поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.02.2017 Матбугат

Ландыш Хөсәенова: “Беренче телекамерам трельяж көзгесе булды”

Таңнан торып эшкә чапканда килеш-кыяфәтеңне тәртипкә китерүе бик үк җиңелдән түгел. Явыз көзге әллә нинди куркыныч кадрлар гына күрсәтә: кичтән юган чәч йоклаганда үзенчә ятып тыңламаска әйләнгән, күз кабаклары шешенгән... Йокы туеп җитмәгәнлектән, кәеф тә чамалы бит әле. Һәркемгә таныш күренештер бу. Саулыгың, күңел халәтең нинди булуга карамастан, ничек әче таңнан матур да, кәефле дә булырга, көнеңне елмаеп башларга?

Әлеге сорауларга төгәл җавапны белүче һөнәр иясе – “Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова редакциябез кунагы.

– Ландыш, телевидениедән иртәнге тапшыруларны алып баручыларга аеруча һәрчак яхшы формада булырга кирәктер. Ничек ирешәсез моңа?
– Әлбәттә! Иң әүвәл үзеңдә эчке дисциплина тәрбияләү зарур, ягъни вакытында йокларга ятарга, кирәкле сәгатьне йокларга, көн дәвамында аз-азлап һәм ешрак тукланырга тырышырга кирәк. Болай эшләгәндә ризык тизрәк үзләштерелә һәм тәннең аеруча проблемалы урыннарына май катламы утырмый. Аннан, хәрәкәт һәм тагын бер кат хәрәкәт! Үзем җай чыкканда фитнес залына йөгерәм.
– Телевидениене дә, нәкъ сәхнә кебек үк, кешене үзенә “суырып ала” диләр. Телевидение “чире” кайчан йокты сезгә?
– Үземне белә башлаганнан бирле диктор инде мин. Ягъни, телевидениедә эшләү балачак хыялым һәм мин аннан максатыма ирешкәнче аерылмадым да. Советлар Союзында һәр гаиләдә өч яклы “трельяж” дигән көзге бар иде бит. Менә шул көзге якын “дустым” иде. Иң яраткан шөгылем – көзге алдына утырып “тапшырулар алып бару” иде бәләкәй чакта. “Тапшыру”ларым күп төрле: әле хәбәрләр сөйлим, әле “Әлли-бәлли-бәү”гә күчәм. “Реклама” вакытында кием алыштырам, әнинең иннек-кершәннәрен сөртәм...
Без үскән кечкенә өй янына яңа йорт салып чыккач, көзгемне никтер күчермәгәннәр. Яңа йортка иске җиһаз кертергә теләмәгәннәрме, белмим. Мин әти-әниләрне: “Киредән иске өйдә яшик!” – дип интектереп бетергәнмен. Ә беркөнне мине югалтканнар. Мәш килеп, чабулап эзләгәннәр һәм иске өйдән табып алганнар. Кышкы киемнәрем белән көзге каршында “тапшыру алып барган” чагым булган. Шуннан көзге дустымны да яңа йортка күчерделәр.
– Димәк, шушы һөнәр иясе булып формалашуыгызда әти-әниләрегезнең дә өлеше бик зур?
– Һичшиксез! Бүгенге көнем өчен дә, бәхетле балачагым өчен дә әти-әниемә баш иеп рәхмәт кенә әйтәм. Әле хәзер дә иң беренче киңәшчеләрем дә, тәнкыйтьчеләрем дә алар. Үз-үзеңнән канәгатьлелек кичереп, уңышларыңнан кәперәеп китә калсаң, баштагы “таҗ”ны бик тиз салдыра әниләрнең тәнкыйть сүзе.


Ире Илшат һәм кызы Таңсылу белән.

Үзем республиканың төньяк төбәгендә – Әгерҗе районы, Кырынды авылында туып-үстем. Әтием Альберт Әнвәр улы – күп еллар авыл советы рәисе, әнием Рәмзия Мөхәммәтнур кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләделәр. Күпләр: “Авылда үсеп эштән баш чыкмады”, – дип зарланырга яраталар. Абыем Айрат белән безне дә эшсез тотмадылар әти-әниләр, әмма рәхәт, матур балачак бүләк итә белделәр. Кырык эшләрен кырык якка ташлап, авылдан 90 чакрым ераклыктагы Ижауга циркка, зоопаркка, аттракционнар паркына алып баралар иде. Яңа ел чорында исә, Чаллы каласының чыршы мәйданчыгына бару, гомумән, гаиләдә традициягә әверелгән иде. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, шаккатам: абзар тулы мал-туар, кош-корт, хөкүмәт эше, әле бит йорт салып та чыктылар – ничек шул мәшәкатьләр белән балаларның рухи яктан үсешен дә онытмаганнар!
