20.02.2017 Җәмгыять
Дуңгызлык кайдан башлана?
Кибеттә ипи сатып алганда нәрсә турында уйлыйсыз? Үз хокукларыгызны истән чыгармаска кирәк. Илдә яшәүчеләр арасында гаделсезлек, гади халыкны алдау кебек күренешләрдән гарык булучылар “мичкә”се тулып ташыган, ахры. Югыйсә үз хокукларын якларга теләүчеләрнең күбәеп китүен башкача ничек аңлатасың?
Телевидение каналларының берсендә баручы “Ревизорро” тапшыруы турында белмәгән-ишетмәгәннәр бик сирәктер. Ап-ак перчатка кигән алып баручы, алдан хәбәр итмичә генә, кафе, ресторан яки кунакханәгә килеп керә дә чисталыкны тикшерә башлый. Менә шунда башлана да инде. Баксаң, кулланучы буларак хокукларыбызны атлаган саен бозалар икән бит. Әллә халыкның үзаңы уянды, әллә шау-шулы тормыш артыннан гына куабыз – үзебезнең арада да “ревизор”лар шактый күбәйде. Хәтта мәчеттә дә качып котылырлык түгел.
Бүген Лениногорскины республикадан читтә дә яхшы беләләр. Барысына да шәһәр кибетләренең берсендә килеп чыккан низаг сәбәпче. “Чучкалар каршы” (”Хрюши против”) хәрәкәте вәкилләре сәүдә ноктасында төшергән видеоны интернетта 110 меңнән артык кеше караган. Бу хайваннарның кибеткә нинди катнашы бар дип аптырамагыз. Сүз илкүләм хәрәкәт турында бара. “Чучкалар каршы” оешмасы вәкилләре үзләрен кулланучылар хокукларын яклаучылар дип атый. Алар сатучыларның дорфалыгына һәм кибет киштәсендәге куллану вакыты чыккан азык-төлеккә каршы көрәшә. Гадәттә, хәрәкәт вәкилләре алсу төстәге плүш дуңгыз киеменнән йөри. Кибеттә күргәннәрен видеога да төшерәләр. Оешма вәкилләре илнең 15 шәһәрендә бар. Казанда яшәүче тарафдарлар исә социаль челтәрләрнең берсендә махсус төркем төзегән. Кибеткә рейдка чыгарга чакырып, хәбәр дә язганнар, тик теләк белдерүчеләр генә әллә ни күренми.
Лениногорскида мондый “кунак”ларны бер дә көтмәгәннәр, күрәсең. Хәрәкәт вәкилләре куллану вакыты чыккан азык-төлекне ике кечкенә арбага төягән. Нәтиҗәдә сатучылар һәм хәрәкәт вәкилләре арасында низаг чыккан. Кибеткә полиция хезмәткәрләрен дә чакыртканнар хәтта. “Көрәшче”ләрнең берсе, шәһәр техникумы студенты Данил Самарин, сатучыларны үзенә ташлануда һәм колакчыннарын өзүдә гаепләп, гариза язган. Соңрак интернетта егетне әлеге кыланмышлары өчен уку йортыннан куарга телиләр, дигән хәбәр дә таралды. Тик әлеге мәгълүматны техникум җитәкчелеге дә, Данил Самарин үзе дә кире каккан. “Техникумда бар да тәртиптә, беркемне дә куарга җыенмыйлар. Дөрес, полициягә гариза яздым, тик судның кайчан буласы билгесез”, – диде егет “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә. Кайбер мәгълүматларга караганда, якын арада хәрәкәт вәкилләре Бөгелмәдә дә шундый ук шау-шулы рейд үткәрергә җыена. Хәзер куллану вакыты чыккан азык-төлек сатучылар турында мәгълүмат җыялар.
