• 27.06 Артистлар Сабан туе, Саба, Лесхоз. 16.00
  • 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
Туган көннәр
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • 27 Июнь Наил Нәбиуллин
  • 27 Июнь Алсу Сафина
  • 27 Июнь Илсөяр Хәйруллина
  • 27 Июнь Җәүдәт Фәйзрахманов
  • 27 Июнь Фәннур Сафин
  • 28 Июнь Илһамия Нәҗметдинова
  • 28 Июнь Фердинант Гыймадиев
  • 28 Июнь Аршак Алтунян
  • 28 Июнь Ләйсән Утяшева
  • КГУның филология факультеты татар теле бүлеген1987 нче елда тәмәмлаган 1023 группа студентларын 15 июль көнне 12 сәгатьтә Горький паркының мәңгелек уты янында очрашуга чакырабыз.
  • Татарстан районнары буенча брустан өйләр, мунчалар салабыз. Бәяләр арзан. 89061230729
  • 4 бозаулаган сыер сатам 89274845920
  • Сдам однокомнатную квартиру (42 м²) порядочной семье на длительный срок. В зале имеется небольшой телевизор,диван, на кухне-шкаф,стол,4 стула,газ.плита. Ванна и туалет в одной комнате. Прошу агенства, посредников не беспокоить! Оплата:8000+кв.плата. (Адрес:Набережные Челны, р-н Центральный, ул, Раскольникова, 40). 89172372642
  • Лада 2107 машинасы сатыла 2008 елгы яхшы хәлдә 55 мең 89047124497
  • Актанышта и күрше районнарда плотниклар эш башкара! Брустан йорт, мунча һәм башка корылмалар. Түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка эшләрне башкара! 8-927-477-78-06.
  • Татарча язучы журналист кирәк.Яр Чаллы. Белешмәләр өчен телефон: 8(88552)57–01–19
  • Шигыйрьләр язучы Илнур Закиров дигән кешенең блокнотын таптым, бәлки кирәктер үзенә. 236-21-33. Айгөл.
  • Тукай районы Теләнче Тамак авылының үзәк урамында җир участогы сатыла. Якында гына почта бүлекчәсе, Сбербанк, Мәдәният йорты, спорт зал, мәктәп, балалар бакчасы, магазиннар, хастаханә. Төп юлга якын урнашканлыктан, коммуникация (ут, су, газ) уздыру авырлык тудырмый. Мәйданы - 12,62 сутый. Элемтә өчен телефон: 89172372642.
  • Югары сыйфатлы шифон күлмәк сатам. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. Үлчәме - 44-46. 2000 сум. Бәясен төшерә алам. Шалтыратыгыз: 8 96 00 50 96 20 (Казан)

 

 

 
Архив
 
цены на авиабилеты на Кипр
avia.tickets.ua

 

11.03.2017 Медицина

Сак булыгыз: дөм сукыр калдырырга мөмкин глаукома (ТАБИБ КИҢӘШЛӘРЕ)

Татарстанда глаукомадан интегүче 28 мең кеше исәпләнә, һәм аларның саны елдан-ел арта бара, дип хәбәр итте республиканың баш офтальмологы Айдар Әмиров. Дөм сукыр калдырырга мөмкин бик җитди авыруларның берсе булса да, табиблар нигәдер аңа вакытында игътибар итмәвенә борчыла.

Кисәтеп булмый

Бу атнада бөтен дөньяда глаукомага каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Татарстанның баш офтальмологы искәрткәнчә, глаукома яңа авыру түгел, ләкин әлегәчә аңа китергән сәбәпләрне ачыклый алмыйлар. “Авыру үзен, гадәттә, 45-50 яшьләрдә сиздерә башлый. Беренче чиратта, ул нәселендә глаукома белән авыручылар булган кешеләргә яный”, – ди Айдар Әмиров. Соңгы елларда глаукома белән чирләүчеләр саны артуын ул гомернең озыная баруы белән аңлата. Әлеге авыру исә, нигездә, өлкән яшьтә һәм инде сәламәтлеккә шактый зыян салырга өлгергәч кенә ачыклана. Авыручылар арасында гүзәл затлар өстенлек итә. Моны да хатын-кызларның саны ир-атлардан күбрәк булуы белән аңлата.

Глаукома – күзләрнең хроник авыруы. Күз эчендәге басымның югары күтәрелүе аркасында, баш миенең бер өлеше булган күрү нервысына зыян килә, күз күреме начарлана, вакытында дәваланмаган очракта, сукыраюга китерә.
 
Глоукоманы берничек тә кисәтеп булмый, ди баш офтальмолог. Аның бөтен куркынычы да шунда: баштагы чорда авыру, гомумән, үзен сиздерми. Шуңа күрә, әгәр картлык көнгә кадәр күзләрнең үткенлеген сакларга телисең икән, димәк, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк. Нәселдә андый авырулар күзәтелсә яисә күзнең эчке басымы югары икән, даими рәвештә офтальмологка күренеп тору, басымны үлчәтү һәм табиб күрсәтмәләрен үтәү мөһим. Никадәр иртәрәк дәвалана башласаң, шулкадәр яхшырак.

