|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2017 Җәмгыять
«Народный будильник»ны алып баручы Руслан Мәҗитовның Таиландта акчасын урлаганнар“Татарстан Яңа гасыр” телеканалында эшләүче бу егетне күпләр таныйдыр. Ачык йөзле, шаяртучан һәм гел позитив ул. Иртә таңнан «Народный будильник» тапшыруын алып бара. Руслан Мәҗитов гаиләсе белән Таиландка барып ял итеп кайтырга уйлаган. Ләкин анда аны бер күңелсез хәл көткән. Шактый зур күләмдә акчасын урлаганнар. Күпме икәнен әйтмәде. Акча номердагы сейфтан юкка чыккан. Күзәтү камерасына язылган видеоны карагач, ял итүче Руслан һәм аның хатыны шок хәлендә калган: бүлмәне җыештырыр өчен кергән ханым шкафны ачып, сейф каршында шактый актарынып торган. Аннары берәүгә шалтыраткан һәм видеокамерага күренмәслек итеп бераз ишекне ябып куйган.
"Шул рәвешле урлаганнардыр инде, - диде Руслан "Матбугат.ру"га. - Полиция хезмәткәрләре дә, каракны кулыннан тотмагач, берни эшли алмады. “Моңа бераз кәеф төште, әлбәттә. Бу хәл турында ишеткәч, Казандагы дусларым акча күчерик дип тә карадылар. Ләкин ялдан кайткач ул акчаны кире кайтарасы бар бит дип уйладым. Шуңа күрә әҗәткә алудан баш тарттым. Һәм пассив керем турында ныклап уйлана башладым. Эшләмичә генә алсаң иде ул акчаны, ә! Ә җитди итеп әйткәндә, ничәмә-ничә туристлар шул рәвешле акчаларын югалтып кайта һәм моның белән берни дә эшләп булмый”.
Видеокамерадан алынган фото:
--- |
Иң күп укылган
|