• 27.06 Артистлар Сабан туе, Саба, Лесхоз. 16.00
  • 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
Туган көннәр
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • 27 Июнь Наил Нәбиуллин
  • 27 Июнь Алсу Сафина
  • 27 Июнь Илсөяр Хәйруллина
  • 27 Июнь Җәүдәт Фәйзрахманов
  • 27 Июнь Фәннур Сафин
  • 28 Июнь Илһамия Нәҗметдинова
  • 28 Июнь Фердинант Гыймадиев
  • 28 Июнь Аршак Алтунян
  • 28 Июнь Ләйсән Утяшева
  • КГУның филология факультеты татар теле бүлеген1987 нче елда тәмәмлаган 1023 группа студентларын 15 июль көнне 12 сәгатьтә Горький паркының мәңгелек уты янында очрашуга чакырабыз.
  • Татарстан районнары буенча брустан өйләр, мунчалар салабыз. Бәяләр арзан. 89061230729
  • 4 бозаулаган сыер сатам 89274845920
  • Сдам однокомнатную квартиру (42 м²) порядочной семье на длительный срок. В зале имеется небольшой телевизор,диван, на кухне-шкаф,стол,4 стула,газ.плита. Ванна и туалет в одной комнате. Прошу агенства, посредников не беспокоить! Оплата:8000+кв.плата. (Адрес:Набережные Челны, р-н Центральный, ул, Раскольникова, 40). 89172372642
  • Лада 2107 машинасы сатыла 2008 елгы яхшы хәлдә 55 мең 89047124497
  • Актанышта и күрше районнарда плотниклар эш башкара! Брустан йорт, мунча һәм башка корылмалар. Түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка эшләрне башкара! 8-927-477-78-06.
  • Татарча язучы журналист кирәк.Яр Чаллы. Белешмәләр өчен телефон: 8(88552)57–01–19
  • Шигыйрьләр язучы Илнур Закиров дигән кешенең блокнотын таптым, бәлки кирәктер үзенә. 236-21-33. Айгөл.
  • Тукай районы Теләнче Тамак авылының үзәк урамында җир участогы сатыла. Якында гына почта бүлекчәсе, Сбербанк, Мәдәният йорты, спорт зал, мәктәп, балалар бакчасы, магазиннар, хастаханә. Төп юлга якын урнашканлыктан, коммуникация (ут, су, газ) уздыру авырлык тудырмый. Мәйданы - 12,62 сутый. Элемтә өчен телефон: 89172372642.
  • Югары сыйфатлы шифон күлмәк сатам. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. Үлчәме - 44-46. 2000 сум. Бәясен төшерә алам. Шалтыратыгыз: 8 96 00 50 96 20 (Казан)

 

 

 
Архив
 
куплю цемент, с доставкой
cement-i-smesi.ru
Ремонт жестких дисков hdd ibm icl35l040avva07-0. Ibm жесткий диск scsi 20 .
spbdevice.ru

 

27.02.2017 Хәйрия

"Си­зенсә дә, ана күңеле ышанып бетми..."

Казан шәһәрендә яшәүче 3 яшьлек Булат Низамиев яхшы күңелле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Әлегә кадәр йөри алмаган бала, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана башлагач, тәпи киткән. “Балабызны дәвалау өчен бурычка баттык. Бар теләгебез – Булатны аякка бастыру”, – ди әнисе Лилия.

Булат вакытыннан алда туа. Әти-әнисе сабыйның үсеше тоткарлануын сизеп ала. Та­биб­ларга күрсәтәләр. Әмма алар төгәл диаг­нозны әйтми. Малайга массаж, ЛФК курслары узарга кушалар. Булатка өч ай чагында ук әнисе массаж ясата башлый. Лилия баланың сә­ламәтлегендә нидер барын си­зенсә дә, ана күңеле моңа ышанып бетми. Бер яшендә Булатка ДЦП диагнозы куела.
 
“Улымның башы әйбәт эшли. Безне аңлый, сөйләшә, үзе кашык тотып ашый, тик менә аяк­лары гына тыңламый. Күптән түгел “Беренче адым” дигән тернәк­ләндерү үзәгендә булган идек. Дәвалауның файдасы тиде. Андагы үзгәреш­ләрне күреп, сөенеп туя алмыйм. Булатның ныклы адымнар белән атлап китәсенә бик ышанам. Тик моның өчен шөгыльләнергә, һәр­даим дә­валанырга кирәк. Моңа кадәр балабызны дәвалау өчен үзебез тырыштык. Тик хәзер акчаны җит­кереп булмый, – дип эчен бушата Лилия. – Икенче балам да бар. Шөкер, анысы сау-сәламәт. Гаи­ләдә ирем генә эшли. Шуңа да матди мөмкинлегебез чикле. Акча булган саен, улыбыз өчен тотабыз. Май аенда яңадан дәва­ланырга барырга исәплибез. Бер курс дә­ва­лану өчен 250 мең сум акча кирәк. Әмма без моны үзебез генә җыя алмыйбыз. Шуңа да мәр­хәмәтле ке­ше­ләрдән ярдәм сорарга булдык”.

12 мартта Казанда Булат Низамиевка ярдәм итү ниятеннән хәйрия концерты узачак. Кеч­кенә малайның хәлен әнисе Лилиягә 89270365639 номеры буенча шалтыратып белешергә була.

Акчалата булышырга те­ләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Әтисе Низамиев Рәис Габделбәрович исеменә ачылган Саклык Банкы картасы: 63900262 9017469650.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.02.2017
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
comments powered by HyperComments