Кечкенә чакта әти-әниләр биргән тәрбия дәресләре баланың гомерлеккә хәтерендә саклана. Бер генә мисал китерәм: үземнән 4 яшькә зуррак абыем белән бакча артында куаклар арасында эт балалары тавышын ишеттек. Барып карасак, берсеннән-берсе матур, әле күзләре дә ачылмаган көчекләр ята. Салкыннан күшегеп беткәннәр, яннарында әниләре дә юк! Бик суык, көзге көннәр иде. Куенга көчекләр тутырып үзебезнең салам түшәлгән лапас тарафына берничә “рейс” ясадык абый белән. Әлбәттә, әти-әнигә әйтмәдек инде, курыктык. Хуҗалыкта алты эт баласын кем асрасын инде?! Бер тартмага печән тутырып, көчекләрне үзебезчә яхшылап “яшердек”. Кичен мал карарга чыккан әти көчекләр тавышын ишетеп, бу кадәр “мал”ны кем ташыганын шундук чамалаган. Безне лапаска дәшеп чыгарды. Йөрәкләр табан астына төште, шулай курка-курка әти белән әни янына чыксак, елмаешып басып торалар. “Шушында җылыда гына күзләре ачылганчы карагыз, тәрбияләгез дә, иптәшләрегезгә таратырсыз. Үзегез турында гына уйламагыз инде, башкаларга да кирәктер бит матур көчекләр”, – дип, этләребезгә яңа савылган җылы сөт бирделәр. Менә шулай, балаларның күңелен яраламый гына, һәр нәрсәне җайлап аңлата иделәр алар. Берочтан мәрхәмәтлелек орлыклары да салганнар күңелгә. Ә бит күп әти-әниләр сабыйлары күтәреп кайткан эт-песи балаларын кире урамга чыгарып ташлыйлар.
– Укытучы балаларына мәктәптә укуы бер дә җиңел түгел дигәннәрен ишеткәнем бар. Чөнки укытучы баласы һәрчак игътибар үзәгендә, аңа башкаларга ияреп шаярырга да, икеле алырга да ярамый диләр. Укытучы балаларын яклыйлар дигән сүз дә бар бит әле...
– Чыннан да, укытучы балалары өстендә җаваплылык зуррак буладыр. Әниеңнең йөзенә кызыллык китерергә хакың юк. Ә яклап яхшы билге куюга килгәндә, монысы безгә кагылмый. Абыем укырга кергәч, аңа ияреп “Әлифба”ны, “Азбука”ны, арифметиканы өйрәндем. Әйткәнемчә, абыйдан 4 яшькә кече бит әле. Беренче сыйныфка кергәндә укый да, яза да белә идем инде. Башкалар хәреф өйрәнә, ә миңа, тик утырмасын дип, шигырь китаплары укырга бирә иде укытучыбыз. Эшсезлектән укытучыма кушылып-комачаулап, сыйныфташларга дәрес аңлата башлаган чаклар да булгалады. Шуннан мине икенче сыйныфка күчерү хакында сүз катып караган укытучым Ифада Рәисовна, тик әти-әниләр ризалашмаганнар. Гомумән, мәктәпне тәмамлап чыкканчы фәннәрне киптергеч кәгазе сыман сеңдереп, җиңел укыдым. Бары тик бер үкенеч калды: чит тел өйрәнә алмадым. Зуррак сыйныфларда үзлегемнән өйрәнергә теләп, Мәскәүдән китаплар кайтартырга заказ бирдем, никтер килмәде алары да. Аның каравы, хәзер кызыма ияреп рәхәтләнеп инглиз теле өйрәнәм. Төрле кулланма әсбаплар, сүзлекләр сатып алдым. Белем алырга бервакытта да соң түгел икән ул!
