|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2017 Криминал
Әлмәттә балалар бакчасы мөдире 4,2 млн сум акча урлауда гаепләнәБалалар бакчасы мөдире, даими рәвештә, бухгалтериягә гамәлдә булмаган хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләнгәнлек турында ялган документлар биреп барган. Әлмәт шәһәр прокуратурасы берничә балалар бакчасының элеккеге мөдиренә карата кузгатылган җинаять эшен судка юллаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. 2008 елдан 2011 елга кадәр мәктәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчесе Лилия Турова, хезмәт вазифаларыннан файдаланып, «Лукоморье» балалар бакчасына фиктив рәвештә ике хатын-кызны эшкә урнаштырган. Фактта алар балалар бакчасында эшләмәгәннәр, әмма Турова ай саен бухгалтериягә аларга хезмәт хакы өчен документлар тапшырып килгән. Нәтиҗәдә, хезмәт хакы булып түләнгән 558 мең сум акчаны ул үзе үзләштергән. Җинаять эше Әлмәт шәһәр судына юлланган.
--- |
Иң күп укылган
|