10.03.2017 Криминал
Скинхедлар Казан сәүдә үзәгендә атыш оештырырга планлаштырган
Февраль аенда Казанда Африкадан килгән студентны үтергән кешеләр табылган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 19 яшьлек Роман Хәлилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов үз гаепләрен таныган. Билгеле булганча, бу җинаятьне ачуда ярдәм итүчегә Татарстан Президенты 1,5 миллион сум акча түләнәсен әйткән иде. Ә хокук сакчылары Архипов белән Хәлиловның башка шундый җинаятьләргә катнашы булу-булмавын тикшерергә җыена.
"Ахырда өч патрон: икесе – аны тоткарлаячак полиция хезмәткәрләренә, соңгысы – үзенә
Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанга ике ел элек Африканың Чад иленнән килгән һәм КФУда белем алган Махджуб Тиджани Хассанның мәетен 16 февраль төнендә ул яшәгән тулай торак янында таптылар. Икенче көнне Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков гаеплеләрне ачыклауның хокук сакчылары өчен намус эше икәнен әйтте. Президент Рөстәм Миңнехановның әлеге вакыйганы махсус контрольгә алуы, җинаятьне ачуда ярдәм итүчегә исә 1,5 миллион сум акча вәгъдә ителүе турында хәбәр иттеләр. Өч атна дигәндә, хокук сакчыларыннан хәбәр килде: 19 һәм 22 яшьлек ике егетне тоткарлаганнар. Ике көн элек исә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе вәкилләре Роман Хәлилов белән Руслан Архиповның үз гаепләрен тануы турында җиткерде. Икесе дә – моңа кадәр хөкем ителгән кешеләр.
Бәйрәм көн булуга карамастан, идарә вәкилләре журналистлар алдында хисап тотты. Идарәнең аеруча мөһим эшләр буенча беренче бүлеге тикшерүчесе Игорь Золотов сүзләренә караганда, тикшерү барышында аларның милләтчелек социализмы идеологиясе йогынтысында җинаять юлына басуы ачыкланган. “Башта җинаять кыласы урынны озак тикшереп йөргәннәр. Аннары билгеләнгән көнне явыз гамәлләрен кылганнар. Чит илдән килгән студентка чүкеч һәм пычак белән һөҗүм иткәннәр”, – дип сөйләде журналистларга Золотов.
Хокук сакчылары егетләрдән сорау алу барышында төшерелгән видеоязманы да күрсәтте. Роман Хәлилов нацизм идеологиясе белән 2010 елда кызыксына башлаганын һәм инде шул вакытта ук һәр ак ир-атның дошманнарны – кыяфәте белән славян булмаган кешеләрне үтерергә тиешлегенә инанганын сөйли. 13-14 яшендә Хәлилов Африкадан килгән студентларны үзенә корбан итеп сайлый. Әмма явыз ниятен тормышка ашыруга хәле җитеп бетми. “Базарда карбыз сатучыларга кагылып кына тавыш чыгарып булмый. Ә менә Африкадан килгән студентлар куркачак, алар бездән китәчәк. Аннары безнең хакта сөйли башлаячаклар, – ди егет. – Юк, мин үкенмим. Чөнки үземне дөрес эшләдем дип уйлыйм. Акция уңышлы узды. Безне кайчан да булса барыбер эләктерәселәрен аңлый идем”.
Иптәше белән алар футболда танышкан. Фанатлар арасында төрле кешеләр барлыгы турында белгечләр инде күптән кисәтә һәм бу беркемгә дә сер түгел. Әмма Россиядә, кызганыч, бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирелми. Тегеләргә исә үзләрен күрсәтергә генә кирәк. Әнә бит тоткарланган егетләр журналистлар белән очрашу оештыруны сораган. Ә “Татар-Информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, егетләрнең берсе, корал тотып, Казандагы сәүдә үзәгендә тәне ак төстә булмаган кешеләргә һөҗүм итәргә хыялланган. Ахырда исә өч патрон калдырырга җыенган. Икесе – аны тоткарлаячак полиция хезмәткәрләренә, соңгысы – үзенә.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, егетләрне эләктерү җиңел булмаган. Алар киемнәрен алыштырып йөргән, йөзләрен күрсәтмәскә тырышкан. Аяк киемнәренә спирт тутырылган махсус капсула салган, ә җинаять урынында этләр ис сизмәсен өчен, тоз һәм борыч сипкәннәр.
Хокук сакчылары исә барлыгы тугыз кешене тоткарлаган. Калганнарының исемнәре билгеле түгел. Инде хәзер бу кешеләрнең шуңа охшаш җинаятьләргә катнашы булу-булмавын тикшерергә җыеналар. Әйтик, узган елның мартында башкалада Һиндстаннан килгән студентның мәете табылды. Сентябрьдә исә Казанда Яңа татар зиратында 100гә якын кабер ташын җимереп чыкканнар иде. Ул җинаять тә әлегәчә ачылмаган килеш калды.
Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:
– Дөресен әйтергә кирәк, мондый шау-шулы җинаять Татарстанда беренче тапкыр килеп чыкты. Кайдадыр Мәскәүдә, Санкт-Петербургта скинхедлар, аларның җинаятьләре турында ишетеп тордык, ә бездә андыйлар юк иде. Бу – коточкыч очрак. Мондый проблема бар иде, әмма чәчәк атмады. Рус милләтчел төркемнәрендә кискен карашлы яшьләр бар. Андыйлар футбол фанатлары арасында күзәтелде. Алар хисапта торды, әмма, күрәсең, игътибардан читтә калганнар. Хисапта 25-30 кеше бар, әмма бу – рәсми сан. Алар күпкә күбрәк булырга мөмкин. Руслан Хәлилов та Петербургтагы скинхедка мөккиббән китүе турында сөйләгән, аның үрнәгендә җинаять кылганын әйткән. Төрле көч хезмәтләре, төрле структуралар бар, тәртип саклаучылар кая караган, дип гаепләргә кирәкми. Киресенчә, алар бик тиз арада мондый фашистик карашлы кешеләрнең эзенә төшеп, җинаять кылуда шикләнелүчеләрне тоткарлады. Татарстанда йөздән артык милләт яши, матур, тату булып яшибез, без – башкаларга үрнәк. Каян чыга бу нәфрәт – әйтү авыр, әмма бу өйрәнелергә, тикшерелергә тиеш. Ике егет тә тулы булмаган гаиләдә үскән. Күрәсең, дөрес тәрбия дә бирелмәгән. Җәмгыятьтә мигрантлар начар, алар безнең эшне тартып ала дигән караш бар. Мондый сүзләр дөрес түгел.