|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2017 Киңәш-табыш
«Микроволновка» зыяны турында ФАКТ һәм УЙДЫРМАЛАРӘлеге җиһаз булмаган өйләр сирәктер. Ул 30 елдан артык актив кулланыла. Шулай да, аны зыянлы дип санаучылар да бар. Бу турыда сөйләшеп алыйк әле. «Микроволновка» турында уйдырмалар һәм чын фактлар белән танышыйк. Беренче уйдырма: микродулкыннар – радиоактив, диләр. Магнетрон тарафынан таратылучы дулкыннар ионлаштырылмый. Шуңа күрә аларның ризыкка да, кешеләргә дә тискәре йогынтысы юк. Икенче уйдырма: «микровол-новка»да ризыкның молекуляр структурасы үзгәрә һәм андагы әйберләр канцероген хәлгә керә. Башкача әйткәндә, яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин, диләр. Әмма әлегә моны фәнни яктан дәлилләүче бер генә факт та юк. изыкны рентген нурланышы гына мондый хәлгә китерә ала. Микродулкыннарда ашларны май салмыйча пешерергә яки җылытырга мөмкин. Ул тиз арада әзер була, температура 100 градустан артмый – духовкада, мисал өчен, 180-220 градуста пешерәбез. Молекуляр структура югары температурада озак пешергәндә һәм кыздырганда үзгәрә. Аңа суның сыйфаты да тәэсир итә. Өченче уйдырма: «микровол-новка»дан чыккан нурланыш – кеше сәламәтлеге өчен куркыныч, диләр. «Вай-фай» роутердан яки заманча телевизордан нәкъ шундый ук нурланыш чыга. Дөрес, эшләп торган вакытта ул «микроволновка»да көчлерәк була, шулай да, тышка чыкмыйча, җиһаз эчендә кала. Магнетрон туктауга, микродулкыннар сүнә һәм ризыкта сакланмый. Шулай да, әлеге җиһазны кулланганда, кайбер кагыйдәләр үтәлергә тиеш: Сәламәт булыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|