|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2017 Матбугат
Җиңүчеләр арасында – милләттәшләребезРоссия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм өлкә Шахмат Федерациясе тарафыннан “Популяр технологияләр” дип аталган 13нче Халыкара интеллектуаль уеннар фестивале кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар арасында тиз шахмат турниры үткәрелде. Турнирда уннан артык шахматчы катнашып, 100 процентлы нәтиҗә белән Новокуйбышевск шәһәреннән Самара дәүләт техник университетының “Инженер” газетасында даими хәбәрләр язып торучы ФИДЕ мастеры Руслан Габдушев җиңеп чыкты. Ул әле студент елларында ук “Бердәмлек” татар газетасы өчен дә чыгыш ясый, шахмат сеанслары үткәрә торган иде. Икенче урынны Самара дәүләт университетының шахмат клубы җитәкчесе, блогер Николай Портнов алды. Ул бары тик җиңүчегә генә оттырды. Өченче урын шулай ук татар егете, блогер Ратмир Ситдыйковка бирелде. Махсус приз белән хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән тагын бер татар милләте вәкиле, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның кызы - өлкә Журналистлары берлегенең матбугат хезмәте җитәкчесе Тәнзилә Әһлиуллина бүләкләнде. Башка елларда шахмат турнирларында катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Рәфгать Әһлиуллин үзе бу юлы ярышта катнаша алмады. Турнирның иң яшь катнашучысы Александр Свинарев та истәлекле бүләккә ия булды. Бүләкләрне җиңүчеләргә Самара өлкәсенең Шахмат Федерациясе вице-президенты Станислав Янушевский һәм интеллектуаль уеннарның оештыручысы һәм рухландыручысы милләттәшебез Дамир Гыйбадуллин тапшырды. Бу турнирда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән барлык милләттәшләребезне дә “Бердәмлек” татар газетасы исеменнән аерым тәбриклибез.
Рәфыйк НУРИЕВ |
Иң күп укылган
|