• 25.04-27.04 IV Russian Tech Tour. Российский ТехТур проводится раз в четыре года и собирает более 50 ведущих инвесторов из Европы, США и России.
  • 28.04 Н. Җиһановның "Түләк" операсы. Бары бер генә көн! Зур концертлары залы. 18.30.
  • 04.05 "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия концерты. 30дан артык эстрада йолдызлары бер сәхнәдә! УНИКС, 18.30
  • 15.05 Рәшит Ваһапов фестивале Гала-концерты. Зур концертлар залы. 19.00
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 25 Апрель Асия Галиева
  • 25 Апрель Лия Заһидуллина
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • 25 Апрель Тимур Акулов
  • 26 Апрель Габдулла Тукай (1886-1913)
  • 26 Апрель Ләззәт Хәйдәров
  • 26 Апрель Римма Бикмөхәммәтова
  • 26 Апрель Ильяс Халиков
  • 26 Апрель Илшат Хәбибуллин
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • Бал сатыла. 89196941458 (Балтач)
  • Ищу девушку на подселение. Квартира однокомнатная на Воровского 15а.Все удобства рядом с метро северный вокзал. 5 тыс все включено. 89274954951
  • Акустикалы гитара сатам. Яхшы хәлдә. Кыйммәт түгел. Шалтыратыгыз 89600509620 (Казан)
  • Куплю универсальную доильную установку(УДС)с. 89274272608
  • Документлы, яхшы хәлдәге Урал яки Днепр мотоциклы сатып алам. 8 919 634 87 83
  • Продается трехрядный окучник для Т-25, копалка однорядная (транспортерная с ременной передачей) также для Т-25.(Агрызский район).Тел.89061244744.
  • Сыер сатып алам. 89050269941. Кукмара
  • Арчада 7-8 айлык ак әтәчләр сатыла, суя торган 160 сумнан. 89869031182
  • 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. 89033440905
  • Сдаю 1ком кв. одиноким. Актаныш 89625751843

 

 
 
Архив
 

               

10.03.2017 Мәдәният

"Кем инде баласына шундый язмыш телә­сен?"

Алма агачыннан ерак төшми. Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларның балалары турында сүз чыккач, ирексездән, шулай дип уйлап куясың. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова да әти-әнисе юлын сайлаган, әмма беркайчан да, мин – артист кызы, дип кычкырып йөрмәгән.

Барысына да үзеңә ирешергә, үз юлыңны табарга кирәк, ди ул бу хакта сүз чыккач. Без аның белән һөнәрнең четерекле яклары, артист баласы булу авырлык­лары турында да сөйләштек.

– Артист гаиләсендә үсүнең без белмәгән яклары шактыйдыр?

 
– Артист баласында җаваплы­лык хисе зур була. Әти-әниең кеше күз алдында, сиңа бакчада да, мәк­тәптә дә игътибар зур. Ә инде киләчәктә алар юлын сайласаң, таләпләр тагын да арта. Безнең үзебезне әти-әнидән түбән күр­сә­тергә хакыбыз юк. Рольгә алынганда син моны бигрәк дә көчле тоясың. Чөнки сизелә: сәхнәгә чыгуың була, бу рольне Исламия апа ничегрәк уйнар иде икән дип чагыштыра башлыйлар. “Мә­хәб­бәт чишмәсе”ндә авыл хатыны Зәм­зә­мияне уйнаганнан соң, әни­гә килеп, кызыгыз өчен рәхмәт сезгә, дип әйт­кәннәрен ишеткәч, иркен сулап куйдым. Синнән дә уздырды кы­зың, дип мактаганнары да бар. Яхшы сүз – азрак арттырыбрак җи­бәрсәләр дә, җан азыгы инде ул. Әни артыннан барырга, аны кабатларга тырышмыйм, һәр­кем­­нең – үз юлы бит.
 
– Әмма барыбер чагыштырырга туры килә. Исламия апа­ның яшьлек фотоларыннан сез карап торасыз кебек.

