поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.03.2017 Мәдәният

Алинә Шәрипҗанованың яңа клибы тормышындагы нинди вакыйга белән бәйле булачак? (ИНТЕРВЬЮ)

Алинә Шәрипҗанова дөнья буйлап мәртәбәле чараларда чыгышлар ясаса да, клип һәм концертлары белән тамашачыны зарыктырды. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан төшерелүче өр-яңа клипны исә Алинә тиздән экраннардан тәкъдим итәчәк. Клипның эчтәлеге һәм гаиләдәге кайбер четерекле мәсьәләләр берникадәр дәрәҗәдә бер-берсе белән бәйләнгән дә.

Әлеге һәм иҗатындагы башка яңалыклар турында җырчы ачылып сөйли. Билгеле булганча, Алинә Шәрипҗанованың продюсеры юк, ул барысын да үзе һәм тормыш иптәшенең зур ярдәме белән башкара. Ләкин алай да бүгенге эстрадада продюсерның әһәмияте көн кебек ачык дип саный ул.
— Димәк, танылган җырчыга да продюсер кирәк дигән фикер белән килешәсең?
— Белемле, оештыру эшләрен алып бара торган, менеджер фикерләве белән эшләгән продюсер, әлбәттә, җырчыга кирәк, ул хәтта таләп ителә. Күпчелек: “Алар җырчы өстеннән акча гына эшли” — дип уйларга өйрәнгән бит, шуңа да продюсер турында тискәре фикерләр еш яңгырый, ләкин артистның танылып китүенә, пиар һәм реклама, концертлар оештыруга һәм хәтта костюмнар алуга киткән бик зур финанс кертемнәрне һәм көчне санап карарга беркемнең уена да килми. Продюсер булганда башкаручы үзен тулаем иҗатка багышлый, оештыру мәсьәләләренә игътибарын юнәлтми. Җырчы өстендә тәҗрибәле кешеләр эшләгәндә, артистның һөнәри осталыгы да арта. Башкаручы җыр буенча белем ала, ә сәхнәгә күтәрелү өчен продюсирование буенча белемнәр кирәк. Дөрес, барысын да тамашачы хәл итә, тик хәзер концертларга да халык аз йөри башлады. Күбесе интернетны ачып куя да, җырларны да шуннан тыңлый, тамашаларны да шунда гына карый. Мәсәлән, Илһам Шакировның чыгышларын күрергә, гомумән, авыр булган, билет табу да зур сөенеч булып исәпләнгән. Әле дә истә: мин бәләкәй чакта да яшел тышлы пластинкаларга тузан кундырмый гына саклый идек. Хәзер барысын да интернеттан җайлы гына алып булгач,  иҗатның кадере бетә дияргә дә була.
— Башында әти-әниләрең җырчы булып китүгә каршы торганнар, бүген алар иҗатыңа ничек карый?
— Әти-әниләрем җырчы булып китүемә ышанмады, иҗатны һөнәр түгел дип бәялиләр иде. Әнием җырчыларны ышанычсыз дип тә саный иде, тик хәзер Хәния апалар, Гәбделфәт абыйлар кебек танылган җырчылар белән танышып, аралашкач, үз фикерен уңай якка үзгәртте. Алар белән шактый эшләдем, эшлим һәм бер начарлык та күрмәдем. Әнием хәзер минем өчен  бик шат, ул миңа ярдәм итеп тора, студиягә җыр яздырырга да, чыгышларга да җибәрә, балаларны карарга да булыша. Мин күп кенә халыкара конкурслар лауреаты һәм шулай югары бәялиләр икән, димәк, иҗатым юкка түгел. Билгеле, әниләр ышанмагач авыррак булды. Минем шулай ук юрист дипломым да бар, тик көнозын кәгазьләр арасында эшләп утыруны мин күз алдыма да китермим. Минемчә, безнең хезмәтебез иң яхшысы.
— Туры сүзле булу эстрададагы эшчәнлегеңә комачауламыймы?
