|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2017 Криминал
Татарстанда 13 ел буе качып йөргән җинаятьчене тотканнарТүбән Камада тикшерүчеләрдән 13 ел буе качып йөргән җинаятьчене кулга алганнар. 2000нче еллар башында ир «Түбән Кама Нефтехим»да танышларым бар дип эшмәкәрләргә товар тәкъдим иткән. Ялган фирмалар исеменнән ул алар белән сату-алу килешүләре төзеп, алдан ук зур суммада акча алып, сатып алучылардан качкан. Шул рәвешчә миллионарча сум «эшләгән». Ул берничә эшмәкәрне алдап, озык вакыт полициядән качып яткан. 13 февральдә җинаятьчене Чебоксар шәһәрендә кулга алганнар. Бу көннәрдә Түбән Кама суды карары буенча ул сак астына алынган, дип хәбәр итә "Туган як".
--- |
Иң күп укылган
|