– Мине якыннан белмәгән ке­ше­ләр сәхнәдән әнигә охшата, аның чалымнарын табалар. Ә якын­­­нан белүчеләр, әтиең Хә­лил­не хәтерләтәсең, диләр. Әнигә Ләй­сән охшаган безнең. Ә мин төсем буенча гына түгел, холкым буенча да – әти.

– Ә бит әниегезнең сезне театрга җибәрәсе килмәгән.


– Әлбәттә. Алар унике айның тугызын юлда үткәрделәр. Кем инде баласына шундый язмыш телә­сен? Артист буласым килә дигәч, ул мине каршына утыртты да: “Менә безгә кара. Өйдә торганыбыз да юк бит. Ярый әле, бәхетемә, Хәлил очрады, икебез бер юлдан атладык. Ә синең ирең һөнәреңне кабул итмәсә, аңламаса, нишләрсең?” – дип үгетләде. “Миңа да нәкъ шундый сүзләрне әйттеләр, чөнки безнең һөнәр белән җитешле тормыш корып булмый”, – дип өстәде. Әнинең сүзләре тәэсир иткәндер, күрәсең, юкса КФУның физика-математика факультетына барып кермәс идем. Үзем укыйм, үземне театр тарта... Ахыр чиктә әни дә сынды. Ярый, теләгең зур булгач, мин каршы түгел, ләкин имтиханнарга үзең әзерләнәсең, диде. Шигырь, мәсәл өйрәндем, этюдлар әзерләдем дә Илдар абый Хәйрул­линны эзләп киттем. Илдар абый комиссия җыйды. Кече сәхнәдә миннән имтихан алу башланды. Нәтиҗәдә мине икенче курслар белән укырга дәрескә чакырдылар. КФУда дүрт ел буе алган белемем ярты юлда бү­ленеп калды. Моңа ул вакытта да, хәзер дә үкенмим. Максатыма ирештем, яраткан һөнәремнең серләренә төшенә башладым, сөйгән ярымны очраттым. Бе­р­гәләп укыдык, театрга эшкә кил­гәч, гаилә корып җибәрдек. Без­нең театрга килүе­безгә 26 ел булган икән инде.

– Илдар абый Хәйруллин кур­сында укыгач, нишләп Камал театрына эшкә кабул итмә­деләр соң?

– Камал театрына тәгаенләнгән идек. Ләкин укып бетерергә ярты ел калгач, театрга щепкинчылар кайт­ты. Аларның да кайберләре Тинчурин театрына урнашты әле. Соңгы курста Хәбибулла Ибраһи­мов­ның “Башмагым”, Николай Ан­киловның “Солдатская вдова” спектакльләрен сәхнәләштердек. Аларны берничә театрның җитәк­челәре, сәнгать әһелләре карады. “Башмагым”дагы Гайни роле күп­ләр күңеленә хуш килгән, ахрысы, берничә җиргә чакыру алдым. Чаллыда, Түбән Камада, Оренбургта татар театрлары ачылган вакыт иде бу. Алар үзләренә эшкә чакырды, әмма күңелгә иң якыны барыбер Тинчурин театры булды. Ирем Ренат, мин, Илсөяр Сафиуллина шушы театр ишекләрен тәүге мәр­тәбә ачып кердек.

– Әти-әниең рольләреңне ничек кабул итте? Ошамый дип күтәрелеп бәрелгәннәре булмадымы?

– Алар минем беренче тән­кыйть­челәрем булды. Әмма беркайчан да, булмаган бу, дип әйт­мәделәр. Кечкенәдән театрда үс­кәч, бу дөньяга кереп китү алай читен булмады. Шулай да, читтән ка­раучың һәм киңәш бирүчең булу – зур бәхет ул. Әти йомшак кына, кызым, менә шул өлештә битең кү­ренмәде, ә бу өлештә болайрак эш­ләсәң, үтемлерәк булмасмы икән, дип әйтә иде. Әти сөйләгәндә, мин үземнең уенымны да читтән караган кебек була идем. Режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин да чит­тән күрсәтү алымын оста файдалана баш­лады. Премьера алдыннан ул безне видеога төшерә һәм без бер­гәләшеп экраннан үзебезне карыйбыз, уеныбызны анализлыйбыз.

