поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2009 Дин

РӘХМӘТ ИШЕТҮ РӘХӘТ

27 ноябрьдә мөселман дөньясында Аллаһы Тәгалә хозурындагы иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Ислам диненең бөеклеге, кешенең Ходай каршындагы әманәтенә тугрылыгы расланган бу көндә хаҗ гамәлләре кылына, барлык мәчетләрдә Корбан гаете намазы укыла, мөмкинлеге булган гаиләләрдә корбан чалына, шул уңайдан корбан ашы мәҗлесләре үткәрелә. Мөселманнар әлеге изге көндә бер-берсен тәбрикли, ярдәмгә мохтаҗ дин кардәшләренә кул сузып, бәйрәм шатлыгын уртаклаша.

Татарстанның барлык гыйбадәтханәләрендә дә Корбан гаете вәгазе иртәнге 7 сәгать 10 минутта, ә Корбан гаете намазы 8 сәгать 10 минутта башлана. Кол Шәриф мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм намазын “ТНВ” телеканалыннан 8 сәгать 45 минутта күреп була.

 

Резеда ХӨСӘЕНОВА, “Хәерле иртә!”дә “Тәмле булсын!” сәхифәсен алып баручы:

– Аллага шөкер, Ходай ризалыгы өчен корбанны һәр елны чалабыз. Иптәшем алдан тәкә сатып алып куя.

 

Гает көнне кунакка хәзрәтне дәшәбез, ул намазны укыгач, ирем бар кагыйдәләрен туры китереп сарыкны чала. Табынны зурлап әзерлибез, күршеләр дә керә. Корбан итен таратырга дип махсус мохтаҗларны эзләп йөрмибез, туган-тумачага бирәбез һәм бер өлешен Буа картлар йортына илтәбез.

 

Корбан гаете балачактан ук сеңеп калган. 4 нче сыйныфта укыганда әти-әни берничә көнгә кунакка китеп, миңа корбанга дигән сарыкны аерым ашатырга куштылар. Ипине дә, бодайны да мулдан бирдем. Иртән торсам, үлгән. Корбан бәрәнен үтердем, дип өзгәләнеп үксеп еладым. Әти орышмады, Ходай шулай кушкан булгандыр, башкасын чалырбыз, дип тынычландырганы истә калган.

 

Ринат ЗАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе:

 

– Әлбәттә, ел саен корбан чалабыз. Гадәттәгечә, сарык суела. Казанга якын салаларда дусларым, танышларым бар, быел шулар белән бергә җыелабыз.

 

Корбанга дигән сарыкны алдан карап, сайлап йөрергә вакыт булмый, бу эшне танышлар башкара, рәхмәт яусын, барысын да оештыралар. Бабайлар, осталар чала. Вакытында әти-бабай суя иде, үземнең бер тапкыр да бу эшне башкарганым булмады. Зур табын әзерләмибез, туганнар, якын дуслар килә.

 

Рөстәм ЗАКИРОВ, җырчы:

 

– Әни ел саен корбан чала, бу эшне гаилә, туган-ыру хакына дип башкара. Табын әзерли, балаларын, якыннарын җыеп, корбан итеннән авыз иттерә. Хуҗалыкта терлек бар, әни корбанга дигәнен яхшы итеп тәрбияли. Үз исемемнән бер дә чалганым юк, кул җитми. Авылда бу эшләрне әни башлап йөри, без никтер читтә калабыз. Быел Гаеттә авылга кайта алмаячакмын, гастрольләргә Чиләбе якларына китәргә туры килә.

 

Әлбир КРГАНОВ, Чувашстан мөфтие:

 

– Чувашстанда халык корбанлыкларын әзерләп куйды. Гадәттә, сарык суела, кайберәүләр тана да чала. Минем мәгълүматларга караганда, быел Шыгырданда 700 дән артык корбан чалыначак. Гает көнен күрше чуваш авыллары да яхшы белә, аңа әзерләнеп торалар. Татарлар сарыкны кыйммәткә алалар дип, аларны яхшы итеп тәрбиялиләр. Сарыкның бәясе – 2500-3000 сум.

 

Корбан гаетендә иртән кешеләр бергә җыелып, тәкъбир әйтеп, мәчеткә килә. Электән үк сакланган гадәт буенча, намаз укыла, вәгазь була, аннары җәмәгать белән тәүбә итү йоласы үтә. Мәчеттән соңбарыбыз бергә ике зиратка керәбез. Биредә тәравих укып дога кылына. Моңардан соң өйләргә таралышабыз, коймак белән чәй эчәбез. Тәм-том белән сыйлануга бигрәк тә балалар куана. Аннары корбан чалына.

 

Алла боерса, үзем дә чалам. Шыгырданда мал суя белмәгән кеше юк, андыйларны куарлар иде. Итчеләр авылы бит бу! Яшьли өйрәттеләр, җаен, кагыйдәләрен беләм.

 

Илшат СӘЕТОВ, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы:

 

– Ел саен Гает алдыннан дуслар, танышларыма шалтыратып чыгам, корбан чалырга теләк юкмы дип сорыйм, ни икәнен белмәгәннәргә аның мәгънәсен, тәртибен аңлатам. Дуслар белән ел саен корбан чалабыз. Акча җыешып, сыер, тана сатып алабыз. Узган елларда Чувашстанның Шыгырдан авылыннан аны эшкәртеп, әзерләп алып китерделәр. Быел Әлки районыныңбер шәхси хуҗалыгыннан тана сатып алырга дип килештек. Икене алдык. Бәясе – 31 500 сум. Узган ел 10 баш сыер чалынды.

 

Ит таратуны да үзебез оештырдык. Казанның Яңа Савин, Мәскәү, Совет районнарының хакимиятеннән аз керемле гаилә, мохтаҗлар, инвалидларның исемлеген сорадык. Гает көннәрендә адреслар буенча таратып йөрибез, үзләре дә килеп ала. Узган ел 5 әр килограмм ит тараттык, быел күбрәк кешегә эләксен өчен 3 әр итеп тапшырырга карар кылдык. Кешегә күчтәнәч белән килеп керсәң, куанычын яшерми, рәхмәтләрен яудыра. “Рәхмәт” сүзен ишеткәч, күңелгә рәхәт. Танышлар арасында чала алмаган кешеләр дә була, аларныңда саваплы эштә катнашасы килә, мондыйлар, мәсәлән, машинасы белән таратырга булыша.

 

Илфак ШИҺАПОВ, журналист, продюсер:

 

– Корбан гаетенә беркайчан корбан чалганым юк. Бу бәйрәмгә битарафмын, календарь буенча ял көне игълан ителгәч, барысы белән беррәттән ял итәбез, шул гына.

 

Бөтенесе дә корбан чала башласа, Татарстанда мал калмаячак. Болай да терлек кимү ягына бара, аларның санын азайтуга кул күтәрелми. Әти-бабайларныңда корбан чалганын хәтерләмим. Авылларда берәм-берәм Гаеткә мал суялар, ләкин бу сирәк күренеш, корбан чалу күбрәк шәһәрдә модага керде, ул биредә массалы рәвештә уздырыла кебек.

 

Бездә җәен чишмә янында дуслар, туганнар белән җыелып корбан чалу гадәткә кергән. Быел Сабаның Норсы һәм Балык Бистәсе районының Иске Арыш авыллары янындагы изгеләр ашында булдым. Соңгысында 40 лап корбан чалынган, диделәр.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 22 | 26.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»