|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2017 Шоу-бизнес
Стәрлетамак кызы Радик Юльякшинның сурәтен тату итеп ясаткан (ФОТО, ВИДЕО)Башкортстанның Стәрлетама шәһәрендә яшәүче Анжелика Элвин Грей – Радик Юльякшиның сурәтен аягына тату итеп ясаткан. Үзенең мәхәббәте кайнар икәнен исбатлап, тату ясату күренешен видеога төшереп, социаль челтәрләргә элеп тә куйган. Күрәсең, сөртелә торган, “ялган” татуировка дигән шикләрнең барлыкка килүен теләмәгән кызый. Роликны ул“Сиңа минем мәхәббәтем мәңгелек” дип атаган. Радик Юльякшинның фанатлары мондый тугрылыкны югары бәяләгәннәр. Ангелинаның тарафдарлары тагын да бар икәне ачыкланган. Айза исемле кыз “Мәхәббәтем бер генә, ул – Радикка мәхәббәт” дигән татуировкасы бар икәнен әйткән. Тагын бер кыз тату ясату планы булуын әйткән.
“Бу кызны гаепләргә кирәкми. Ул шундый карар кабул иткән һәм эшләгән! Батыр кыз! Һәркем алай эшли алмый ”, - дип язган җырчы Альбина Ногманова. Социаль челтәрләрдә: “Радик бу хәлдән соң ул кызга өйләнергә тиеш”, - дип шаярта башлаганнар.
--- |
Иң күп укылган
|