|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2009 Мәдәният
ТАТАР СӘНГАТЕ КҮГЕНДӘ АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗМилләтебезнең җыр сәнгатенә гаҗәеп матур өлеш керткән талантлы композитор Фәтхерахман Әхмәдиев 1929 елның 16 ноябрендә Татарстанның элекке Кызыл Йолдыз (хәзерге Балык Бистәсе) районы Тәберде Чаллысы авылында тимерче гаиләсендә өченче малай булып дөньяга килә. Әтисе Габдрахман авылның оста гармунчысы була, ләкин улына биш яшь тулганда дөнья куя. Фәтхерахман әтисеннән калган иске яшел тальян гармунында уйнарга өйрәнә. Әнисе Фәхрелбәнат тормышның бөтен авырлыгын сыкранмый күтәрә, шуңа күрә гаилә яши. Оста тегүче иде Фәхрелбәнат апа. Сугыш елларында Фәтхерахман Әхмәдиев гармун уйнап, җырлап, солдат хатыннарына кайгы-хәсрәтләрен азга гына булса да оныттырырга булыша. Авылдашлары аны бик яраталар. Ул тырыш, уңган бала булып үсә.
Булачак композиторның тормыш юлы җиңел түгел иде. Ул, гаиләне туендыру өчен, җиденче классны тәмамламыйча, МТСка эшкә урнаша, чөнки анда эшләгән кешегә 400 грамм ипи бирәләр иде. 1951 елның көзендә Казанга килә һәм музыка училищесына ирекле тыңлаучы булып урнаша. Ә икенче елда музыка училищесына укырга керә, һәм шул ук вакытта кичке мәктәпкә дә йөри. Шул елларда ул Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Ифрат Хисамов, Арслан Батыршин, Ләбиб Айтугановлар белән таныша. Училищеда укыганда Фәтхерахман «Кызыл Йолдыз районы җыры»н яза. Аннан соң башка көйләр дә иҗат ителә. Шагыйрь Мөхәммәт Садри аны Салих Сәйдәшев белән таныштыра. Сәйдәш егетнең көйләренә уңай бәя бирә:
– Синең үз почеркың бар, җуйма. Баянны да әйбәт аңлыйсың, ташлама син аны. Тик шулай да сиңа композиция бүлегенә күчәргә кирәк, мин училище директоры белән сөйләшермен,– ди.
Шулай итеп, Фәтхерахман композиция буенча Юрий Виноградов дәресләрен тыңлый башлый. Ләкин озакламый аны армиягә алалар. Ул Казан гарнизонында хезмәт итә. 1956 елда Әхмәдиев Роберт Әхмәтҗановның «Кама буе – туган як» дигән шигыренә җыр яза һәм октябрь азакларында Казан дәүләт университетының «Яшь талантлар» кичәсендә аны үзе уйнап, үзе җырлап күрсәтә.
Хәрби хезмәттән соң Ф. Әхмәдиев музыка училищесын тәмамлый һәм, авыру сәбәпле, туган якларына кайтып китә. «Берсут» ял йортында фотограф булып, аннары пароходта баянчы булып эшли. 1956-64 елларда ул Котлы Бөкәш урта мәктәбендә җыр укыта, мәктәпнең баянчылар ансамблен җитәкли, клубта музыка түгәрәгенә җитәкчелек итә.
1962 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Җилләр, җилләр» исемле беренче җыр җыентыгын бастырып чыгара. 1964 елда Ф. Әхмәдиев Казан җитен комбинатында татар хоры түгәрәгенең җитәкчесе һәм баянчы булып эшли. Аннары Горький клубындагы Сара Садыйкова җитәкләгән хорда аккомпаниатор була. Шул елларда ул Зиннур Гыйбадуллин, Әнвәр Шәрәфиев, Мәсгут Имашев, Әхмәт Хәйретдинов белән таныша, аралаша.
Балык Бистәсендә һәм бу районның Котлы Бөкәш мәктәбендә Ф. Әхмәдиевкә багышланган музейлар бар. Кадерле композиторыбызның истәлеген гел күңелләрендә яд итеп торган затлар: хатыны Равия, кызы Ләйсән, оныклары Айдар белән Роза бар. Ләйсән район музеена әтисенең баянын бүләк иткән. Җырчы Гөлзадә Сафиуллина үз студиясендә композиторның 14 җыры кергән аудиокассетасын чыгарган.
«Мәңге яшисе килә» дип җыр язган (сүзләре дә үзенеке) сөекле композиторыбызның гомере кыска булды. 1981 елның 3 сентябрендә, 52се дә тулмаган килеш дөньядан китеп барды ул. Аннан биш җыр җыентыгы калды.
Ф. ӘХМӘДИЕВ ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЛАРЫ
Ф. Әхмәдиев гаҗәеп дәрәҗәдә образлы иҗат итә белүче композиторларның берсе. Ул образларны шулкадәр оста итеп бирә ки, әгәр дә җыр лирик икән, ул инде лирик, шаян булса, чыннан да шаян...
Моннан 40 еллар элек аның «Җилләр, җилләр» дигән җыры халык арасында бик популяр булды. Ул вакытта әле авыл буйлап гармуннарда, баяннарда уйнап-җырлап йөрүләр бар иде. Бу җыр халыкның күңеленә шулкадәр хуш килде ки, һәр кич авылның теге яисә бу урамыннан «Җилләр, җилләр» дип җырлап килеп чыга торганнар иде...
Мирсәет ЯРУЛЛИН, композитор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
* * *
Композитор Фәтхерахман Әхмәдиев табигатьнең бер моңлы баласы иде. Үзеннән-үзе агылып торган көйләре җир куеныннан сызылып агып чыккан чишмә кебек саф, ихлас, чын мәгънәсендә табигый иде. Шул табигыйлык аның җырларын халыкчан иткәндер дә инде.
Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА, шагыйрә, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
* * *
Ф. Әхмәдиев үзенең оригиналь, гаҗәеп тирән хисле җырлары белән аерым бер урын алып тора. 50-70нче елларда аның җырларын халкыбыз, яше дә, карты да, рәхәтләнеп җырлый иде. «Җилләр, җилләр», «Бер карадым күзләреңә», «Җәйнең матур аяз таңнарында», «Җырлыйм әнием турында» кебек җырлары яңгырамаган бер генә концерт, бер генә кичә, бер генә мәҗлес булды микән?..
Рамил КУРАМШИН, баянчы, композитор, Татарстанның халык артисты
Әлфия ШАМОВА |
Иң күп укылган
|