– Холкың кемнеке – әниең­нән күчкәнме, әллә әтиеңнәнме?

– Әтидәндер, мөгаен. Мин соң чиккә җиткәнче сабыр итәм. Безгә әти дә, әни дә иң кирәк чакларда тансык булды. Хәтта без әти-әни образларын уйлап чыгарып, шуңа ышанып үстек дисәм дә, ялгыш булмас. Алар гел юлда булды. Айларга сузылган гастрольгә киткән­дә, өйгә әтинең әнисе – Сабира әбием килеп тора иде. Безне, шук­ланып китсәк, әтиегезгә әйтәм, дип өр­кетте. Ә бит әти куркытырлык зат түгел иде ул. Гаҗәеп йомшак, кеше өчен барысын да эшли, үзе турында уйламый торган кеше булды. Моңа яши-яши, уйлана-уйлана төшендем. Балачагым башлыча авылда үтте. Берзаман әни­нең әнисе Мәрвия әбигә әни дип эндәшә башлаганмын. Ул фотоларын күрсәтеп, менә синең әти-әниең, тиздән алар кайтачак, дип юата иде. Күчмә театр стационар статусын алганда, миңа 21 яшь иде инде. Димәк, без әти-әнине күр­мичә үскәнбез. Хәер, без генә түгел, бөтен артист балалары шушы юлны үтә. Ләкин мин бәхетле, соң булса да, әтигә якыная, аны үзем өчен ача алдым. Бу вакытта ул инде инсульт кичергән иде. Хастаханәдә ай ярым ятты, яныннан китмәдем. Җиде ай безнең белән яшәде, без­гә аны тәрбияләп тору савапларын алырга насыйп булды. Әтием­не бик сагынам, миңа ул хаста­ханәгә генә кереп яткан да менә терелеп кайтып керер төсле.

– Әти-әниеңә Тинчурин теат­ры­ның тәгәрмәчле чоры эләк­кән, сезгә күбрәк стационарда уйнарга туры килә. Бу артист өчен яхшымы?

– Гаиләле кешегә юл азрак булса, яхшырак инде ул. Ә менә халыкка театрның туктаусыз йөреп торуы кирәк. Театр бит ул – күңел ачу урыны гына түгел, тәрбия чарасы да. Телне саклау җәһәтеннән теа­тр­ның роле һәр чорда зур булган. Читтә яшәүче милләттәшләр өчен исә безнең белән очрашу Ватанга кайтып килүгә тиң. Театр элеккеге темплар белән булмаса да, йөрү­дән туктамады. Төркиягә өч тапкыр барып кайттык, җәен Абха­зиядә әнинең спектакльләрен уйнадык. Тамашачының безне тәр­җемәсез, уенга карап аңлап утырулары шаккатырды. Аннан кардәш халкыбызга рәхмәт дип, кат-кат килеп әйттеләр. Төбәкләргә йөрибез. Себер якларын кат-кат урадык. Алдагы барулар белән хәзергеләрен чагыштырганда, телнең онытыла баруы борчуга салды. Минем яшьтәгеләр дә спектакльне колакчын белән тыңлады.

– Сине таныткан роль кайсысы?

– Алар барысы да иҗатыма нин­дидер бер төсмер өстәде, шуңа күрә берсен генә дә аерып әйтәсем килми. “Мәхәббәт чишмә­се”ндә­ге (И.Мәхмүтова)  Зәмзәмияне дә, “Хуҗа Насретдин”­дагы (Н.Исәнбәт) Гөлбануны да, “Эх, алма­гачла­ры”нда (Ш.Фәрхет­динов)  Фәридә Рәисовна ролен дә, соңгы премь­ераларның берсе – “Ефәк баулы былбыл кош”­тагы (Аяз Гыйләҗев) Әсмамны да бик яратып уйныйм. Элек күбрәк лирик персонажларны башкарсам, хәзер төрләнәм. Гротеск образлар җәһәтеннән эзләнүләр кызыклы була. Бомар­шеның “Фига­роның өйлә­нүе” спек­таклендә Розина әнә шундый образ булды.

