поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2017 Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов тарихи фильмда борынгы бабасын уйнаячак! (ФОТО, ВИДЕО)

Казанда татар телендә "Кәрван Сарай" исемле тулы метражлы тарихи фильм төшерелә. Хәзерге вакытта башкаладагы рестораннарның берсендә табын артында барган күренешләрне төшерү эшләре бара. Әлеге урында эшнең иң кызган чагында Intertat.ru хәбәрчесе дә булып кайтты.

Кино төшерүчеләр юкка гына әлеге ресторанны сайламаган, чөнки аның дизайны һәм стиле нәкъ менә борынгы рухта башкарылган. Дөрес, биредә тәрәзәле стена, багана, өстәлдәге ризык кебек өстәмә детальләр куярга туры килгән. Монда килеп кергәч, үзеңне Казан ханлыгы чорына килеп эләккәндәй хис итәсең. Мохит, артистларның киемнәре, үз-үзен тотышы, һәр сүзе һ.б. - барысы да энәсенә, җебенә кадәр уйланылган. Кием дигәннән, костюмнарны театрлардан алганнар, махсус тегелгәннәре дә бар икән. Фильм өстендә көчле команда, ягъни үз эшенең осталары эшли. Режиссеры - Айдар Габдрахманов, cценарий авторы һәм продюсеры - журналист Альберт  Шакиров.
 


"Фильмның идеясе аның директоры һәм иганәчесе тәкъдиме белән барлыкка килде. Барлык чыгымнарны: фильмны төшерүдә катнашучыларны ашату (бүген алар 90 кеше иде), аларга хезмәт хакы түләү һ.б. иганәчебез күтәрә. Дәүләттән бер ярдәм дә булмады, без сорамадык та. Тарихны чагылдырган комедиянең исемен "Кәрван сарай" дип атадык, әмма башка исем бирү ихтималы да бар. Фильмның табигатьтәге күренешләрен узган елның җәендә төшердек. Хәзер исә Казан ханының кунаклар җыеп мәҗлес оештырганын төшерәбез. Фильм җәй ахырында яки көз башында барлык Татарстан кинотеатрларында прокатка чыгар дип көтелә", - дип сөйләде Альберт.
 


Фильмда К.Тинчурин, Әтнә, "Мунча ташы" театрлары артистлары һәм танылган җырчылар катнаша. Әйтик, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов борынгы бабасын уйный. Бабасы да атаклы җырчы булган. Гамил Әсхәдулла - Казан ханы, Рөстәм Хәсәнов - Әстерхан ханлыгының Азамат исемле, Рөстәм Рахманкул - Әстерхан ханлыгының Батыр исемле сугышчылары, Әнфис Кәлимуллин - Мәскәү кенәзе Василий ролен башкара. "Фильм төшерергә уйлаганда ук анда һичшиксез "Мунча ташы" артистлары булырга тиеш дидек, чөнки алар - профессионаллар", - диде Альберт Шакиров.
 


"Мондый фильм төшерү турында күптәннән уйлап йөрдек. Ниһаять, бу эшкә чынлап торып ныклап тотындылар. Команда - көчле, режиссер Айдар Габдрахманов Мәскәүдә укып кайткан егет икән. Мин сөенеп бетә алмыйм, миңа монда бик ошый! Бу - чын фильм, һәр нәрсә уйланылган, өтеренә кадәр язылган. Без - өлкәнрәк артистлар күренешне беренче дубльдан ук төшерәбез, чөнки бу эш безгә таныш, образга керү җиңел бирелә. Ә кайбер яшь артистларга хәтта авызны ничек ачарга икәнен дә өйрәтәләр. Миңа калса, фильм татар халкына бер бүләк булачак. Кемдер бәлки чагыштыра башлар, ләкин бу - безнең хезмәт һәм тырышлык белән чыгарылган фильм. Язучы Мансур Гыйләҗев без төшергән "Котырган меңлек" фильмы турында болай диде: "Хәзерге вакытта камера тотып үзенең газиз акчасына кино төшергән кешегә һәйкәл куярга була!” Халык фильмга йөрер, дип өметләнәм", - дип белдерде Гамил Әсхәдулла.
 


Альберт Шакиров сөйләвенчә, фильмдагы вакыйгалар 1438 елда нигездә Казан ханлыгында бара. "Ул чакта шулай ук Әстерхан ханлыгы, Мәскәү кенәзлеге дә булган. Казан әйбәт яши, бай яши, ә Әстерханның хәле мөшкел. Шуңа да Әстерхан ханы Казан җирен тартып алырга, ханны тәхетеннән бәреп төшерергә тели. Бу эшне ул Азамат белән Батырга йөкли. Шулай итеп, ике сугышчы Казанны яуларга чыгып китә. Шул ук вакытта Казан ханлыгының үзендә дә төрле вакыйгалар бара. Ул чордагы кешене харап итүче сыйфатлар бүген дә актуальлеген югалтмый. Көнчелек, комсызлык, үз тамырыңны, тарихыңны белмәү, динне санга сукмау, матурларга, чибәрләгә күз салу - боларның барысы да фильмда чагылыш табачак", - диде "Кәрван Сарай" фильмының сценарий авторы һәм продюсеры.


 

Видеороликларның авторы - Фәнзил Гәрәфетдинов.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 25.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»