26.02.2017 Язмыш
"20 ел эчендә 6 мәет җирләдем..."
Үтмәс кебек көннәр үткән. Бу сынаулар Апас районы Дәүләки авылында гомер итүче Зөбәйдә Хисамовага корыч йөрәк бүләк иткән. Шатлыгы да, кайгысы да үземнеке. Язмышыма үпкәләргә хакым юк. Шөкер, дөрес юлдан атладым, әти-әнием исеменә тап төшермәдем, балаларымны кеше иттем, хезмәттә үз урынымны булдырдым. Елыйсы килгәндә дә көләргә, максатыма үз тырышлыгым белән ирешергә өйрәндем, – ди ул.
Зөбәйдә апа тумышы белән – Урта Балтай авылыннан. Әнисе – укытучы, әтисе кулына агроном белгечлеге алып, төрле урыннарда җитәкче булып хезмәт икән. Язмыш кызны, үзе дә сизмәстән, әнисенең һөнәренә – укытучылык юлына алып килгән, ә тормыш юлын парлап дәвам итәр өчен, Дәүләкинең агроном егете, газиз әтисенең, каенатасының алмашчысы булырлык Илгизәр белән очраштырган. Бер үк һөнәр ияләре бер йодрыкка тупланган.
Авылны сагынып кайттым
– Шәһәргә укырга киттем дә, ияләшә алмыйча, авылны сагынып, кире кайттым. Дәүләки авылы китапханәсенә эшкә урнаштым. Менә шунда булачак тормыш иптәшем белән очраштык та инде. Үзе чая, үзе оялчан егетнең ул чактагы күз карашы бүгенгедәй хәтеремдә. Җиде ел очрашып йөрдек. Икебез дә бер үк елны югары уку йортларын тәмамладык. Илгизәр – агроном, ә мин укытучы дипломы алдым. Аннан белгечлегебез буенча бер ел эшләдек һәм, бер-беребездән башка тора алмаслыгыбызны аңлап, гаилә кордык. Бездәге сөюне, аның миңа булган хөрмәтен, ихтирамын, мөгаен, мәхәббәт романнарында гына очратып буладыр. Бик бәхетле яшәдек һәм мәхәббәт җимешләребез булып өч кызыбыз туды, – ди Зөбәйдә апа.
Ләкин бу бәхет сынар өчен генә бирелгән булган, күрәсең. Гаилә корып, 11 ел вакыт узгач, үзләрен таныштырган 30 сентябрь көнендә Зөбәйдә апа Илгизәрен мәңгелеккә югалта. Каенана йортында, әле кечкенәсенә – 5, олысына 10 яшь кенә тулган эреле-ваклы өч кызын кочаклап тол кала ул.
– Үзенең кыска гомерле икәнен белеп яшәде. Кызларны кеше итәрсең, дип гел әйтә иде. Бер көнне: “Миңа алты бүре ябышты. Алардан котылып кала алмадым. Озак яшәмәм инде мин”, – дип, үзенең төшен сөйләп үзәгемне өзде. Озак та үтми, миңа да төш керде. Яңа гына авылыбызда вафат булган абзый, урманга утынга барабыз дип, Илгизәрне алырга кергән иде. Мин, безгә утын кирәкми, дип кире борырга тырышсам да, ул чыкты да утырып китте. Шушы төштән соң, бер ел узгач: “Хәзер кайтам!” – дип киткән җиреннән таң белән җансыз гәүдәсен алып кайттылар. Безгә йөрәк дип аңлаттылар. Көтелмәгән югалту һәм мәгънәсез үлем иде бу”, – дип сөйли Зөбәйдә апа.
Илгизәр абыйның: “Әгәр Зөбәйдәне үземнеке итсәм, үлсәм дә риза”, – дип яратып әйтә торган сүзләре булган. Аның чын, ихлас сөюен сыйдырган әлеге йөрәк авазы Зөбәйдә апа күңеленә барып җиткән. Тик яратышып кавышкан парларга тормыш юлын ахыргача җитәкләшеп узарга гына язмаган. Күңел ярсуларын моңланып баскан, эшен дә җырлар көйләп башкарган ирнең: “Әгәр агроном булмасам, җырчы булыр идем мин!” – дигән хыялы да тормышка ашмый калган.
20 ел эчендә 6 мәет җирләдем
Бу югалтуны сабыр иңнәрендә күтәреп, кызларына күңел төшенкелеген сиздермәс өчен, Зөбәйдә апа тик тормаска, үзенә шөгыль табарга тырыша. Бәйли, тегә, чигә.
