|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ерткычлар юлда очраган барлык этләрне ботарлаган имешСоциаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, Саескан тавы (Сорочьи Горы) янында аучылар буре өеренә юлыкканнар икән, имеш. Алексеевск районы ягыннан Кама елгасы аша чыккан ерткычлар юлда очраган барлык этләрне юк итеп барганнар. Аучылар бер бүрене атып ала алганнар, ди. Фотодан күренгәнчә бу бик зур бүре, авырлыгы 70-80 килограммга җитәргә мөмкин. Бүреләрнеӊ кайсы якка юнәлгәне әлегә ачыкланмаган, әмма тәүлеккә аларныӊ 40-60 километр юл үтүләрен исәпләгәндә, алар күптәннән урман эчләренә кереп качкандыр, дип фаразлыйлар кайберләре. Әмма бу хәбәрне якыннанрак тикшереп карасак, дөреслеккә туры килеп бетми. Беренчедән, Алексеевск, Лаеш, Балык бистәсе районнарында бу турыда ишеткәннәре дә юк. дип яза "Хезмәт". Төрле социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә тикшермичә ышанмасак иде.
--- |
Иң күп укылган
|