|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2017 Икътисад
Үзәк Банк Татфондбанк, ИнтехБанк һәм Анкор банкның лицензияләрен алганРоссия Банкы бүген Татфондбанк һәм ИнтехБанк оешмаларының лицензияләрен алган. Әлеге хәбәр Үзәк банкның рәсми сайтында басылган. «Әлеге иң соңгы чиккә җиткән чара – операцияләрне рөхсәт итүче лицензияне тартып алу – банк эшчәнлеген көйләүче федераль законнарны үтәмәү нигезендә кулланылган. Шулай ук Россия Банкы билгеләгән норматив актлар да башкарылмаган. Ягъни кредит оешмасының капиталы 2 проценттан да кимрәк булмаска, регистрациягә куйганда уставта каралган минималь капиталны киметмәскә дигән норматив бозылган. Бер ел дәвамында аларга карата “Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) турындагы” Федераль законда каралган чаралар кулланылган”, - дип язылган Үзәк Банк хәбәрендә.
--- |
Иң күп укылган
|