Сатып алучыга – “бүләк”
Башкаладагы зур сәүдә челтәрләренең берсендә азык-төлек сыйфатын контрольдә тоту хезмәте бүлеге җитәкчесе Гөлназ Ногманова сүзләренә караганда, яшьләр шул рәвешле үзләренә бәя күтәреп йөри. “Интернетта мондый видеоязмалар кәттә санала. Аларны күп кеше карый. Димәк, яшьтәшләрең арасында бик тиз генә дан казанырга мөмкин, – ди Гөлназ Ногманова. – Кибет киштәсендә куллану вакыты чыккан азык-төлек эзләп йөрүчеләр “чучка”лардан башка да җитәрлек. Бездә, гадәттә, гел бер үк сатып алучылар тикшереп йөри. Ишектән килеп кергәндә үк таныйбыз үзләрен. Арада яшь егет-кызлар да, өлкән яштәге әби-бабайлар да бар. Миңа калса, алар кулланучылар хокуклары яки сыйфатлы азык-төлек өчен көрәшүчеләр түгел. Бушка ашарга телиләр, шул гына. Олы яшьтәгеләр күбрәк чәй, кәнфит, камыр ризыклары тирәсендә чуалса, яшьләр спиртлы эчемлекләр арасында куллану вакыты чыккан товар эзли. Күптән түгел генә ун мең сумлык “иске” хәмер тапканнар. Тавышны зурга җибәрмәс өчен, егетләргә “бүләк” тапшырдык. Куллану вакыты чыккан спиртлы эчемлекләрнең ярты бәясенә күңелләренә хуш килгән товар сайладылар. Кайберәүләр эшнең җаен белә, касса янына килгәндә үк куллану вакыты чыккан товар белән бергә үзләренә кирәклесен дә күтәреп киләләр”. Башкаладагы бер супермаркетта махсус акция дә оештырганнар. Киштәдә куллану вакыты чыккан азык-төлек тапкан сатып алучыга шул ук товарның сыйфатлысын бушка бирәләр. Сарыклар да исән, бүреләр дә тук.
Яңа елда – яңа канун
“Иҗтимагый контроль” Татарстан кулланучылар җәмгыяте” төбәк оешмасы рәисе Ольга Гобәйдуллина сүзләренә караганда, кибет киштәсендә куллану вакыты чыккан азык-төлек эзләүчеләр, аны видеога төшерүчеләр канун бозмый. “Закон белән тыелмаган очракта, кеше тирә-юньдә күргән бөтен нәрсәне видеога төшерә ала. Әлеге хокукны РФ Конституциясенең 29 нчы маддәсе тәэмин итә. Аның нигезендә, һәркем мәгълүматны закон нигезендә эзли, туплый, тапшыра һәм тарата ала. Җәмәгать урыннарында яки керү ирекле булган урында фото һәм видеога төшерү тәүлекнең теләсә кайсы вакытында рөхсәт ителә. Әлеге эшне федераль законнан башка беркем һәм берни дә тыя алмый. Шул исәптән урындагы кагыйдәләр, актлар һәм чикләүләр дә”, – ди белгеч. Моннан тыш, кибеттә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон да гамәлдә. Димәк, сатып алучы теләгән очракта, товар һәм хезмәтләр турында өстәмә мәгълүмат сорый ала. Мәсәлән, киштәдәге казылыкны кайчан һәм кайдан алып кайтканнар икәнен белешергә мөмкин.
Сыйфатсыз товар сатып алу аркасында килгән зыянны каплау өчен кибеткә дәгъва белдерергә һәм сатучы әлеге таләп белән килешкән очракта, акчаны кире кайтарырга мөмкин. Сатучы үз гаебен танымаса, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең иминлеген тәэмин итү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы да мөһим: быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән яңа закон нигезендә, сыйфатсыз товар турында башта сатучыга дәгъва белдерергә, мәсьәлә анда хәл ителми икән, шуннан соң гына дәүләт оешмалары ишеген шакырга ярый. Күзәтүче органнар план нигезендә тикшерүләрне өч елга бер тапкыр үткәрә ала.
