|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2017 Шоу-бизнес
Анна Нетребко инстаграмда Киркоровка, Валериягә һәм... Айсылу Габдиновага язылганСоңгы бер-ике ел эчендә инстаграм челтәре нык популярлашты. Анда утыручыларның үз тормышы. Кем кемгә “лайк” куйган, кем кемгә “язылган”, кем кемгә комментарий язган-шуны игътибар белән карап баралар. Яшь җырчы һәм телевидение алып баручысы Айсылу Габдинованың да инстаграмда үз сәхифәсе бар. Даими яңартып тора ул аны. Шунысы кызык, Айсылуның сәхифәсен укып, аңа лайклар куеп, комментарийлар язучылар арасында бөек опера йолдызы Анна Нетребко да бар. Нетребконы якынча 150 меңләп кеше укый, ә ул үзе бары тик 190 кешегә генә язылган. Алар арасында Филипп Киркоров, Валерия, башка Рәсәй һәм дөнья йолдызлары. Һәм шулар арасында Айсылу Габдинова.
- Минем академвокал юнәлешен сайлавым да Нетребкого бәйле, - диде җырчы “Матбугат.ру” хәбәрчесенә. - Унынчы сыйныфта укыганда, төнлә “Культура” каналын ачкан идем, опера йолдызлары җырлый. Шунда ук Нетребконың иҗатына гашыйк булдым. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, башкару осталыгы искиткеч бит. Чыгышларына билет табып булмый - чын мәгънәсендә Җир шары йолдызы ул. Аның минем сәхифәмне укып баруы белән горурланам, әлбәттә. Бәлки, күпмедер бала-чагалыктыр бу, тик ни бар - шул бар инде. Аның дуслары арасында Татарстаннан һәм татарлардан мин берүзем ич. Җырларымны тыңлый - анысын да беләм.
Айсылу Габдинова
Анна Нетребко кемнәрне укый
--- |
Иң күп укылган
|