|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2017 Әдәбият
Алмаз Әхмәтгалиев шигырьләреАлмаз Әхмәтгалиев 1981 елның 2 декабрендә Татарстанның Балтач районы Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. “Кечкенә вакытымнан ук табигатькә гашыйк һәм бик хыялый булганмын”, – ди ул. 2016 елда Алмаз Әхмәтгалиев “Хыял канатларым” дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгын дөньяга чыгара. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
ЯЛГЫШМА Җитә бер көн , бер ялгышлык җитә , Бар хыялны сызып ташларга . Кирәк айлар , еллар - барлык гомер , Ап - ак биттән тормыш башларга . Йөрәгеңгә кадый авыр сүзләр , Нахак бәла ягып рәнҗетү . Кирәк вакыт дәва алу өчен , Тирән яраларны төзәтү . Уйла алдан : Гамәлең дөресме ? Ялгыш адым нигә атларга ?! Кор гаилә ,кабыз бәхет утын — Менә шуны кирәк сакларга ! Үтәр еллар ... Агымсулар кебек , Кире кайтмас юләр чакларың . Башың иеп , гафу сорамасаң, Чәчәк атмас алсу таңнарың .
АКЛАНМА Адымым саен көннәр кыскара , Янәшәмнән язмышым бара . Яшьлегемдә кылган начар гамәл Картлыгымда булмасмы яра ? Начарлыгымны буран күмәрме , Әллә кире йөзгә сибәрме ? Тормышымда яшьлек хаталарым Язмыш җиле булып тиярме ?! Көне буе яуган яңгырлар да Гөнаһымны юа алырмы ? Әллә кабат давыллары белән Күңелемә кара салырмы ? Гомер уза , яшьлек артта кала , Кылганнарың озата бара . Айлар , еллар битләреңне үпкәч , Чал чәчле берәү каршы ала . Ә күңелдә — яра , ачы сагыш , Гомрең буе кылынган ялгыш . Уйлан , дустым , әҗәлең килгәнче Һәм акланма :«Бу , — диеп, — каргыш».
ЯРАМЫЙ ! «Әбәү!» — диеп куйды йөрәккәем , Бер бала китап тотып аткач . Сыкрап куйды нәни китап җаны , Җыйнаклыгын үзенең югалткач ... Тыңла , сабый , алай ярамый бит ! — Һәр шагыйрь җанын сала аңа . Китап язу җиңелләрдән түгел — Ихтирам итеп кара аңа . Язучылар күрсә бу гамәлең , Син , җаныем , ниләр диярсең ? Дәшә алмассың бит:«Мин түгел» , — дип, Гаепсенеп башың иярсең . ... Искә төшеп китте гамьсез чагым , Китапларның битен ертканым . Кулларыма китап алган саен , Укмаша тамырларда каным .
КҮРЕНЕШ Искә алып яшьлек бусагасын , Көчен туплый арган бер бабай . Уйларында яшел чирәм буйлап Йөгерә икән нәни бер малай . Таныш кебек бу күренеш аңа — Искә ала үсмер вакытын . Атлый алга — гамьсез яшьлегенә , Атлый бабай , атлый акыртын . Ә каршында тора туган йорты , Эшләпәсе бераз чалышкан . Гомер үткән саен , коймалар да Җиргә таба шактый авышкан . Күзли микән яшьлек күләгәсе — Кемдер карый кебек ярыктан . "Нихәл , улым , кайттыңмы , бәбкәм ?!" - дип , Чыгамы әнкәсе шатлыктан ... Уйларында аның үсмер чагы , Зәңгәр күзле сары бер малай . Еллар үтеп , күпме сулар аккан — Сабый инде күптән карт бабай . Ак сакалын сыйпап учы белән , Тарта гүя гомер сагышын ; Уйларыннан үткәреп тормышын , Күзәтәдер гомер агышын . Ә бабакай һаман элеккечә , Үзгәрмәгән зирәк сүзләре . Чал төшсә дә инде чәчләренә , Йолдызга тиң зәңгәр күзләре .
ДУСЛЫК Безнең дөнья йомры йомгак кебек , Дуслык җепләренә уралган . Бу йомгакка туплап халыкларны , Тормышыбыз үргә юл алган . Нинди телдә генә сөйләшсәк тә , Без бер - беребезнең туганы . Гыйлемебез көчле , бердәм атлыйк , Онытмыйча һаман без аны . Горур булыйк , саклыйк телебезне , Милләтләребез дус яшәсен . Бу җиһанда белем агачыбыз Дуслык көче белән яшәрсен .
АХЫРЗАМАН Җитәр заман : берни аңламабыз , Җирнең асты - өскә әйләнер . Изге гамәл кылган адәмнең дә Авызында теле бәйләнер . Бер көн килер , озак калмагандыр , Гайбәтчеләр акыл бирерләр . Гыйлемлеләр , шыр наданга калып , Кабат зиһен өчен килерләр . Хатын - кызлар , ярым шәрә йөреп , Тәнен , иманын да сатарлар . «Шайтан суын» кыйбла дип күргәннәр Елга ташыгандай артырлар . Хуҗасын тудырыр кайбер ана , Кайберләре белмәс баласын . Кайбер сабый :«Син кем?» — диеп сорар , Танымый үзенең атасын . Ятимнәр , ялгызлар басар җирне , Көнбатыштан сызлып таң атар . Бу мәхшәрне күргән бар мәхлукның Чәчләре агарыр , шаккатар . Диңгез ташыр , ярларыннан чыгып , Күз яшьләре җиргә коелыр . Сүнәр кояш , сүнәр йолдызлар да , Күк йөзенә ярык уелыр ... Килеп җитәр , озак калмагандыр , Ниләр көтә — Без шуны уйлыйк , Зур саваплар эшләп калыйк , зинһар , Һәммәбез дә җәннәтле булыйк .
--- |
Иң күп укылган
|