поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.02.2017 Милләт

Татарга карашны үзгәртү өчен «Алтын Урда» монографиясе Оксфордта тәкъдим ителәчәк

Хәзерге вакытта “Дөнья тарихында Алтын Урда” монографиясен инглиз теленә тәрҗемә итү буенча эш дәвам иттерелә. Апрель аенда аны Оксфордта тәкъдим итәчәкләр. Хезмәт Оксфорд университеты белән берлектә әзерләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов хәбәр итте.

Искәртеп үтик, 17 нче февраль көнне институтның 20 еллыгы һәм 12 февральдә Рафаил Хәкимовка 70 яшь тулу уңаеннан, яңа бинада тантаналы утырыш узды.

“Оксфордка сәфәргә һәм хезмәтнең презентациясенә әзерләнергә кирәк. Татарга караш үзгәрсен өчен, Европага басым ясап алырга уйлыйбыз. Әле хәзер тагын бер китапны тәрҗемә итәбез. Оксфорд университеты белән берлектә китапны 8 апрельдә тәкъдим итәчәкбез. Вакыт аз калып бара”, – дип белдерде Рафаил Хәкимов.

Галим борынгы заманнардан татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган хезмәте турында фикерләре белән дә уртаклашты.

“Кешеләрнең татар халкы турында формалашкан карашларын, ментальлекне үзгәртү иң авыры булды. Татарлар әллә каян барлыкка килгән бер төркем кебек кенә кабул ителә иде. Бу мөнәсәбәтне, галимнәрнең күзаллауларын, фикерләрен үзгәртү гаять авыр булды. Документлар җитеп бетмәгән вакытлар булды, чөнки күбесе Казанны алганда янган. Шуңа күрә документларны чит илләрдә дә эзләргә кирәк иде”, – дип белдерде Рафаил Хәкимов.

“История татар с древнейших времен” 7 томлыгын, шулай ук, Оксфордта тәкъдим итү ниятләнә.

Искәртеп үтик, Тарих институты якын киләчәктә 5 томлы “Татарстан Республикасы торак пунктларының тарихы” проектына керешергә җыена. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, “Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр территориясендә татар авыллары тарихы” хезмәтен әзерләү ниятләнә. Рафаил Хәкимов татар авыллары тарихын өйрәнүдә дә авырлыклар булуын билгеләп үтте.

“Бездә ничә кеше туган һәм үлгән, күпме уңыш җыйганнар кебек мәгълүматлар бар. Ә авыл үсеше буенча тирәнрәк мәгълүматларны табу катлаулы икән. Без моны җиңелрәк булыр дип уйлаган идек. Әле монда казыйсы да казыйсы”, – дип белдерде Рафаил Хәкимов.

Сүз уңаеннан, юбиляр үз вазифасында эшен дәвам иттерәчәк. Журналистларга ул шул хакта хәбәр итте.

“Кая барасың? Эш бик күп. Яшь турында уйлап торып булмый. Бик авыр булганда, җилкәннәрне күтәреп, Иделгә чыгам”, – ди ул.

Оксфорд университеты белән хезмәттәшлек – зур дәрәҗә

Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге академик-сәркатибе Наил Вәлиев татарлар тарихы һәм Алтын Урда турындагы хезмәтләрнең Оксфордта тәкъдим ителүе зур дәрәҗә булуын билгеләп узды.

“Дөньяның беренче университеты һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәттәшләр булды. Бу бик зур эш. “Татарлар тарихы” буенча 200дән артык галим эшләде, шул исәптән чит илдән дә, шуңа күрә хәзер инде беркем дә нәтиҗәләре белән бәхәсләшә алмый”, – ди ул. Наил Вәлиев әйтүенчә, хезмәтләрнең инглиз теленә тәрҗемә ителүе – гасырларга калачак каһарманлык, чөнки башка халыкларның мондый тарихы юк. “Татарларны дөнья тарихына кире кайтарырга кирәк. Дөнья халыклары арасында татарларның үз урыны булырга тиеш”, – ди ул.

Татар-информ


---
Addnt.ru
№ --- | 20.02.2017
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»