|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2017 Мәгариф
“Яктылык”лылар V Халыкара олимпиадада катнашачак
Күптән түгел Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Россиянең 17 төбәгеннән килгән 100дән артык укучы арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да бар иде. Ә менә иҗади бирем берникадәр кыенлык тудырды. Анда сугыш темасына инша язырга кирәк иде, моның өчен миңа вакытны күбрәк сарыф итәргә туры килде. Шулай да жюри әгъзалары эшемне матур эчтәлекле дип тапты, грамматик хаталар да аз җибәргәнмен, - дип сөйләде Айтурган Осмонова. Кыргыз милләтеннән булган кызның татар теле буенча олимпиадада катнашып, призлы урын алуы оештыручыларны нык гаҗәпләндергән. Ә 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хәйбуллова мондый чараларда даими катнаша икән. Төбәкара олимпиадага барган Ксения Петрова (8нче сыйныф укучысы), 9нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Шәкурова (укытучысы Нурзидә Фәйзуллина) һәм Гөлнара Галимова (10нчы сыйныф) да шактый гына баллар җыеп, призер исеменә лаек булганнар, һәм барысы да V Халыкара олимпиадада катнашачаклар. - Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгына шундый дәрәҗәдә олимпиадалар оештырган, ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка Казанга барырга мөмкинлек тудырган өчен ата-аналар да рәхмәтле. Мондый чаралар ана телен өйрәнүгә кызыксыну уята, балаларның сәләтен арттырырга, укытучыларның тәҗрибәсен барларга ярдәм итә. Оештыручылар бай мәдәни программа әзерләп, ял вакытын да кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен күп көч куялар. Бу юлы балалар төрле мастер-классларда катнаштылар, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда “Кияүләр” спектаклен карадылар. Бу да үзенә күрә яхшы тәрбия ысулы. Өлкәбезнең башка татар телле мәктәпләренә дә бу чарада катнашырга кирәк иде. Олимпиадаларда призлы урыннар яулаган балаларга Татарстанның кайбер югары уку йортларына да укырга керергә мөмкинлек бар бит, ә безнең укучыларыбызның күбесе белем алуларын нәкъ Казанда дәвам итәргә телиләр. Тик, ни кызганыч, татар филологиясе буенча укытучы һөнәрен сайлаучылар гына юк. Безгә алмашка килүчеләр булса бик шат булыр идек, - дип сөйли Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытучысы Фәния Гыйлаҗева.
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|