– Театрга яшьләр күп килде. Сезнең буын белән яшьләр арасында аерма зурмы?

– Тормышка караш, фикерләр, кыйммәтләр – бар да үзгә. Без бит– совет чоры балалары, булсын дип эшләдек, әҗере турында уйланмадык. Яшьләр исә үз бәясен белә. Ә менә алар мобильрәк дигән фикер белән килешмим. Яшь чакта без дә ут чыгара идек, аена 28әр спектакль уйнап йөрдек.
 
– Исламия апа кая гына барса да, берәр кул эшенә өйрәнеп кайта торган булган. Сездә шундый һәвәслек бармы?

– Мин дә бәйләргә ярата идем. Иптәш кызым белән пардан кофталар бәйләп кидек. Пешерергә дә яратам, әмма камыр ризыкларына бик өстенлек бирмибез инде хә­зер. Ә менә яшелчә тозларга, кышка төрле салатлар ясарга бик яратам. Мин тозлаган кыярлар әле түтәлдән өзеп алган кебек хуш исле, кетердәп тора. Ул рецептларны сорап алып, күп җирләрдә бастырдылар да инде.

– Икегез дә – артист, өйдә эшне ничек бүлешәсез?

– Бездә бүленеш юк, кемнең җае бар, шул эшли. Әмма Ренат бер­кайчан да кер һәм идән юмады. Калган бөтен эшне дә эшли, ярдәм итә. Әйтик, бәрәңгесен әрчеп бирә, башкасын... Аннары Ренат электр эшләрен бик оста башкара. Хәтта сораган кешеләргә ут үткә­реп, сигнализация дә куеп йө­ри. Егет ке­шегә җитмеш төрле һө­нәр дә аз, дим мин. Улыбыз безнең юлдан китмәде, аңа әтисенеке кебек техник фикерләү хас, КХТИда укый.

– Тәҗрибәләргә ничек карыйсыз?

– “Сүнгән йолдызлар” спектак­лендә әби ролен бирделәр. Әле кайчан гына кызны уйнаган идем, күп тә үтми әби булдым. Режиссер Резедә Гарипова белән, бездә әби ролен уйнарлык өлкән артистлар да бар, бит нишләп мине билге­ләдегез, дип бәхәсләшеп тә алган идем әле. Чөнки бу образга кү­ңелем белән әзер түгел идем. Гүзәл Гарәпшина белән әбиләрне уйна­дык, әмма образларыбызны ак­рынлык белән ачтык.

– Тәнкыйтьне кабул итәсез­ме?


– Әгәр кеше, кем булуына карамастан, синең өчен борчылып, эшеңне тагын да камилләштерү җәһәтеннән тәнкыйть сүзләре әйтә икән, кабул итәм. Үзен күрсәтер өчен, мин дә чеметә алам, дип йө­рәкләнә икән, андый тәнкыйтькә исем китми. Ләкин бит халык сүз­нең асылына төшенеп, анализлап тормый, ничек бар, шулай кабул итә. Бу күренеш исә эчемне пошыра. “Ефәк баулы былбыл кош” спек­таклендә минем образга җылылык җитмәгән дип язганнар. Ләкин бу образ тормыштагы картлар йортларындагы хәлләрне анализлаганнан соң туды. Ул – тыштан салкын, эчендә ялкын йөрткән хатын. Кызганыч, үзенең җылылыгын бердән­бер баласына түгел, кул астындагы картларына биргән. Заман хатын-кызларында да шул ук бәла, бөтен көчләрен эшкә бирәләр, балага исә игътибар, наз җитми.

– Бәйрәм уңаеннан хатын-кызларга ниләр телисез?

– Дөньялар имин булсын. Калганы бар да була. Хатын-кыз икән­не онытмыйк, ирләр эшенә алынмыйк. Без бит – муен, ә муен кай якка борса, баш шул якка борыла.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.03.2017
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV