|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2017 Мәдәният
Рифат Фәттахов “Ел кешесе” исеменә лаек булдыКүренекле продюсер, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкә “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе - 2016” исеменә лаек булды. Бу исем ел саен өлкә татар милли-мәдәни тормышында аеруча тирән эз калдырган бер шәхескә бирелә. Рифат Фәттахов исә бу дәрәҗәгә “Нижгар төбәгенең күренекле шәхесләре һәм татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев исемнәрен мәңгеләштерү буенча эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барган, шушы мәшһүр артистларыбызның туган ягы Уразавылда һәйкәлләрен булдыру инициативасын күтәреп чыккан һәм аны Татарстан, өлкә хөкүмәтләре, Кызыл Октябрь районы хакимияте ярдәмендә тормышка ашыруда төп рольне уйнаган өчен” лаек булган. Бу хакта “Туган як” газетасы баш редакторы О.Әндәрҗәнов кул куйган Дипломда бәян ителә. Әйе, чыннан да 2016 елның 16 июлендә Уразавылда Р.Ваһапов һәм Х.Бигичевка һәйкәл ачуны Президентыбыз Р.Миңнеханов “ил күләмендәге мөһим вакыйга” дип билгеләде. Сүз үңаеннан, һәйкәл ачу тантанасында ул үзе дә, Түбән Новгород губернаторы В.Шанцев та, бик күп төбәкләрдән, шул исәптән чит илләрдән килгән милләттәшләребез катнашты. Ә Рифат Фәттаховны “Ел кешесе” исеменә Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы, өлкәнең “Туган як” мәдәни оешмасы, шулай ук Кызыл Октябрь районы хакимияте, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисадый вәкиллеге тәкъдим иткән. Котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|