|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2017 Криминал
Балтачта берәү баласын типкәләп, базга япканБалтач бистәсенә күрше өлкәдән өч баласы белән килеп, туганнарында тора башлаган ана кешенең кыланмышлары чиктән аша: аракы сөременә агуланып, ул үзенең мәктәптә укый башлаган кызына даими рәвештә кул күтәрә. Аның бу гамәлләре судта каралыр дип көтелә. Хэзерге вакытта хатынны баласына кул күтәргән 3 очрак буенча тикшерәләр. Беренчесендә, ул кызының йөзенә, башына суккалый, эченә тибә. Икенче очракта, кыйнап, баласын чишендереп, урамга салкынга чыгарып ташлый. Өченчесендә, мескен баланы 12 сәгатьтән артык караңгы базда бикләп тота. Бу кансыз әнигә Жинаять Кодексының 3 матдәсе буенча җинаять эше ачылган, дип яза Хезмәт.
--- |
Иң күп укылган
|