|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2017 Матбугат
"Таяну ноктасы" көн саен чыга башлый21 нче марттан “Таяну ноктасы” тапшыруы “Яңа Гасыр” телеканалында атнага дүрт тапкыр – дүшәмбедән пәнҗешәмбе көннәренә чаклы чыга башлый. Җомга һәм ялларда гына чыкмаячак. Тапшыруның алып баручысы Венера Иванова күптән түгел генә телеканалның рәсми сайтына биргән интервьюсында: "Бар шундый темалар,алар бүген генә актуаль. Шуңа күрә аларны эфирдан бүген үк тапшырырга кирәк. Программа шуңа да көндәлек форматта чыгарга тиеш, чөнки кайбер актуаль мәсьәләләр көчен югалта. Бары шундый форматта гына халык белән элемтә урнаштырыла ала," - дигән иде. Телеканал җитәкчелеге ток-шоу командасы исеменнән әйтелгән сүзләрне зур игътибарга алган.
--- |
Иң күп укылган
|