгыш ясап киләм һәм шулай ук Сабантуйларда күп тапкырлар батыр булып калдым.
— Беренче җыр конкурсыңны хәтерлисеңме?
— Унөч яшемдә Йошкар-Олада үткән җыр бәйгесендә мин иң яшь катнашучы буларак чыгыш ясадым. Әлеге конкурста остазым Фидәрис абый Гафиятуллин катнашырга тәкъдим итте. Барлык турларны да уңышлы үтеп, жюри әгъзаләренең киңәш һәм тәнкыйть сүзләрен тыңлау иҗатымны камилләштерергә этәргеч биргәндер. Конкурска чыгарылган махсус басмада Татарстанның атказанган артисткасы Мурзиева Гөлнара Рагдевна миңа махсус теләкләр язып, имзасын куеп калдырган иде. Миңа ул чакта “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү бирделәр, ә бүләккә, ул чакта кыйммәтле булган, DVD плеер тапшырдылар. Шуннан башка конкурсларда катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдым. Ләкин аннан соң ике ел тирәсе җырламый торырга туры килде, чөнки тавышым үзгәрә башлады. Шул вакытта көрәш белән алдырып киттем. Алга таба спорт мастеры исемен алырга исәп бар. Әлбәттә, спортта җәрәхәтләнүләрсез булмый, тик куелган максатка ирешә торган кеше мин. Хәзер исә Сабантуйларга ныклап әзерләнәм.
— Мәктәпне тәмамлауга җыр белән спорт арасында сайлау тумадымы?
— Консерваториягә керермен дип уйламадым да, чөнки мәктәпне тәмамлау белән Чаллы уку йортларына документлар тапшырдым һәм шулай көрәш белән җырны бергә алып барырмын дип уйлаган идем. Фидәрис абый Гафиятуллин консерваториягә кереп карарга киңәш итте. Әзерлек курсларына керергә өметләнеп, документларны анда да тапшырдым. Барлык турларны да уңышлы гына үткәч, мине, чыннан да, әзерлек курсларына алдылар. Беренче сентябрьгә килгәч, үземне Йошкар-Оладагы конкурста үз теләкләрен кәгазьгә язып калдырган Гөлнара Мурзиева классына билгеләгәннәре ачыкланды. Әле ул вакытта үзем дә ышанмыйча тордым.
— Җыр һәм көрәш белән берьюлы шөгыльләнергә өлгерәсеңме?
— Әзерлек курсларында укыган чакта өлгерә идем, тик консерваториядә уку бик зур җаваплылык сорый һәм музыкаль әсәрләрне өйрәнергә бик күп вакыт таләп ителә. Шуңа да җыр юнәлешенә өстенлек бирергә туры килде. Ә көрәшкә бар буш вакытымны багышларга тырышам.
— Җырчы һәм көрәшче Вил Усманов концертларында да чыгыш ясыйсың. Аның белән “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсында таныштыңмы?
— Вил Усманов белән 2013 нче елда “Татар моңы” конкурсында шәхсән таныштык. Ул елны әлеге бәйгедә катнашырмын дип уйламаган идем, тик барыбер көчләремне сынап карарга күндерделәр. “Татар моңы”нда ул елны лауреат исемен дә алдым, Вил абый белән танышу бәхетенә дә ирештем. Ул иҗатта да, тормышта да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Безнең белән сөйләшкәндә дә олы башын кече итеп, яшьләрне үзе белән тигез күреп аралаша.
— Әти-әниең һөнәр сайларга ирек бирдеме? Җыр ягыннан тәнкыйть сүзләрен әйтәләрме?
— Әти-әни мине бервакытта да чикләмәде, теләгән шөгылемә тиешле игътибар бирергә мөмкинлек тудырды. Әтинең әтисе дә шулай ук иҗатка тартылган, моңлы итеп җырлый торган булган. Ә тәнкыйть ягыннан беренче булып иҗатымны әнием бәяли. Якыннарның киңәшенә беренче булып колак салам. Гаиләдә без ике бала. Минем сеңлем унынчы сыйныфны тәмамлый, алга таба аны медицина өлкәсендә күрәм.
— Академик вокал юнәлеше буенча укысаң да, син шулай ук эстрада җырларын да башкарасың. Алга таба әлеге юнәлешләрне берләштереп, үз концертыңны оештыру теләге бармы?
— Академик вокал белән ныклап шөгыльләнергә, операда җырларга теләк бар, ләкин шулай ук эстрада юнәлеше буенча иҗат итәргә кирәклеген дә аңлыйм. Мәсәлән, Хәйдәр Бигичев, Гали Ильясовлар әлеге ике юнәлештә дә камил иҗат иткәннәр. Күп артистлар бит хәзер бәйрәмнәр оештыру эшенә кереп китте. Мин дә, тәвәкәлләп, мәҗлесләр алып бара башладым. Кунаклар ошаткач, әлеге юнәлештә дә рәхәтләнеп эшлибез. Концерт ясап карарга исәп бар, әлбәттә. Беренче концертларны якын районнарда куеп, Чаллыда да яхшы гына тамаша куярга ниятлибез, ләкин аның өчен һөнәри яктан үсәргә, сыйфатлы репертуар тупларга кирәк һәм, әлбәттә, барысы да финанс мәсьәләгә бәйләнә. Ничек кенә булмасын, куелган максатларга ирешербез дип ышанам.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 19.03.2017