|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2017 Милләт
Татар иленең данлыклы кызы Сара Садыйкова турында кызыннан берничә якты истәлекҮткән ел ахырында татар җәмәгатьчелеге күп төбәкләрдә үзләренең яраткан җырчысы һәм композиторы Сара апа Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үттеләр. Казанда, Яр Чаллыда, Мәскәүдә үткәрелгән юбилей кичәләре турындагы тапшыруларны ТНВ телевизион каналы аша карап күпләребез хозурлангандыр, мөгаен. Сара апа милләттәшләребезнең иң яраткан җырчысы да, йөзләгән онытылмаслык җырлар бүләк итеп калдырган композиторы да иде бит. Ә көннәрнең берсендә “Бердәмлек”кә минем исемгә Казаннан бер хат килеп төште. Аны Сара апаның һәм танылган татар артисты, режиссер Газиз ага Айдарскийның кызы - 92 яшьлек Әлфия ханым Айдарская язып җибәргән. Ул анда әле 1994 елда Казанда очрашуыбыз һәм Сара Садыйковага багышланган телевизион тапшыруда катнашуыбыз, минем шул чакта композиторның иҗаты турында фикерләремне әйтүем, истәлекләремне сөйләвем, һәм аларның соңрак аерым җыентыкта да басылуын исенә төшергән. Хәзер Әлфия апа истәлекләр китабын яңадан киңәйтебрәк бастырып чыгару хәстәре белән янып яши икән. Хатны укып чыккач ук, шул моннан егерме өч еллар чамасы элек “Татарстан хәбәрләре” (ул чакта танылган шагыйрь Ренат Харис җитәкчелегендә шул исемдәге басма бар иде) газетасы редакциясендә тасмага язып алынган телевизион тапшыру мизгелләре кылт итеп искә килеп төште. Без Казанга ул вакытта Камышлы авыл советы рәисе булып эшләгән Фәрит Зәйнуллин белән барган идек. Буш вакыт табып, Камышлыда “Югары уңыш өчен” район газетасында эшләп киткән, ә хәзер “Татарстан радиосы”н җитәкләүче Минвагыйз Зәйнетдинов янында булырга да, татар радиосына интервьюлар бирергә дә өлгердек. Ә инде Матбугат йортына барып кергәч, нәкъ Сара Садыйковага багышланган телевизион тапшыруны төшерү вакытына тап булдык. Ул, ялгышмасам, “Зәңгәр лампа янында очрашу” дип атала иде кебек. Әлфия апа Айдарскаяны да мин “Татарстан хәбәрләре” газетасында нәкъ шул очрашу вакытында беренче тапкыр күргәнмендер. Ул шактый яшь булган әле. Дөрес, хәзер дә, туксаннан узып китсә дә, бик тә мөлаем һәм җитез хатын-кыз. Аңа һич тә бу яшьне бирмәссең. Менә шул тапшыруда җырчыларыбыз Сара Садыйкова иҗат иткән җырларны башкарды, күп истәлекләре һәм хатирәләре белән уртаклашты. Без дә Фәрит әфәнде белән “Эшләпә радиолар”дан (түгәрәк эшләпәгә охшаган радиолар-репродукторларны шулай атыйлар иде) үзебезнең Сара апа Садыйкова җырларын тыңлап үсүебез турында сөйләдек. Минем шул кечкенә генә истәлекләремне соңрак Сара апа Садыйкова турындагы җыентыкта бастырып та чыгарганнар һәм ул китапны Әлфия апа миңа да җибәргән иде. Мин ул истәлекләр җыентыгын хәзер дә кыйммәтле бер ядкарь итеп саклыйм. Әлфия апа үзенең хатында әнисе - татар халкының моңлы сандугачы Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган юбилей кичәләренең ничек үтүе, аларны сәхнәдә үзенең алып баруы турында язып җибәргән. Аның әнисенә багышлаган сүзләрен мин биредә кыскартмыйча тулысынча укучыларыбызга җиткерәсем килә. Бу чыгышта Сара апаның бөтен тормышы, иҗаты яктыртылып, күз алдыбызга килеп баса кебек. Әнкәем-бәгърем, сиңа еллар үткәч, гасырлар киселешен кичкәч, эндәшәм: үзеңнең моңнарың белән туган җиргә мәхәббәт уятып, нәселем, илем, телем турында уйлаттың һәм уйлатасың. Мин шундый рухи-әхлакый югарылыкка күтәрелә алуым белән бик бәхетле! Синең турында әйтәсе сүзләрем күптән инде шагыйрь дусларың шигырьләрендә яңгырый, алар - синең моңлы җырларыңда. Бүгенге замандашлар сиңа багышлап иҗат иткән шигырьләрдә дә шушы рух тантанасы. Үкенечкә каршы, Әнкәй, синең белән Без, ике дөнья вәкиле, үзара болай сөйләшәбез: Әнкәй, синең җырларыңның илаһи тәэсир көче тормышыңның барлык булганлыгында. Аларның ритм-асылы тәннең һәрбер күзәнәгенә кагыла сыман, хикмәтле көй тирбәлешендә. Автор буларак сәнгатеңдә тормышыңдагы кичерешләрне һәм хис-тойгыларыңны яшерергә теләсәң дә, булдыралмыйсың. Чөнки син яшәгән, димәк, моңланган, шатланган, ни хәтле иҗатыңда үзеңне бетерсәң, шул хәтле музыкаң ялтырап, тормыш турындагы фикерең тирәнәеп яңгыраган. Башкаручыны, тыңлаучыны үзең белән бергә моңландырасың, шатландырасың, юатасың. Гадилегең һәм бөеклегең - сәнгатьнең табышмаклы серендә. Син - музыкаңда көйнең матур авазы тойгысының үзен, татар җыры рухының үзен-моңын саклап калган җырчы һәм композитор. Җырларың үзләренең моңнары, ихласлыгы, гадилеге белән тәэсир итәләр. Алар кешелекне, әхлакый-этик эчтәлегенең тирәнлеген, оптимизм һәм актуаль якларын раслый. Шулай ук, иҗатыңда европача музыкаль аһәң-яңгырашының татар халык көйләре белән берләшү-кушылуы да сизелә. Син - моң иясе, рух җырчысы. Синең җыр иҗатың төрле темаларга бай, көйләрең матур, үзенчәлекле таныш интонацияләре белән аерылып тора. Кадерле Әнкәем! Син үзеңнең җырларыңа охшаш, ләкин алардан әйбәтрәк һәм шигырьләрдән дә бөегрәк. “Хатирәләр аша кайта-кайта, Әнкәем-бәгърем, синең җыр-моңнарыңны халкыбызга озак гасырлар дәвамында җырларга һәм тыңларга язсын! Хәерле сәгатьтә! Менә шушы йөрәк өзгеч сүзләрне укыгач, мин үземне дә шул кичәләрдә булгандай тойдым. Югыйсә, 2006 елда Казанда Галиәсгар Камал театры бинасында үткәрелгән Сара Садыйкованың 100 еллык юбилеена хәләл җефетем Фатыйма ханым белән чакырылган булсак та, саллы сәбәпләр табылып, бара алмыйча калуыбызга әле дә үкенеп яшибез. Рәхмәт сиңа, Әлфия ханым. Син үзеңнең бу хатың бе¬лән мине яңадан яшьлегемә кайтардың, Сара апаның җырларын, аның тавышын кабат ишеткәндәй булдым. Әлфия апа Самара өлкәсендә яшәүче укучы балаларны һәм яшүсмерләрне (7 яшьтән 17 яшькә кадәр) 27 октябрьдә Казанда үтәчәк IX Сара Садыйкова исемендәге фестиваль-конкурста катнашырга да чакырган әле. Моңа кадәр анда самаралыларның барганы булмаган. Аллаһы насыйп итсә, бу юлы катнашачаклар, дип өметләник. Ә Әлфия апабыз киң күңеллеген күрсәтеп, безнең укучыларны фестиваль вакытында үз өендә кабул итәргә дә риза икәнлеген белдергән. Без исә “Бердәмлек”тә якын көннәрдә фестиваль-конкурста катнашу шартларын бастырырга тырышачакбыз. Менә нинди якты хатирәләр уятты танылган биючебез Әл¬фия апа Айдарскаяның әнисе - данлыклы җырчыбыз, композиторыбыз Сара апа Садыйкова турында “Бердәмлек”кә минем исемгә язган шушы хаты. Ә Сара Садыйкованың җыр-моңнары, Әлфия апа Айдарская әйткәнчә, халкыбыз күңелендә мәңге яшәр, аларны озак гасырлар дәвамында җырларлар һәм тыңларлар әле.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|