— Мине “Ак барс” хоккей командасы уеннарында Татарстан һәм Россиянең гимннарын башкарырга чакыралар һәм кызыл күлмәгемне киеп җырлаганда алар һәрвакыт җиңәләр. Күптән түгел шундый чыгыштан соң бер җырчы: “Син анда дөрес җырламадың”, — дип тәнкыйтьләп карады, ләкин минем чыгышымны  федераль канал комментаторлары да мактады, укытучым да: “Искиткеч җырладың” — дип бәяләмә бирде. Заманасы шундый дип әйтсәк тә була, эстрадада  үзеңне яклый да, җавап та кайтара белергә кирәк. Татар эстрадасында да көчле хатын-кыз җырчылар барлыкка килә башлады.  Холкым йомшак минем, алай да үземне кыерсыттырмаска өйрәндем.
— “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашучы буларак, син бу проект турында нинди фикердә?
— Ул фестивальнең пәрдә артын җырчылардан, музыкантлардан һәм оештыручылардан кала беркем белми. Күпме әзерлекләр, кастинглар, репетицияләр узганын үзебез генә аңлыйбыз. Минем фикерем буенча ул Ауропа дәрәҗәсендә үткәрелгән искиткеч тамаша булды. “Үзгәреш җиле”нең икенче фестиваленә дә әзерләнәбез, бу елны сайлап алу турына ике җыр җибәрдем.
— Сез шулай ук композитор Эльмир Низамов белән уртак иҗат кичәсе дә уздырдыгыз. Тамашачылар белән бергә шундый җанлы очрашу нинди тәэсирләр калдырды?
— Безгә бу кичәне оештырырга Гүзәл Сәгыйтова тәкъдим итте. Мин башында бераз куркып калдым, чөнки тамашачылар белән бергә җыелып җанлы чыгыш үткәрү минем өчен ул чарага кадәр ят формат иде. Ләкин ул безнең иң уңышлы проектыбыз булды. Тамашачылар белән туганнар кебек аралаштык һәм җырчылар өчен, чыннан да, мондый очрашулар кирәк.   Эльмир исә бик талантлы, миңа күп җырлар язган композитор. Бүгенге көндә Габдулла Тукайга багышлап “Тукай сүзе” дигән  яңа җыр әзерлибез.
— Син тормышта авырлыкларны күңелгә якын алмыйча, үткәреп җибәрә торган караш белән яшисең. Бу холкыңның бер ягымы яисә тормыш тәҗрибәсеме?
— Барысы да тәҗрибә белән килә. Тормышта яхшылык та бар, яманлык та бар, әгәр дә начарын күңелгә кертсәң, ул сине бетерә. Туган проблемаларны елмаеп үтәсе генә кала, үзе җайлаша ул. Кемнеңдер  тормышы тагын да начаррак бит, шуңа зарланып, борчылып торырга кирәкми. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән “Өмет” дигән җырга  яңа клип төшерергә йөрибез. Җыр юкка гына сайланмады, “Ходаем өметеңнән өзмә” — дип җырлана анда,  чөнки өметсез кеше дөньяда иң куркыныч кеше, алар тормышта түбән тәгәри башлый, якыннарын да оныталар, тормыштан ямь дә тапмыйлар. Минем үземнең энем дә әниләр белән дә, безнең белән дә аралашмый. Телефоннан да, интернет аша да элемтәләр өзелде, нәрсә булганын аңлый алмыйбыз. Бер шәһәрдә торсак та биш ел дәвамында утырып бер сөйләшә дә алмадык. Монда аның тормыш иптәшенең дә катнашы юк түгел. Нигездән аерылып, үз әниеңне күрмичә яшәүне мин әле дә аңламыйм.
— Клип, чыннан да, тамашачыны көттерде.
— Мин икенче баланы тапкач бераз тазардым, формага кергәч, ирем: “Хәзер син тагын да матурайдың, клиплар төшерә башларга кирәк”, — дип әйтте. Тамашачы концертларымны да көтә инде, ләкин Татарстанда да, чит илләрдә дә чыгышларым күп. Алга бик зур максатлар куелган, әкренләп барысын да тормышка ашырырга исәп.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 12.03.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»