– Дәвалануның өч ысулы бар: глаукоманы туктату өчен гомер азагына кадәр күзнең эчке басымын киметүче дарулар тамызып тору, лазерлы һәм хирургия ысуллары. Операцияне дарулар булышмаса гына билгелиләр, әмма инде аңардан могҗиза көтәсе юк. Кайвакыт табибка мөрәҗәгать иткәндә кешенең күзләрендә күрү нервысының 10 проценты гына исән була, димәк, ярдәм итәргә соң. Яисә күзләр авыртмый дип, дару тамызудан баш тарткан яки аны вакытында башкармаган, табиб киңәшенә колак салмаган очракларда да азагы бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Глаукоманы диабет авыруы белән чагыштырырга була, алар да һәрвакыт үз сәламәтлеген кайгыртып, инсулин кадап торырга тиеш бит, бу очракта да шулай, вакытында дару тамызсаң – күзләргә гомер бүләк итәсең, – ди Айдар Әмиров.

Теркәлгәне генә – 28 мең

Дөньяда глаукома белән 67 миллион кеше авырый дигән мәгълүматлар бар. Россиядә – 1,3 миллион кеше, ләкин әле ачыкланмаган очраклар да шуның кадәр үк булырга тиеш дип фаразлыйлар. Глаукома - Россиядә күзләр белән бәйле инвалидлыкның сәбәпләреннән берсе (29 процент). 40 яшьтән соң кешеләрнең 1,5 процентында глаукома авыруы ачыклана, ел саен бу чир мең кешенең берсендә табыла. Яшь барган саен авыру ачыкланган очраклар да күбәя, 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында инде бүген ул 14 процентны тәшкил итә.
 
Татарстанда глаукома авыруы ачыкланган 28 мең кеше теркәлгән. Баш офтальмолог, әлегәчә теркәлмәгәннәрне дә исәпкә алганда, 50-60 меңләп кешенең күзләрендә авыру бар дип фаразлый. Чирнең еш кына нәселдән-нәселгә күчүен дә белгәнгә күрә, әлеге кешеләрнең балаларын да исәпкә алырга кирәк, шулай итеп, бу сан кимендә 120 мең кешегә җитә.

– Татарстанда бу өлкәдәге вәзгыять, башка төбәкләр белән чагыштырганда, барыбер тотрыклырак. Халык күп нәрсәдән хәбәрдар, диспансеризацияләр офтальмологка күренүне дә үз эченә ала. Авырулар исәптә тора, дәваланучылар 60 процент очракта чирнең колач җәюен туктатуга ирешә. Хәзер калган 40 процент өчен көрәшәбез. Аларның бигрәк тә 20 процентын дәваланырга күндереп, ниндидер психологик киртәне җимереп булмый: берәүләр табибка ышанмый, икенчеләре авыртмый дип дәвалануга җитди карамый. Үзбелдеклеге белән дәваланучылар да юк түгел. Гомумән, глаукома ачыкланган икән, өч ай саен табибка күренеп тору мәҗбүри. Бәлки, даруга ияләшү булгандыр, аны башкага алыштыру таләп ителәдер, – ди Айдар Әмиров.



Республика клиник офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире Ольга Зверева сүзләренчә, кайвакыт күзләрдәге эчке басым нормаль булып та, әлеге авыру күзәтелергә мөмкин. “Бүгенге заманча медицина җиһазлары күзләрдәге күрү нервысын тикшерергә сәләтле. Ләкин ул җиһазлар белән барлык сырхауханәләр дә тәэмин ителмәскә мөмкин, әмма эре медицина үзәкләрендә алар бар. Заманча медицина җиһазларын файдаланган тәҗрибәле белгеч кулына эләгү мөһим”, – ди табибә.
 
Глаукома авыруын ачыклау өчен табибка күренеп торырга кирәк:
60 яшьтән соң – ел саен;
40-60 яшьләрдә – ике елга бер тапкыр;
35 яшьтән соң – дүрт елга бер мәртәбә.

Бүген глаукома дөньяда зур проблемага әверелде, аның 80ләп төре билгеле, ди Ольга Зверева. Табиблар аңа каршы көрәштә чаралар эзләвен дәвам итә. “Глаукома чире күзнең күрү кырын тарайта. Иң элек ул бер күздә башлана, аннары икенчесенә күчә. Шул сәбәпле, кеше күз күреме начарланганны тиз генә сизми. Әле, өстәвенә, шунысы да бар: әгәр, мәсәлән, күрү кырының 40 процентына зыян килгән икән, баш мие әлеге күрмәгән урынга үзе “рәсем куя”, ягъни ул урынны күзгә ак тап итеп күрсәтми”, – дип аңлата табибә.



Быелдан Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә сырхауханәләрдә глаукомага багышланган дәресләр үткәрелә. Анда табиблар бу авыруның үзенчәлекләре, аны дәвалау ысуллары турында сөйли, күзнең эчке басымын үлчи, күзләргә даруны дөрес итеп тамызырга өйрәтә. “Мондый дәресләрнең нәтиҗәсе зур: ниһаять, кешеләр авыруга җитдирәк карый башлады”, – ди үзе дә Казанда шундый дәресләрне оештырган Ольга Зверева.

Табибларның күзәтүе буенча, глаукомага бик тиз бирешүе ихтимал авыруның портретын түбәндәгечә сурәтләргә мөмкин: озын буйлы, ябык гәүдәле, аяк-куллары салкын, даими рәвештә башы авыртудан интеккән, кан басымы түбән булган, яки кан басымы “уйнаган”, су эчәргә яратмаган, кан басымын төшерә торган дарулар ярамаган кеше.

 

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 10.03.2017
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
comments powered by HyperComments