поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.02.2017 Фаҗига

Ютазыда машина бәрдереп үтергән 26 яшьлек хатын-кызның балаларын кем сыендырган?

Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәгән, ике көн элек машина бәрдергән 26 яшьлек Гүзәл Шакированы бүген җир куенына салалар. Мәрхүмәнең ятим калган ике баласын әлегә әниләренең ике туганы үз гаиләләренә сыендырган. Бу хакта Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Сергей Абрамов сөйләде.

Юл һәлакәте узган якшәмбе төнге сәгать бердә Югары Стәрле – Каразирек – Урыссу юлының 42 нче километрында була. “Лифан” машинасы руле артындагы 18 яшьлек егет 26 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Тәүлекнең караңгы вакытында Гүзәл Шакированың киемендә яктылык кайтаргыч элементларсыз юл кырыеннан машина юлына чыгуы билгеле. Арттан килгән машина аны күрмичә бәрдерә. Руль артында йөртү стажы бер елдан кимрәк 18 яшьлек егет булган. Интернет чыганакларының берсендә аның Октябрьск нефть көллияте студенты булуы әйтелә. Егет ашыгыч медицина ярдәмен чакырса да, табиблар Гүзәлне коткарып кала алмый. Хастаханәгә дә илтеп өлгерә алмыйлар, ул юлда ук җан бирә.
 


“Бүген аларда әле кайгылы көн, балалар әниләрен җирли. Балаларның якын туганнарыннан әниләре ягыннан әбиләре бар. Әмма ул әле кызы үлеме белән бәйле мәшәкатьләр белән мәшгуль, балаларны карар халәттә дә түгелдер, күрәсең. Шуңа күрә хәзерге вакытта балалар әниләренең ике туган апасында. Иртәгә инде үзебезнең тәртип буенча эшкә керешәбез. Балаларның әтиләре юк, үзем әле документларны күрмәдем, иртәгә ни өчен әтиләре юк икәнен ачыклаячакбыз”, - дип белдерде Сергей Абрамов.
 


Әңгәмәдәш Гүзәлнең 10 яшьлек улы, 5 яшьлек кызы калганын әйтте. Улы Урыссуда 4 нче мәктәптә 3 нче сыйныфта белем ала, кызы балалар бакчасына йөри. Балаларның әбиләре генә түгел, карт бабай белән карт әбиләре дә исән икән. Сергей Абрамов сөйләменнән аңлашылганча, әбиләре әле пенсия яшеннән әллә ни артмаган. Хәзер аның эш урыны бармы-юкмы икәнен әңгәмәдәш төгәл әйтә алмады. Гүзәл Шакированың үзенең дә даими эш урыны булмаган, ара-тирә генә эшләп алган. Моннан тыш, ул балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә учетта торган. Спиртлы эчемлекләр белән дә мавыккан. “Аңа карата берничә тапкыр ана вазифаларын тиешенчә үтәмәве турында беркетмә төзелгән. Балалар әниләре белән яшәде яшәвен, тик балаларын әйбәт карады дип әйтеп булмый. Улы күп вакытта карт бабасында яки шушы икетуган апасында яшәгән”, - диде Сергей Абрамов. Күрәсең, әниләренең балаларына караганда мөһимрәк эшләре булганда, олы баласы башка туганнарына сыенырга мәҗбүр булган.
 


Сергей Абрамов ятим калган балаларны уллыкка һәм кызлыкка алуда өстенлек иң якын туганнарда булуын искәртте. “Бу очракта, иң якын туган әбиләре. Аннан башлаячакбыз, балаларны тәрбияләргә теләге бармы-юкмы икәнен сорашачакбыз. Әгәр риза булса, ул әзерләргә тиешле документлар исемлеген бирәчәкбез. Әгәр инде теләмәсә, баш тарту турында гариза язарга тиеш булачак. Аннары инде калган туганнарына мөрәҗәгать итәчәкбез. Әгәр дә инде алар арасында да асрамага алырга теләүчеләр табылмаса, балаларны алуга чиратта торган гаиләләргә тәкъдим итәчәкбез”, - дип белдерде ул.
 


Сергей Абрамов сүзләреннән аңлашылганча, мәсьәлә хәл ителгәнче, балаларны опека органы тартып алмаячак. “Без балаларны борчымас өчен, я әбиләренә, я икетуган апаларына вакытлыча гына опека рәсмиләштереп тора алабыз. Ни дисәң дә, балалар өйдә үскән бит, ятимнәр йортында түгел. Балалар янында бик үк күренмәскә тырышабыз әлегә. Алар болай да әниләрен югалткан, күңелләрен тагы да җәрәхәтлисе килми. Опека органнары бит һәрвакыт балалар йорты дип күзаллана, гәрчә бу дөрес фикер түгел”, - ди ул.
 


Балаларны үзенә сыендырган апаларының үзенең дә 4 баласы бар икән. “Иш янына куш дигәндәй, 4 бала булган җирдә 6 ау да булырга мөмкин инде,  шулай була, гадәттә. Тик мин әле аның белән сөйләшмәдем, аның ниятләрен белмим”, - ди Сергей Абрамов. Аның әйтүенчә, бу гаиләне ышанычсыз гаилә дип әйтеп булмый, монда туендыручы әтиләре дә бар. “Имин гаилә ул”, - ди әңгәмәдәш.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 21.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»