54 мең сумлык файда
Хәер, үз хокукларын яклаучылар бер кибеттә генә йөри дип уйламагыз. Татарстанда биш елдан бирле гамәлдә булган “Халык контроле”нә карата кызыксыну елдан-ел арта. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр дәүләт мәгълүмат системасына килеп ирешкән гаризалар саны 46 процентка арткан. Мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын хәл иткәннәр. Билгеле булганча, системада үзеңне борчыган барлык мәсьәләләр турында язып калдырырга мөмкин. “Халык контроле”ндә исәпкә алынган мөрәҗәгатьләрнең барысы да хәл ителәчәк”, – дип тә ышандырды Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
Гариза язучылар акча да эшли әле. “Спиртлы эчемлекләрне законсыз җитештерү һәм сатуга бәйле хәбәрләр өчен бүләкләү каралган. Тикшерү барышында закон бозу очрагы расланса, гариза язучыга бер меңнән өч мең сумга кадәр акча түләнә”, – ди Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов. Республикада яшәүче бер ир-ат шул рәвешле 54 мең сум акча эшләгән. Үз хокукларыңны белеп якларга кирәк! “Дәүләт мәгълүмат системасына иң күп гариза язучылар белән даими элемтәдә торабыз. Кайчак шикаять хәл ителгәннән соң да, телефоннан шалтыратып тагын бер кат тикшерүләрен сорыйбыз”, – ди Сабурская.
Кайда минем карабодай?
Халык чыннан да үз хокуклары турында награк уйлый, ахрысы. Һәрхәлдә, “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматлар шуны раслый. Былтыр оешмага республикада яшәүчеләрдән кулланучылар хокукларын яклауга бәйле 8 мең 233 гариза килгән. Бу алдагы елга караганда күбрәк. Мөрәҗәгатьләрнең 60 проценты торак-коммуналь хуҗалык, финанс өлкәсе кебек хезмәт күрсәтү тармакларына бәйле.
“Татарстан кулланучылар берлеге” белгечләре узган ел барлыгы 260 тикшерү үткәргән. Йөзгә кызыллык китергән сәбәпләр нигездә бер үк: сатып алучыларга тиешле мәгълүмат җиткермиләр, сыйфатсыз товар саталар, үлчәгәндә хәрәмләшәләр. Мәсәлән, “Ашан” гипермаркетында киштәдәге товарларның авырлыгы һәм бәясе нисбәте туры килмәве, бәядә оешма пичәте булмавы кебек кагыйдә бозу очраклары ачыкланган. Моннан тыш, сатып алучылар кибетчеләрнең дорфалыгыннан да зарланган. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, “Татарстан кулланучылар берлеге” 15 эшне судка тапшырган. Былтыр карап тикшерелгән 19 эшнең 18е кулланучылар файдасына хәл ителгән. Зыян күләме 841 мең 300 сум тәшкил иткән.
Белгечләр әйтүенчә, бүген республикада кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче 88 иҗтимагый оешма исәпләнә. “Халык контролен тормышка ашырганда намус турында онытырга ярамый, – ди “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсе вәкилләре. – Иҗтимагый оешмалар фәкать гамәлдәге законнар кысасында гына эш итәргә тиеш”. Белгечләр әйтүенчә, әдәплелек чиген дә узарга ярамый.
Чик дигәннән, узган елның җәендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә үзенчәлекле проект башлаган иде. Казан мәчетләренә “ревизор”лар җибәрделәр. “Оештыручылар мәчеткә гади мәхәллә кешесе буларак килеп, намазда катнаша, соңрак исә күргәннәре хакында сөйли. Бинада чистамы, пөхтәме, вәгазьне нинди телдә укыйлар. Бу – үзенә күрә Казан мәчетләре буенча юл күрсәткече булачак”, – дип сөйләде ул чакта нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Батыров. Яшерен тикшерүчеләр берничә мәхәлләгә барырга да өлгерде. Ә аннары проектны вакытлыча туктатулары турында билгеле булды. Аллаһ йорты кибет түгел, биредә тавыш чыгарырга ярамый дигәннәрдер, бәлки.