– Сынаулар моның белән генә бетмәде. 20 ел эчендә 6 якын кешемне җирләдем. Без төп йортта яшәдек. 1987 елда 1 яшь тә 5 айлык Зөлфия һәм 2 яшь тә 7 айлык Илсөя кызларым Чирмешән елгасында чак кына батмадылар. Алар бер могҗиза белән генә исән калды. Укытучы Мәрзия апага, аның улы Рифат Гыйбадуллинга хәзер дә рәхмәт укыйм. Бер елдан, кызу урак вакытында, ындыр табагында орлыкны сортларга аера торган барабанга эләгеп, ирем беләзектән сул кулын кистерде. Иң элек Дәүләки авылында абруй казанган, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән каенатам, ике елдан соң 40 яшендә ирем Илгизәр вафат булды. Аннан иремнең безнең белән бергә яшәгән абыйсы 52 яшендә Чирмешән елгасында батып үлде. Үз әтиемне, каенанамны кадерләп соңгы юлга озаттым. Инде барлык кайгылар артта калгандыр дип йөргәндә, быел июнь башында 53 яшьлек бертуган энем Марат кинәт кенә үлеп китте.
36 яшендә тол калган
Зөбәйдә апа бик эшчән гаиләгә килен булып төшә. Каенанасы Назирә апаның, йон эрләргә утыргач, бер үк вакытта китап та укуы, телевизорны да күзәтеп баруы хакында сокланып сөйли. Үзе дә сер бирми. Ташландык, җимерек хәлдә яткан әйберләрне өнәми. Ир-ат, хатын-кыз эше дип аерып тормый, шунда ук төзәткәләп, эшләп тә куя. Кулында балта белән чүкеч тә, энә белән табагач та уйный.
Шунысы игътибарга һәм ихтирамга лаек: Зөбәйдә апа 36 яшендә ирен югалтканнан соң, аңа 21 ел дәвамында тугрылык саклый. 30 ел каенана белән тора. Аягы сынып, урын өстендә ятканда да, ике ел күзләре күрмичә яшәгәндә дә кызлары белән берлектә аңа терәк була, кадерләп, соңгы юлга озата.
Урта Балтайда үзе генә яшәп ятучы 83 яшьлек әнисе дә, энесе белән сеңлесе Мәскәүдә яшәгәнлектән, гомер буе аның карамагында була. Өй түбәсен, тәрәзәләрне, электр үткәргечләрне алыштырту, капкаларны яңадан эшләтү, өй тирәсенә рәшәткәләр тоттыруны да әлеге батыр ханым үз өстенә алган.
Хезмәтенә күрә –хөрмәте
Зөбәйдә апа Хисамованың эш стажы – 40 ел. Шуның 38 елында балаларга белем биргән. Һөнәре буенча биология укытучысы. Шуңа да матурлыкка гашыйк, табигатьне, әйләнә-тирәне яхшы аңлый, кешене кешедән, яхшыны яманнан аера белә. Китаплар укырга ярата, аның күңелендә шигърият аерым урын алып тора. Ул 2007 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә, ә 2012 елда Апас районы башлыгы грантына ия була. Дәүләки мәктәбендә 10 ел директор урынбасары, 8 ел директор булып эшли. 2004 елда белем йорты “Татарстанның иң яхшы мәктәбе” исемен ала.
Хәзер Зөбәйдә апа – лаеклы ялда. Ләкин кул кушырып, ямансулап утырырга вакыты юк. Бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш, ишегалды тулы төрледән-төрле чәчәк, йорты тулы гөл аның. Хәтта ясалма күл дә булдырган, беседка ясатып куйган, каенатасы төсе итеп сакланган җәйге йортны ял бүлмәсенә әверелдергән. Шул ук вакытта мендәр тышлары, картиналар чигәргә дә вакыт таба. Кич утырып шигырьләр укый.
Ә иң зур шатлыгы һәм горурлыгы – балалары аның. Сыңар канатлы булса да, өчесенә дә югары белем биргән. Кызлары Илсөя, Зөлфия, Гөлназ – барысы да дәү әтиләре, әтиләре юлын сайлаганнар. Югары белемле агрономнар. Тормышта үз урыннарын, үз һөнәрләрен тапканнар. Кечкенә кызы бүген Германиядә яши. Анда үзен яшелчә үстерү буенча белгеч буларак таныта. Әле күптән түгел генә Зөбәйдә Германиядә булып, кызы өчен сөенеп кайткан