– Булачак тележурналист теге көзге каршында гына тумагандыр бит инде, иҗади эшчәнлегегез ни рәвешле башланды?


Ландыш әти-әнисе һәм абыйсы белән.
– Әнием мәктәптә “Әллүки” яшь иҗатчылар түгәрәген алып бара иде. Мин дә шунда йөри башладым һәм бишенче сыйныфта беренче шигыремне яздым. Бераздан шигырьләрем, хикәяләрем район һәм республика газета-журналларында басыла башлады. Беренче тапкыр “Сабантуй” газетасыннан “Яшь хәбәрче” таныклыгын алган көнем бүгенгедәй хәтеремдә. Зур конвертка таныклык, әдәби китап һәм мөхәррирнең канатландыргыч җылы сүзләре язылган хат салынган иде! Типография хәрефләре исеннән башлар әйләнеп китте гүя! Әдәби иҗаттан тыш сәнгатькә дә нык тартыла идем. Театр, бию түгәрәкләренә дә йөрергә вакыт таба идем. Үсә төшкәч, Әгерҗе районы буенча уздырылган “Татар кызы” бәйгесендә җиңү яулап, аннан Чаллыда “Сабантуй гүзәле” конкурсының финал өлешенә чыгу насыйп итте.
Мәктәпне тәмамлагач, Удмурт дәүләт университетының тарих факультетына барып кердем. Тележурналист булырга хыяллан да тарих фәнен сайла инде дисезме? Казан бик ерак тоела иде шул ул чакта. Әти-әни дә 17 яшьлек кызларын 400 чакрымга чыгарып җибәргәнче, якындагы Ижауда укытуны кулайрак күргәннәр. Абыем да шунда укуын тәмамлап урнашкан иде инде, торыр җир дә бар дип, ниятләдек (абыем бүген дә Ижау шәһәрендә яши, хатыны белән ике ул үстерәләр).
Иҗатта, сәнгатьтә кайнап үскән балага чит-ят мохиткә ияләшеп китүе, ай-яй, авыр булды! Укуда татарча аралашыр кеше юк, группадашлар барысы да йә рус, яки удмурт. Үтереп авыл сагындыра... Бераздан фатир – уку, уку фатир арасында яшәүдән тәмам туйдым. Беркөнне Удмуртия татарлары җәмгыяте урнашкан бинаны эзләп киттем. Табуын таптым, әмма анда берәү белән дә очрашып сөйләшә алмадым. Аннан татар телендә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасына юл тоттым. Әлеге газетада бик җылы каршыладылар, шигырь-хикәяләремне шунда бастыра башладылар. Рухи азык белән бергә тормышымның мәгънәсе пәйда булды. Әле “Иман” дигән яшьләр оешмасы әгъзасы буларак, гөрләтеп, колачлап милли бәйрәмнәребезне үткәрүдә катнаша идем.
3нче курста укыганда Удмуртия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Ирек Шәрипов (хәзер ул ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры) “Минем Удмуртия” каналында татарча тапшыру алып барырга тәкъдим итте үземә. Тели белсәң теләк диләр бит әле. Ирек Илдус улының ярдәме белән теләгемә ирештем шул рәвешле. Соңрак радиода яшьләр өчен “Манзара” (күрәсезме, тормышымда кайчаннан ук “Манзара”лы мин!) дигән тапшырулар да әзерли башладык. Укуымны тәмамлап килгәндә телевидениенең әйдәп баручы журналисты Фәнзилә Салихова: “Син үсәргә тиеш, синең урының Казанда”, – дип төпле киңәшен бирде. Шулай итеп, 2006 елда Казанга килеп, “Татарстан” радиосының хәбәрләр бүлегенә эшкә урнаштым. Бер ел эшләгәч кияүгә чыктым, аннан декрет ялына киттем. Ялдан чыккач, әдәби тапшырулар бүлегенә күчерүләрен үтендем.
– “Яңа гасыр” телеканалына юл яруы җиңел булмагандыр? Таләпләр шактый югары, анда эшләргә теләк белдерүчеләр дә бихисап ич.
– Интернетта яңалыклар белән танышып утырганда “ТНВ” каналыннан тыш, “ТНВ-Планета” дигәне ачылачагын һәм анда иртәнге тапшырулар алып баручыларга сайлап алу конкурсы, ягъни кастинг игълан ителгәнлеген күреп алдым. Ә нигә бәхетне сынап карамаска! Кастингка килүчеләрне парлап сынап карыйлар. Беренче “проба”да Г.Кариев театры актеры Фәнис Кәлимуллин белән язылып карадык. Туры килмисез диделәр. Икенче тапкыр Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла белән язылып карарга чакырдылар, бу юлы, туры киләсез дип, безне сайлап алдылар һәм тиз арада эфирга чыга да башладык. Инсаф абыйның багажы зур иде, шактый күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә тупладым. Аннан ике ел Илнар Хөснуллин дигән егет белән эшләдек. Хәзерге телевизион “парым” – Түбән Кама егете Ильяс Шәяхмәтов. Ильяс белән туры килүебезне хезмәттәшләрдән генә түгел, тамашачыларыбыздан да көн дә ишетеп торабыз инде. Хәтта: “Ландыш “Манзара”га туганын алып килгән икән”, – дигән фикерләр дә ишеткәлибез.
– “Манзара”ның бүгенге форматы сезгә ошыймы? Мөхәррире булсагыз аны үзгәртер идегезме?
– “Манзара” – мәгълүмати һәм күңел ачу программасы. Һәр атна саен киңәшмәгә җыелабыз. Һәркем үз тәкъдимнәрен әйтә. Баш мөхәррир Миләүшә Сибгатуллина һәрберсен исәпкә ала, кирәк чакта ипләп кенә киңәшләрен бирә, бер урында таптанырга ирек куймый. Тапшыру һәрчак үсештә, минемчә. Яңа сәхифәләр ачу, яңадан-яңа, кызыклы видеоязмалар төшерү хакында бергәләп уйлашабыз. Танылган шәхесләр белән генә түгел, гап-гади кешеләр белән дә очрашулар оештырыла. Тапшыруның девизындагыча, “Һәр иртәдә, һәр йортта, һәр йөрәктә”, ягъни халыкка мөмкин кадәр якынрак булу өчен тырыша тату һәм бердәм командабыз. “Манзара”да эшләвемә сөенеп туя алмыйм.
– Һәр тапшыруга яңа күлмәк белән чыгасыз. Аны каян, ничек юнәтеп бетерәсез?
– Хатын-кыз укылмаган китап кебек серле булырга тиеш дисәләр дә, сер пәрдәсен бераз күтәрик инде алайса: фирма кибетләре белән хезмәттәшлек итәбез. Әгәр кызларыбызның күлмәкләре күңелегезгә хуш килгән икән, игътибарлырак булыгыз, тапшыру азагында экраннарда әлеге кибетләрнең исемнәре күрсәтелә.
– Тапшыру алдыннан бизәнүдә, чәч ясауда осталар ярдәмгә киләме? Әллә барысын да үзегез башкарасызмы?
– Әлбәттә, осталарсыз булмый. Студиягә грим бүлмәсе аша керәбез. Анда эшләүче осталар күлмәкнең стиленә, төсенә карап бизәндерәләр, чәч ясыйлар.
– “Манзара” сценарий буенча гына барамы? Әллә инде импровизациягә дә урын бармы?
– Язылганны гына укып утырсак, һәр сүзебез алдан уйлап, калыпка салынып куелса бик коры һәм җансыз булыр иде бит тапшыруыбыз. Шуңа күрә импровизациясез берничек тә ярамый. Бурычыбыз – телевизор караучыларның иртәсен мөмкин кадәр күңеллерәк итү. Гомумән, тормышның бөтен кызыгы алда ниләр буласын белмичә яшәүдә бит!
– Димәк, кайчак кызык хәлләргә дә тарыйсыз эфирда?
– Бервакыт балалар бакчасы эшләмәде дә, кызым Таңсылуны үзем белән эшкә алдым. Илнар Хөснуллин белән эшләгән чак. “Манзара”ны әйбәт кенә яздыра башладык шулай. Бервакыт Илнар ялгыша башлады. Бер миңа, бер камерага карый. Йөзе кызарып чыкты, күзләрендә аптырау-курку. “Ни булды?” – дип ымлыйм. “Галстук! Галстук!” – ди бу. Баксак, Таңсылуым без утыра торган өстәл астына кереп, Илнарның галстугыннан эләктереп алган да тарта икән!
