|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2017 Экология
Шаккаткыч хәл! Казанда күлне кешеләр түгел, ә аккош чистарта (ВИДЕО)Интернетта Казанның бер сулыгында аккошның чүпләр җыйганы төшерелгән видеоязма куйганнар. Янәшәдә үрдәкләр һәм тагын бер аккош йөзә. Гомумән алганда, язмада шактый күңелсез күренеш тасвирланган: кар эреп, пычраклар чыккан, узган елгы чүпләр йөзә,су болганчык. Әлеге видео исә популярлаша бара. Бик күпләр "миңа ошый" тамгасына баскан. Әмма кулланучыларның фикерләре икегә бүленгән: кемдер видеода борчу уята торган күренеш төшерелгән дип санаса, икенче берәүләр чүпләрне җыючы акккошны бик матур дип атаган. Башкалар аккошка ярдәм итәргә - сулыкны чистартырга кирәк дип язган. Ә аларга җавап итеп, күлне чистартуга бүлеп бирелгән акчалар үз максатларына барып җитмичә, чиновниклар кесәсендә калачак, дигән фикер әйтелгән.
--- |
Иң күп укылган
|