• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Февраль Әнәс Тумашев
  • 25 Февраль Люция Галләмова
  • 25 Февраль Райнур Әгъләметдинов
  • 25 Февраль Дилә Мөхәррәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • Казан, Чуйкова урамында булмә сдавать итәм. 89178571330
  • Казан. Татар егете. Горки яки Азино якларыннан кыйммәт булмаган бәягә булмә снимать итәргә телим. Тәмәке тартмый. 89503188138 Марат.
  • Казанда торыр урыны булган эш эзлим 89600693309 Рөстәм
  • Казанда Горки метростанциясеннән ерак түгел Бертуган Касыймовлар урамындагы тулай торакта 18 кв.метр мәйданлы бүлмә сатыла. Документлар әзер. 1150 мең сум, сатулашу бар. 89520443409.
  • Актаныш районында бал кортлары сатыла. Тел. 89270425459
  • Казаннын Совет районында ремонт ясалган балконлы зур булмә сатыла 18 кв м. 89274412220 собственник
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52
  • Казанда 1 булмәле фатир арендага бирелә. Ноксинский спуск, д.1. (Ломжинский тукталышы) тел:89397321454.
  • Арчада Матиз 2011 елгы сине-глазуристый сатыла, яки яхшы хәлдәге инжекторлы Окага алмаштырам, акча өстәп туәү шарты белән. Кич сәг 6дан соң шалтыратырга 89063238392
  • Актаныш, косметика сатыла (тональная основа, духи, помада орифлеймныкы жордани голд) 89625646471

 

 

 

 
Архив
 

               

11.03.2017 Хәйрия

“Таяк беләнме, ак­сак­лапмы – йө­ри генә алсын иде!”

Туганнан бирле авыру белән тарткалашучы Сәет Туктаровның мәктәпкә барыр вакыты җитә. Әнисе Гөлназның сүзләренә караганда, авыр көннәр үтелгән инде. Хәзер Туктаровлар ничек тә улларын аякка бастыру турында хыяллана. “Таяк белән йөриме, ак­сак­лыймы, барыбер – Сәет йө­ри генә алсын иде”, – ди Гөлназ.

Сәет бик авырлык белән дөнья­га килә. Туганчы анасының карынында су эчәргә “өлгерә”. Җитмәсә, Гөлназның суы китеп, Сәет корыга кала. Шул вакытта кислород җитмичә, баш миенә зыян килә. Сабыйга ДЦП диагнозы куеп, инвалидлык бирәләр.
 
– Беренче көннәрдә бик читен иде. Кая барып бәрелергә бел­мә­дем. Баланың гомерлек авыру икә­нен ишетү авыр булды. Шул чакларда янәшәмдә ирем булу гына коткарды. Сабырлыкка өйрәтте ул мине. Балабызны ничек бар шулай кабул иттем. Үзебезнеке бит. Тынычланып, улыбызны дәвалый баш­­ладык, – ди Гөлназ. – Улыбыз, 9 ай тул­гач кына, як-якка әйләнә баш­ла­ды. Яшь ярым тулгач, үр­мәләргә өй­рәнде. Дүрт яшендә дүрт аяклап йө­ри башлады. Яшь­тәшләреннән соң­га калса да, аның уңышларына сө­ендек кенә. ЛФК, массаж курсларын табиблар өч яшьтән соң гына ясатырга куштылар. Нигә шулай булгандыр, билгесез. Юкса иртә­рәк башласак, файдасы да күбрәк тияр иде. Тик әле соң башлап та, уңай үзгәрешләргә сөенеп бетә алмыйм.

Баштарак Казанда ярдәм тапмагач, Сәетне Кытайга алып китә­ләр. Биредәге табиблар малайның сә­ламәтләнүенә өмет бирә. Сабыйны аякка бастырыр өчен, туктамыйча шөгыльләнергә генә кирәк икән. “Улыбызның эпилепсия өянәкләре булмаса да, ул килеп чыгарга мөм­кин. Шуңа да алдан дарулар эчәбез. Шөкер, анысын дәүләт кайгырта. Да­руын биреп торалар”, – ди Гөлназ.

Сәет җиде яшенә кадәр сөй­ләшми дә. Әмма аның белән дефектологлар, логопедлар шөгыль­ләнә башлагач, малай бик тиз сүз­ләр әйтә башлый. Аны ишарә белән аңлашырга өйрәтәләр. Беренче дәрестән соң ул үзенә ашарга сорый. Нәрсә ашыйсы килгәнен аң­латып бирә. Әнисе Гөлназ шуңа да бик сөенә. Сәетнең куллары хәрә­кәтләнсен өчен, вак уенчыкларны тезеп уйнатырга кушалар. Кәгазь­не кисеп, төрле әйберләр ясауның да файдасы була икән. Әмма малай аны эшләми. Никтер кулы бармый. Аның каравы күр­шедә яшәүче рәссам апасы аны кулына пумала тотарга өйрәтә. Сәет, бик тырышып, рәсем ясарга тотына. Тагын бер сөе­нечләре бар Тукта­ровлар­ның – Сәетләре укырга өйрәнгән!

Карап торышка башкалардан аерылып та тормый кебек Сәет. Әнисе дә улының авыру икәненә башта ышанмый. “Табиблар ялгыша, ахры, дидем. Аларның сүзенә ышанмадым. Улымның башы да әйбәт эшли. Аның турында нидер сөйли башласаң, яратмый әле. Еларга тотына. Күбрәк карашлар аша аңлашабыз. Ул – мине, мин аны аңлыйм, – ди әнисе. – Әле менә соңгы вакытта татар халык көйлә­рен тыңлый башлады. Телевизордан татарча баян, гармун уйнаганны ишетсә, карап, тыңлап утыра. Безнең гаилә җырга-моңга гашыйк. Туганнарым да җырлый, үзем дә музыканы яратам. Сәет безгә охшаган. Әле бер танышыбыз балага иске тальянын бүләк иткән иде, ул да ватылды. Сәетнең юанычы иде ул тальян”.

Малайны киләчәктә музыка мәктәбенә дә укырга бирмәкче булалар. Тик аның өчен башта тер­нәкләндерү үзәкләрендә дәвала­насы бар. Ә моның өчен акча ки­рәк. “Ирем үзе генә эшли. Әле кечкенә улыбыз да бар. Мин балалар белән өйдә утырам. Озакламый тагын бер үзәккә барырга җыенабыз. Әмма матди мөмкин­легебез юк. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык”.
 
Андыйлар өченисәп-хисап счетлары:


әнисе Туктарова Гөлназ Илдаровна исеменә Саклык банкында ачылган счет
номеры:  5469 6200 1467 8914,
“Ак барс” банкы картасы: 4244 3695 1975 2106.
Әнисенең телефон номеры: 89375266089.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.03.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments