|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2009 Мәдәният
ЧЫН БЕЗНЕҢЧӘ МИЛЛИ БӘЙРӘМКорбан бәйрәме көннәрендә Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре яңа яңгыраш табачак. "КОРСТОН" күңел ачу үзәгендә "Корбан-бәйрәм" дигән тамашада Яшь тамашачылар театры тарафыннан куелган "Йосыф – Зөләйха" спектакле күрсәтелә. Ни өчен нәкъ менә бу спектакльне сайлауларын тамашаны оештыру комитеты рәисе Алсу Гыймадиева болай аңлата: – Безне һәрберебезне балачактан "Кыссаи Йосыф" әсәре озатып барды. Шуңа күрә изге бәйрәм көннәрендә тирән тормыш фәлсәфәсе белән сугарылган әлеге әсәрне сәхнәдән тамаша кылу күңелләребезне сихәтләндерер иде. Өстәвенә Яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов әсәргә үзенчәлекле төсмер дә биргән әле. Шунысы да бар: спектакльнең фәнни киңәшчесе – шәех Равил хәзрәт Гайнетдин. Шуңа күрә анда мөселман дөньясына хилаф китерерлек бер генә манзара да юк. Төп рольләрне исә Татар дәүләт яшь тамашачы театрының иң талантлы артистлары – Фирүзә Зиннәтуллина һәм Илнар Низамиев башкара. Илнар Йосыфны чын күңелдән башкарды, үзе дә дини кеше булганлыктан, образны үз табышлары белән тагын да тулыландырды.
– Сезнең күркәм башлангычыгыз башка чаралар белән дә баеган икән, алар хакында да тәфсиләбрәк сөйләсәгез иде.
– Хәерле гамәл дәвамлы була дигәндәй, безнең тамаша әле һаман да төрле чараларга байый тора. Бу бәйрәмдә катнашып үзләреннән дә өлеш кертергә теләүчеләр, шөкер, байтакка җыелды. Аларны барлау өчен чараның эчтәлегенә күз салыйк әле. Ул Коръән сүрәләре белән ачылып китә. Тамашачылар Диния нәзарәтенең беренче урынбасары, "Кол Шәриф" мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Юныс чыгышын тыңлый алачак. Бу көнне Коръәннең Йосыф Рамил Юныс төзегән сүрәсенә тәфсире дә тәкъдим ителәчәк. Казан дәүләт педагогика университеты коллективы да әлеге чарада үз өлешен кертә. Дизайнерлар Ләйсән Хаҗиева, Наҗия Вәлиева тәкъдим иткән мөселман киемнәре үрнәкләре ямь өстенә ямь булыр дип ышанабыз. Гыйффәтле туташлар бигрәк тә никах костюмнарына талымчан бит, ә Ләйсән тәкъдим итәчәк үрнәкләр хозурланыр өчен генә түгел, бәлкем заказ биреп тектерер өчен дә.
– Тамаша вакытында күп кенә күргәзмәләр дә эшли дип ишеттем.
– Чыннан да бу көнне тамашачыга хәләл ризыклар тәкъдим ителә, шулай ук алтын һәм күн эшләнмәләр күргәзмәсе дә оештырыла.
– Корбан бәйрәмендә бер-береңә бүләкләр дә тапшырыла бит әле.
– Без дә бу матур гадәтне читләтеп үтмәдек. Билет сатып алган һәр тамашачыга "Аҗаган" газетасына язылу оештырдык. Димәк, безнең бүләк ярты ел буе өегезгә килеп торачак әле.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|