|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2017 Шоу-бизнес
"ЗөЛәйлә" триосы таркалганмы?"ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә. Сүз Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова турында. Халык триога ни булган, ни өчен кызлар икәү генә чыгыш ясый, дип кызыксына башлады. Сәбәбен безгә "ЗөЛәйлә" триосына нигез салган җырчы Ләйсән Мәхмүтова аңлатты. - "ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш урыны - "Казан" милли-мәдәни үзәге, ягъни шәһәр филармониясе. Билгеле булганча, трио солисты Зөлфия Вәлиева параллель рәвештә К.Тинчурин театрында да эшли. Һәм ул һәрвакыт театрның үзе өчен беренче урында булуын әйтеп килде. Соңгы араларда Зөлфиянең спектакльләре һәм безнең концертлар еш туры килә башлады, шуңа күрә Ләйсән белән икәү генә чыгыш ясарга мәҗбүр булдык. Чираттагы зур гастроль турына безнең белән бара алмагач, Зөлфиягә филармониядән китәргә туры килде. Филармониядә эшләүче "ЗөЛәйлә" хәзер ике кешелек составта. Ләкин эштән тыш чакырган җиргә без өчәү барып җырлыйбыз, тулы составта эшлибез, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Мәхмүтова.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|