– Сез эфирда һәрвакыт берсеннән-берсе шәп егетләр белән. Ирегез көнләшмиме?
– Бу сорауны бик еш ишетәм. Рәшит Шамкай әйтмешли, бөтен авырудан дәва бар, ә менә көнләшү дигән чирдән юк. Шөкер, бу чир юк безнең гаиләдә. Киләчәктә дә Аллам сакласын инде. Ирем – аек акыллы кеше. Үземнең дә көнләшергә сәбәп биргәнем юк. Хәер, аңа сәбәп бирү кирәк тә түгел бугай инде ул. Безнең арада бер-беребезгә ышаныч яши. Экрандагы партнерларым белән янәшә утырып, бер-беребезгә елмаеп карауларыбызның бары тик минем эшем икәнен бик яхшы аңлый Илшат.
– Менә, ичмасам, идеаль ир! Таныштырыгыз инде үзе белән...
– Ирем белән икебез дә бер районнан. Ул Кичкетаң дигән авылдан. Аның белән очраштырган-кавыштырган өчен Аллаһка мең-мең рәхмәтлемен! Гаилә коруыбызга 10 ел булды. Илшат үзе иҗат кешесе булмаса да, мине аңлап, ярдәм итеп яши. Кызыбыз Таңсылу икенче сыйныфта укый. Бию белән шөгыльләнә, рәсем ясау белән мавыга. Сәнгать мәктәбенә йөрибез аның белән. Гаиләдә гармония булмаса иҗат кешесенә бик кыенга туры килер иде. Телевидениедә эшләү бик күп вакытны ала: төне буе утырып сценарий язу, көне буе сюжет төшереп йөргән чаклар, иртәнге эфирга таң белән, сәгать 4тә чыгып йөгерүләр һ.б. Илшат һәрчак ярдәмгә килә. Өй эшләрендә дә булыша, баланы мәктәпкә әзерли, илтә. Ял итәргә, табигатькә чыгарга да вакыт табабыз.
– Кызыгызның үз һөнәрегезне сайлавын теләр идегезме?
– Таңсылуның киләчәккә хыяллары бик еш үзгәреп тора. Әле генә хирург булачакмын дисә, яңадан укытучылыкка укыячакмын ди. Ничек кенә булса да, мин аңа бернинди һөнәрне дә көчләп такмаячакмын. Яратмаган эштә эшләү кешене эчтән җимерә ул. Һәркемнең эшеннән тәм табып яшәргә тулы хакы бар дип исәплим.
– Ә үзегез яраткан телевидениегездән соң тагын нинди шөгыльләрдән тәм табасыз?
– Җәйге эссе көндә авылымның тау итәгенә ятып, җырлый-җырлый җиләк җыярга яратам! Бер вакыты җиткәч, һава кебек кирәк була башлый миңа шул тау итәгендә җиләк җыю! Табигатьнең бу нигъмәте өлгергән чакта авылга ашкынып кайтам. Адәм баласына сахра кирәк, табигать кочагында асылыңа кайтасың. Җиләккә үрелгәндә якында чикерткә сайравы да моңлы бер җырдай тоела! Гадәти көнне кайсыбыз чикерткәгә игътибар итә менә? Үзенә күрә дөнья мәшәкатьләреннән арыну, башны-тәнне ял иттерү ул минем өчен туган якта җиләк җыю.
– Ландыш, әңгәмәбез өчен зур рәхмәт сезгә! Форсаттан файдаланып “Манзара”ны караучы бер апаның теләген җиткерим әле. Кайчагында эфирда партнерларыгыз алышынган була. “Ник бүген Гөлназ белән Ильяс, Алмазга ни булды икән? Бүген Илдар белән Ландыш чыкты, Миләүшә чирләп китмәгәндер бит”, – дип борчылып бетәбез, ди күрше Разия апа. Кыскасы, һәр иртәдә, һәр йортка кереп, һәр йөрәккә кереп урнашып, Разия апа кебек меңәрләгән тамашачының гаилә әгъзасына әйләнгәнсез икән – кайда йөргәнегезне әйтеп йөрегез инде!


Раушания ШӘЯХМӘТОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.02.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»